Логотип «Мәйдан» журналы

«Икеле капчыгы»

Математика укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Маннанов Гобәйт абый кызык кеше иде. Мөстәкыйль эш бирә дә үзе фронтта күргән-кичергәннәрен сөйләргә тотына. Эшеңне онытып, авызыңны ачып тыңлап утырса...

Математика укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Маннанов Гобәйт абый кызык кеше иде. Мөстәкыйль эш бирә дә үзе фронтта күргән-кичергәннәрен сөйләргә тотына. Эшеңне онытып, авызыңны ачып тыңлап утырсаң, «икеле» чәпәп тә куя. Ә инде ул такта янында аңлатканда яза башласаң... Шундый бер хәл истә. Теорема аңлата иде, ниндидер тавыш ишетеп, күрәсең, ярты сүздә бүленде дә, тактага «дыңк» имән бармагы белән. Ә бармак чыннан да кытыршы имән ботагы шикелле: бер бармак белән генә сукты, такта селкенеп куйды, без шым булдык. Ул аңлатуын дәвам итте. Ләкин бераздан тагын бүленде, бернинди сүзсез беренче парта янына килде һәм шул ук мизгелдә анда утырган кызның ручкасы почмакка очты. Ручка, каләме белән идәнгә кадалып, беравык тирбәлеп торды. Класс тын алудан туктады.
Ә шул укытучыдан да курыкмаучылар булган икән. Бервакыт ул, укучысы Зөфәрнең кыланышларыннан тәмам гарык булып, йодрыгын тегенең танау төбенә китереп терәгән дә:
– Чем пахнет?! – ди икән.
Зөфәр, аны-моны уйлап тормастан:
– Махоркой, – дип җавап биргән ди.
Тик моның азагы ничек бетте икән соң? Ул малай дәрестән исән чыктымы икән?.. Монысыннан исән чыккан чыгуын. Тик аңа математиканы аңлата-аңлата, Гобәйт абыйның нервлары беткән, ә нәтиҗә юк. Әлеге малайны тирги икән: «Әфганга эләксәң ярар иде, шунда гына акылга утыртмасалар сине».
Чыннан да, Зөфәр Әфган сугышына эләгә. Анда күпме кирәк йөреп, сау-сәламәт әйләнеп кайта. Кайтышлый ук авыл очында яшәүче Гобәйт абыйга керә. Соңыннан Гобәйт абый бу турыда үзе сөйләде:
– Ышанасыңмы, шундый курыктым. Миннән таза пәһлеван килеп басты каршыма. Өстәлгә, шап итеп, «ярты» чыгарып утыртты. «Гобәйт абый! – ди бу тантаналы тавыш белән, – Сезнең теләк кабул булды, мин Әфганга эләктем, минем теләк кабул булды, исән кайттым. Әйдә әле, тотып куй шул хөрмәткә». Кырлы стаканга салып бирде бу, эчтем. Тагын берне салды. Бер шешәне эчереп бетерде дә чыкты китте. Менә сиңа «икеле капчыгы»!
 

Марс ЯҺУДИН


Фото: https://pixabay.com

Комментарийлар