Быел җәмәгать эшлеклесе, язучы һәм тарихчы Фәүзия ханым Бәйрәмовага 65 яшь тула. Шул җәһәттән корган әңгәмәбез – аның иҗат юлы хакында. байрамова

– Фәүзия ханым, Сез туктаусыз юлда, борынгы татар дәүләтләренең биләмәләрен айкыйсыз һәм күргәннәрегезне киләчәк буыннар өчен ташка бастырып калдырасыз. Ир-атларга да таман булырлык кына андый йөкне күтәрә алуның сере нәрсәдә?
– Әйе, мин өстәл артында утырып кына тарих яза торган кеше түгел, миңа ул урыннарны үземә барып карарга, чагыштырырга, нәтиҗә ясарга кирәк. Гадәттә, элек татар дәүләтләре булган урыннарда бүген дә татарлар яки башка төрки кавемнәр яшәп ята, бу Алтай тауларыннан – Уралгача, Ураллардан – Каф тауларынача шулай… Мин шул урыннарга барып, бу төрки-татарларның нәсел шәҗәрәләрен өйрәнәм, борынгы зиратларында булам, бик сирәк очрый торган халык авыз иҗатын – җирле фольклорны җыям һәм язмаларыма кертеп җибәрәм. Әйтик, Тубыл шәһәрендә миңа Мәҗит хәзрәт Алиев үзенең меңьеллык шәҗәрәсен күрсәтте, Себер якларында аны «сачара» диләр. Бу борынгы шәҗәрә кәҗә тиресенә гарәп хәрефләре белән язылган һәм уклау кебек таякка чорналган, аннан күренгәнчә, Мәҗит хәзрәтнең нәселе Мәккә-Мәдинәләргә, сәед-сәхабәләргә барып тоташа. Мин бу хакта язып чыктым, галимнәргә дә әйттем, нәтиҗәдә, Мәҗит хәзрәт шәҗәрәсе төрле телләрдә Европа илләрендә дә басылып чыкты.
Шулай ук Курган өлкәсенең Эчкен (Юлдус) авылы тарихын өйрәнү дә минем өчен күп яңалык ачты. Авыл бик борынгы, скиф курганнары чолганышында утыра, халык бәрәңге бакчаларыннан ике мең еллык алтын-көмеш скиф ядкарьләре таба, шундый бер тәлинкә кисәген миңа да биреп җибәргәннәр иде. Мин аны Казан галимнәренә алып барып күрсәттем, алар тел шартлатудан ары узмадылар. Бу төбәкне җиде ел барып-кайтып йөреп өйрәндем, бөтен архивларында булдым, нәтиҗәдә, «Дала Атлантидасы яки эчкен татарлары» дип аталган фәнни-популяр китап язып чыгардым. Шулай ук Сахалин утравында, Приморье краенда күргән-белгәннәрем дә таң калырлык иде, Ерак Көнчыгышта җир-су атамаларының өчтән бере төрки-татар исемен йөртә, биредә төрки каганатлар заманыннан калган таштан ясалган ун тонналы ташбакалар саклана. Салехард шәһәрендәге музейда исә биш мең еллык җирән мумия-мәет бар, әмма аның елын хәзер киметеп язганнар… Алтайда җиде мең еллык арий каберләре бар, аларны хәзер алман галимнәре килеп өйрәнә, Аркаимны төрки халыкларга бирмәс өчен, индо-иран әкияте уйлап таптылар. Мин боларның барысын да күрдем, барысы турында да яздым, тарихта теркәп калдырдым, бәлки миннән соң кемнәрдер бу эзләнүләрне дәвам итәр. Өйдә утырып, боларны күреп булмый, ул борынгы ядкарьләрне сиңа китереп бирүче дә юк; барсаң – беләсең, бармасаң – юк. Тын океаннан Төньяк Боз океанына кадәр араны үз аякларым белән йөреп чыктым, бөтен Себер архивларында эшләдем, ул яклардагы бик күп татар авылларында һәм шәһәрләрендә булдым, Себер тарихы турында гына да дистәләрчә китап яздым. Бу кадәр йөкне күтәрә алуымның сәбәбе – Аллаһ биргән сабырлык, түземлек, тырышлык, система белән, нәтиҗәгә эшләү, максатымның ачык һәм изге булуы. Ул максат – милләтемне күтәрү һәм күрсәтү, аның бөек һәм фаҗигале тарихы турында дөнья халыкларына белдерү, тарихта теркәп калдыру.
