Логотип «Мәйдан» журналы

"Ил арбасын ирләр тартсыннар!.."

 Лилия Фәттахова 1972 елда Яңа Чишмә районы Чаллы Башы авылында дөньяга килә. 1995 елда Казан дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетын тәмамлагач, Яңа Чишмә гимназиясендә татар...

 
Лилия Фәттахова 1972 елда Яңа Чишмә районы Чаллы Башы авылында дөньяга килә.
1995 елда Казан дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетын тәмамлагач, Яңа Чишмә гимназиясендә татар теле, әдәбияты һәм тарих фәннәрен укыта. 2009–2013 елларда район мәгариф бүлегенең методик-мәгълүмати үзәгендә милли мәгариф буенча методист булып эшли. Яңа Чишмә урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме фәннәрен укыта. Бүгенге көндә «Шәһри Чаллы» газетасы хезмәткәре. «Танырсыңмы?..» (2015) исемле шигъри җыентык авторы.
13_liliya_fattaxova

Бу илдә


«Бу илдә табынып кына яшиләр...»
(Г.Морат)
Бу илдә – балбаллар илендә –
Табынып яшиләр ялганга:
Җан кыйган кылычның очында
Кан түгел, җиңүле гамь барга.
Бу илдә – балбаллар илендә –
Ялкыннар ялмамый ялганны.
Таш сыннар бастырып куйганмы
Дәрманын ирекле җаннарның?!
Бу илдә – балбаллар илендә –
Табынган саен җан абына.
Иблиснең тантана итүе! –
Очкыннан учаклар кабына...
Бу илдә – балбаллар илендә –
Өметне өзмәве бик читен.
Аллаһта – ышаныч, дигән көн.
Бары шул... бербөтен... бербөтен...
 

Дала үзе дә биктә


Эш аты гына булсам да,
Кайчак мин дә бер дулыйм:
Үз-үземне дала җанлы
Аргамак диеп уйлыйм!
Горур, имеш, кыю, имеш.
Үз-үземә баш, имеш!
Тәртә арасында гына
Мин шулай юаш, имеш...
...Тәртәдән чыксаң да – киртә.
Киртә сакта кич-иртә...
Аргамаклар кайлардадыр? –
Дала үзе дә биктә...
 

Сәясәт


Кемнәргә кул биреп,
Кемнәргә бирмәскә
Өйрәтә арымас экран:
«Монысы – дус безгә,
Ул безгә хәерхаһ.
Ә бусын сөймәскә, ул – дошман...»
Илемдә тамырым
Тирәннән үткәнгә,
Пәрвәрлек – ул минем канымда.
Катмарлы тарихым
Сеңдергән барысын,
Язылыр әле ул тагын да.
Ватанны сөяргә
Өйрәтү кирәкме
Кемгәдер нәфрәт тудырып?!
Олыла күршеңне,
Ут-күрше илләрдә
Сиңа шат дусларың булдырып.
Күздәге бүрәнә –
Күптәнге мирас ич...
Күптәннән аралар бозылган.
Тынычлык яклы без,
Шартлатып арыгач.
Канлы юл үткәннән сузыла...
 
 

Ә без әле...


Ә без әле мәхәббәткә сусап,
Сөю җырын җырлап яшибез.
Ә без әле һаман хыялыйлар,
Хыялыйдыр карты, яшебез.
Ә без әле гомер бакый шулай
Җир әйләнер диеп уйлыйбыз.
Ә без әле гөнаһларга батып,
Керсезләрнең серен урлыйбыз.
Ә без әле китап киштәсенә
Рәт-рәт итеп китап тезәбез,
Ә без әле гамьсез рәхәтлектә
Илләр арты илләр гизәбез.
Ә без әле менә шундый мәнсез!
Күзе ачылмаган мәхлук без...
Урманыбыз корый, күлләр кибә,
Авылыбыз бетә мәктәпсез...
Өе-өе белән бал кортлары
Юкка чыга тора – безгә сүз.
Балыклары ярга ташланалар,
Кошлар кырыла тора – без гамьсез.
Бәлки, беркөн Туфан суы кубып,
Җир өслеген алыр әле ялмап.
Дәрья төпләренә сеңеп бетәр
Буш хыяллар, гамьсезлек һәм ялган.
Ә без әле моны уйламыйбыз,
Безнең уйның иңе-буе – тар.
Тагын кайда, кайсы Җиһан-йортта
Безгә охшаш шундый Хуҗа бар?!
 

