Логотип «Мәйдан» журналы

Ике татар сөйләшә

«Яшьләр үзәге» тукталышыннан кварталга кайту өчен бервакыт такси ялларга туры килде.

Тәрәзәгә эленгән гарәп язулы доганы күреп алгач, хуҗа белән татарча гына сөйләшсәң дә ярый икән дип уйлап куйдым. Абзый кеше сүзчән булып чыкты:
– Куда нады?
– Җиденче бүлнис кырыена, абый.
Берникадәр дәшмичә генә кайттык. Сүз юктан сүз булсын, ата казың күкәй саламы, кодагый, дигәндәй, әңгәмә куертам:
– Бу кунакханәне һич төзеп бетерә алмадылар инде.
– Диңги ни дают, налог взяйть ни забыйвают, ә ызданье так годами и стаит.
– Бәлки көннәр җылыткач, төзергә керешерләр әле...
– Нит, сийчас ыстульке средыстыф никак ни найдут!
– Абый, абый! Чистопольский урамыннан – яңа юлдан гына киткән булсак...
– По Чуйкова паедем. Где работаеш? Чо так поздно едеш?
– Филармониядә эшлим, абый.
– Как там Ильһам? Поет еще?
– Аллага шөкер, болай ярыйсы иде әле. Әй абый, хәзер артистларга да яшәү бик кыенлашты...
– Кому щас лехко инде? Я выт рулю па начам, тоже ни от хорошей жизни бит.
Ул арада милләттәшем белән «татарча» сөйләшә-сөйләшә кайтып та җиткәнбез икән. Акчаны түләп ишекне япканда рәхмәт әйтмичә ярамас дидем:
– Ыспащиба, дәдиңке!..

 

Илдар КЫЯМОВ

 

Комментарийлар