– 65 яшьлек гомер бәйрәмегез Татарстанның Дәүләт суверенитетын кабул итүгә чирек гасыр тулган елга туры килде. Шул җәһәттән ни әйтер идегез?
– Бу – матур һәм мәгънәле туры килү, чөнки шушы чирек гасырга минем дә дәүләт бәйсезлеге өчен көрәшеп узган елларым керә… Милли-азатлык мәйданына чыкканда, миңа әле кырык яшь тә юк иде, һәм Татарстанның яңа дәүләтчелеген торгызу минем тормышым, минем язмышым аша да үтте. Шушы көрәш белән узган давыллы һәм шанлы чирек гасырга барысы да керә. Аларны санап кына бетерерлекмени? Беренче татар милли оешмалары төзелү һәм аларның шаулап үткән корылтайлары, беренче Хәтер көннәре һәм мәйданнар тулы митинг-җыеннар, туган ягым Саба районыннан депутат булып сайлануым һәм биш ел буе Татарстан парламентында татарча чыгыш ясауларым, Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация һәм яңа Конституция кабул итү, Татарстанның бәйсезлегенә куркыныч янагач, сәяси ачлык игълан итүем һәм 14 көн буе мәйданда кибеп ятуым – бар да шул шанлы еллар шаукымы. Әлбәттә, кыенлыклар да күп күрдем ул елларда. Аларга яңадан депутатлыкка уздырылмыйча, бар ишекләрдән куылуымны, авыр операцияләр кичерүемне, махсус оештырылган юл һәлакәтләре сәбәпле алган тән һәм җан җәрәхәтләрен, миңа каршы бер-бер артлы башланып киткән җинаять эшләрен һәм ике тапкыр җинаятьче дип хөкем ителүемне, әллә күпме тентүләр үткәрүләрен һәм хокуксыз калдыруларын кертергә мөмкин. Әмма бернигә карамыйча, баш күтәрми көн-төн язуым һәм кырык китап бастырып чыгаруым, татар эзләре буйлап котыпларга хәтле барып җитүем һәм, иң мөһиме, Аллаһ юлына чыгуым, намазга басуым – барысы да шушы чирек гасырга кергән… Әле боларга өстәп, без, татар милләтчеләре, ачтырган йөзләгән татар мәктәпләре, меңләгән мәчетләр турында да әйтергә була. Без барыбыз да шушы чирек гасырда зур сынаулар уздык – кемдер шәхси байлык туплады, кемдер карьера корды, түрә булды, кемдер милләт дип янды, дингә килде, рухи мирас тудырды… Мин – соңгылары ягында һәм шуның белән бәхетле.
– Иҗатыгызның шактый өлешен фәнни, документаль-публицистик хезмәтләр тәшкил итә. Әлбәттә, актив җәмәгать эшчәнлеге алып барганлыктан, барысына да өлгерү мөмкинлеге чикледер, шулай да вакыт җитмәүдән язылмыйча калучы әдәби әсәрләрегез кызганыч түгелме?
– Вакыт җитмәүдән зарланмыйм, вакыт күп ул, аны дөрес бүлә белергә генә кирәк. Мин хөкүмәт эшендә эшләмим, концерт-тамашаларга йөреп, вакытымны әрәм итмим, кунакларга йөрмим, телевизордан теләсә нәрсә карап утырмыйм – яңалыклар һәм тарихи-сәяси тапшырулар гына карыйм. Дөрес, компьютер каршында озак утырам, чөнки язуым да, аралашуым да, укуым да шунда. Әдәби әсәрләр язудан үзем туктап тордым. «Күчем хан» дигән тарихи романымнан соң, әдәби әсәр язмадым. Шуннан бирле 7-8 еллап вакыт узып киткән. Гәрчә соңгы елларда язган әдәби әсәрләрем дә тарихи җирлектәге, документаль нигезле романнар иде. Мәсәлән, шундыйларга «Кырык сырт», «Баһадиршаһ», «Күчем хан», «Караболак» әсәрләрен кертергә мөмкин. Әдәби әсәр сорап торган тема-вакыйгалар бар, әмма алар да тарих белән бәйле, ә бүгенге укучыларга җиңел-җилбәзәк әсәрләр кирәк. Мин җитди укучы өчен язам, ир-атлар да укып, үзләренә яңа мәгълүмат алырлык хезмәтләр тудырырга тырышам.