Көтү хәлләре


Сарык көтүенә ияләшкән Бүре –
Тинтәк малның иллә өркәклеген күреп.
«Берсен ботарлыйсың – башкалары кача.
Һичбер каршылык юк – көн дә берне аша!»
...Сарык сарык инде! Көтүчесез – харап.
Тәк ияреп йөри камчы-кулга карап.
И сөенә булыр, Яклаучым (!) дип тоеп,
Бергәлектәме эш, миең булса сыек...
 
* * *
«– А вы знаете татарский?
– Нет, но люблю слушать как папа с абзыем разговаривают. И песни люблю слушать...»
Ни үкенеч,
Үзең беләсең телеңне – балаң белми.
Якын итеп, «әти» дими, «әни» дими.
Чит кавемнең кубызына бии-бии
Үз өеңдә үз көеңнән биздеңмени?
Ни җитмәде? –
Кыйбла? Холык?? Вакыт???
Нигә алдың канатларын тартып?
Һаваларда хафа кыршавы дип,
Шуышыргамыни инде ятып??
Шулмы бәхет??
Нигә газиз балаң
Хәтер төпкеленнән моңнар эзли?
Яраклашкан саен ерагая,
Ерагая бара ара сезнең...
Ерагая ара үз-үзеннән...
Ана телендәге үз сүзеннән...
И-и-и, сүз генә, – димә!
Сүздән киткән!..
Сүздән килә кеше үз йөзенә...


Юк, кирәкми!


Юк, кирәкми миңа бу сәясәт –
Ил арбасын ирләр тартсыннар!
Турырагын юлның күрсәтсеннәр,
Кантарсызын эзләп тапсыннар.
Мин – хатын-кыз! Минем урным – арба...
Янәшәмдә – картлар, балалар...
Без шат җырлар җырлап барыр идек,
Нигә кайгыларга салалар?
Нигә гамьсезләнеп, ил арбасын
Упкыннарга илтеп териләр?
Нигә бер-беренә юл бирмичә
Упкын төбенә үк сөйриләр?
Юк, кирәкми миңа бу сәясәт! –
Ирләр тартсын илнең арбасын!
Тик бергәләп тартсын иде алар,
Таратмасын йортын-урдасын.
Жанна д`Арк булган... Сөембикә!
Гаҗизлектән – корыч холыклы.
Кем кулыннан корбан киткән алар,
Зар елатып гади халыкны??
Салулаган чакта ил арбасы,
Авызлыкка барып ябышкан
Фәүзияләр, Нәҗибәләр чыга
Явызлыкка каршы алышка...
Ләкин... ләкин... кабатлыймын янә:
Ил арбасын ирләр тартсыннар!
Аллаһ биргән акыл белән көчкә
Иманлырак эшләр тапсыннар.
 
* * *
Бата-калка йөзеп барган чакта
Дәрьяларның ярсу агымында,
Тотынырга салам булса да тап –
Маяк булып өмет калсын җанда.
Тынмас давыл булмас... Давыл соңра,
Күкләр серен ныграк аңларбыз без.
Кан хәтере исәннәрне барлар –
Яраларны тагын ямарбыз без...
Тотынырга салам булса да тап!
Тәкъдир көче – дәрья көче түгел.
Соңгы Сүзне җирдәгеләр әйтмәс –
Саламыңа ябыш, үҗәт күңел.
 

Комментарийлар