Логотип «Мәйдан» журналы

Ике тапкыр прививка ясату коронавируска каршы иммунитет барлыкка китерә

Татарстанда COVID-19 коронавирусына каршы бөтен теләгән кешегә вакцинация үткәрелә. Бүгенге көнгә инде 50 меңгә якын кеше прививка ясаткан. Иммунитет формалашсын өчен аны ике тапкыр ясатырга кирәк.Шул...

Татарстанда COVID-19 коронавирусына каршы бөтен теләгән кешегә вакцинация үткәрелә. Бүгенге көнгә инде 50 меңгә якын кеше прививка ясаткан. Иммунитет формалашсын өчен аны ике тапкыр ясатырга кирәк.vakcinaciya-tat
Шул чакта иммунитет озак вакытка формалаша. Икенче тапкыр вакцина 21 көннән соң ясала.
Белгечләр аңлатканча, вакцина кешедә була торган аденовирусның рекомбинант кисәкчәләреннән гыйбарәт. Аның составындагы S-аксым протеины коронавирус тышчасында да бар. Нәкъ шуңа карата иммунитет барлыкка килә.
Вакцина составында коронавирус юк, шуңа күрә прививка ясатканнан гына COVID-19 белән чирләп китү мөмкин түгел.
Иммунитет формалашкан беренче чорда сакланырга кирәк: җәмәгать урыннарына бармаска, салкында туңып йөрмәскә, битлек кияргә.
Коронавируска каршы иммунитет икенче вакцинациядән соң 3 атна үткәч барлыкка килергә тиеш.
 

Фото: https://tatar-inform.tatar/


https://tatar-inform.tatar/news/health/17-02-2021/ike-tapkyr-privivka-yasatu-koronaviruska-karshy-immunitet-barlykka-kiter-5806951

Комментарийлар