– Татар дөньясында аның тарихына кагылышлы ниндидер бер болганчык чор туып килә төсле. Тарих тирәсендә мәш килүче кайберәүләр, бернинди нигезсез һәм дәлилсез рәвештә, 1552 елда Казанны басып алучылар арасында татарлар 50 меңгә җиткән, дип яза башлады. Моның, ниндидер заказ буенча, татар халкына каршы үткәрелүче пычрак сәясәт икәнлеге тамчы да шикләндерми. Янәсе, күрегез, дәүләтебез җимерелүдә баскыннарның гаебе булмаган – барысына да үзебез гаепле икән ич?! Шудыйларга башкисәр Ермакны «татар» дип ышандырмакчы булучыларны да кертергә мөмкин. Дәүләтебезне саклап шәһит киткән бабаларыбызның рухларын рәнҗетүче мондый җинаятькә тиң хикмәтләр каян туа?
– Әйе, татар тарихына карата мондый мәкерле яла-ялганнар махсус таратыла. Имеш, Казанны да татарлар үзләре басып алган икән, имеш, Ермак та татар булган… Бу – чеп-чи ялган. Чынбарлыкта, бөтен фаҗигаләрдә татарның үзен гаепләп калдыру өчен кылына бу гамәлләр. Югыйсә, бөтен тарихи документларда ачык язылган – Казан ханлыгын Мәскәү дәүләте басып алган, ә XVI гасырның беренче яртысында ике арада барган бар сугышлар «казанская-русская война» дип билгеләнгән. Танылган рус тарихчысы Михаил Худяков та Казанны яулап алуны «завоевательная политика русского правительства» дип атый. Әлбәттә, Казан өстенә килгән рус гаскәре арасында касыйм татарлары да булган, шулай ук инде XV гасырларда ук Мәскәү кул астында яшәгән нухрат-кариле татарлары да бу яуда катнашырга мәҗбүр булганнар. Әмма бу һич кенә дә Казанны татарлар яулап алган, дигәнне аңлатмый. Себер белән дә шул ук хәл: имеш, Ермак керәшен татары булган икән бит, аның Себергә яу белән килүе дә татарларның үзара хакимият бүлешүләре генә дип аңлатырга тырышучылар да бар. Ермакны батыр итеп күрсәтергә теләгәндә, «русский витязь», диләр, урыс баһадиры, дип, шәһәр саен һәйкәлләрен куялар, аның явызлыгына һәм башкисәрлегенә басым ясаганда: «Татар булган бит ул!» – диләр. Шулай итеп, безне аклану, мескенләнү хәленә куып кертмәкче булалар, гаепле рәвештә баш июебезне көтәләр. Әле мондый «ачышлар» алга таба да булачак, аңа әзер булып торырга һәм тарихи фактлар белән җавап бирергә өйрәнергә кирәк. Шуңа күрә халыкның да тарихи яктан әзерлекле булуы, мондый мәкерле һөҗүмнәрдән үзен якларга өйрәнүе фарыз. Минем китапларым нәкъ шуңа хезмәт итә.
– Тарихка кагылгач, Михаил Худяковның якты истәлеге хөрмәтенә башкарган олы һәм изге эшләрегезгә тукталмыйча калып булмый. Татарда әле һаман Худяков шикелле җимерелгән татар дәүләтенең фаҗигасен, аның бөеклеген ачып бирә алган ни тарихи хезмәтнең, ни саллы әдәби әсәрнең язылганы юк. Башка халыкларның, урта гасырларда чәчәк аткан шундый шанлы, алга киткән дәүләтләре булса, һичшиксез, дистәләрчә кыю романнар язарлар һәм күпсанлы кинофильмнар төшерерләр иде. Безгә ни җитми?
– Михаил Худяков – ул үзе бер аерым могҗиза һәм феномен инде… Дөрес әйттегез: татарның бөеклеген һәм фаҗигасен аның кебек тарихи фактлар белән, кыю рәвештә ачып бирә алучы галимнәр урыста да, татарда да юк дәрәҗәсендә. Милләтебез турында аның йөзгә якын фәнни хезмәте бар, ә 1923 елда язылган «Очерки по истории Казанского ханства» хезмәтенә тиңнәр юк. Университетта диплом эшем дә, соңрак кандидатлык диссертациям дә Худяков буенча иде, хәзер дә бу темага ел саен аның туган ягы Малмыжда уза торган фәнни конференцияләрдә докладлар ясыйм. Милләтче буларак та татар тарихына күзләрем шушы Худяков китабын укыгач ачылды, бу әле узган гасырның 80 нче еллары иде… Ни гаҗәп, татарда шушы милли фаҗигаләрне күрсәтерлек әсәрләр юк дәрәҗәсендә, узган бөек тарихыбыз да әкият кебек кенә искә алына. Күчем хан, Батырша темаларына тотынып, бу хакта китаплар язуым да шушы бушлыкны тутыру максатыннан иде. Аларны фильм итеп төшерерлек режиссерлар бармы бүген татарда? Ай-һай, милләт монда да җиңел-җилбәзәк юлдан китте – аңа хыянәт-зина турындагы «Ялан аяклы кыз»лар, мәхәббәт сюжетына корылган «Ак чәчәкләр» кирәк… Шуларны көне-төне әйләндерәләр, мактыйлар, күрсәтәләр, әйтерсең, безнең бөтен тарихыбыз һәм тормышыбыз – ак чәчәкләр… Безгә үз тарихыбызны, кемлегебезне аңлау, аның белән горурлану җитми, басып алучыларны басып алучы, дияргә кыюлык җитми. Наданлык, куркаклык, мескенлек көчле, аның белән дөнья мәйданына чыгып булмый, дөнья үз бәхете өчен көрәшкән халыкларны гына таный һәм шундыйлар гына исән кала…
– Агымдагы елда дөнья күргән һәм укучы тарафыннан аерата җылы кабул ителгән «Ана» әсәренең язылу тарихы нидән гыйбарәт? Әлбәттә, дөньяга Чынгыз Айтматов кебек әдипне тудырган, аны тәрбияләп үстергән татар хатыны Нәгыймә апаның язмышына һич тә битараф түгелбез.
– Дөресен әйтим, «Ана» китабын язу һич кенә дә планымда юк иде. Заманында Чыңгыз Айтматов яраткан язучым булса да, аның шәхесенә карата кайбер сорауларым бар иде. Әйтик, ни өчен ул татар әнисе турында дөньяга белдерми, бездән читтәрәк торырга тырыша, бабасының туган яклары белән дә элемтәсе юк? Татар конгрессы рәисе Ринат Закиров Чыңгыз Айтматовның әнисе турында китап язарга тәкъдим иткәч, күңелгә шундый уйлар килде. Һәм мин бу сорауларга үзем җавап эзләргә, ягъни бу китапны язарга булдым. Әйткәнемчә, язарыма материал туплар өчен, Казан, Киров, Малмыж архивларында булдым, Кыргызстанда Нәгыймә апа Айтматова-Габделвәлиева туып-үскән Каракол шәһәрендә, ул яшәгән һәм җирләнгән Бишкәк каласында булдым, балалары, оныклары, туганнары, аны белүчеләр белән очраштым. Дөресен әйтим, Нәгыймә апа турында материал бик аз иде, аның хәтта уч төбе хәтле биографиясе дә язылмаган булып чыкты, бары тик анда-санда истәлек-хатирәләр генә бар иде. Миңа хәтта аның хезмәт кенәгәсен дә табып бирә алмадылар, ә документаль китап язу өчен болар барысы да кирәк бит! Алай да, кызы Роза Айтматова һәм туганнан туганы Ринат Габделвәлиевта булган кайбер материалларны файдаланып, өстәмә рәвештә иренең бөтен документларын өйрәнеп һәм аларга таянып, үземдә булган архив материаллары һәм истәлекләр буенча, мин тәвәккәлләп ул китапны язарга тотындым. Аңа кадәр Чыңгыз Айтматовның бөтен әсәрләрен яңадан укып чыктым, бигрәк тә Нәгыймә апа исән вакытта язганнарына игътибар иттем, аларны инде бөтенләй башка күз белән укыдым. Эзләгән кайбер сорауларыма җавап Чыңгыз Айтматовның үз әсәрләрендә дә бар иде, хәтта дөньякүләм танылган Манкорт образы да шомлы рәвештә аның үзенә ишарәли кебек тоелды… Айтматовларның тормышын өйрәнгәндә, күп кенә башка сорауларыма да җавап таптым, әмма аларның кайберләрен китапка кертмәдем. Китапны язу өчен төп этәргеч дөньякүләм танылган язучы үзе булса да, китап аның турында түгел, ә әнисе Нәгыймә апа турында. Китапта беренче планга Нәгыймә апаның кешелек сыйфатлары – тугрылык, сабырлык, ярдәмчеллек, тыйнаклык кебек асыл яклары чыкты. Затлы һәм бай гаиләдә туып-үскән, башта ата-анасы, аннан ире тарафыннан назланып-сөелеп яшәгән, шәхес культы чорларында ирен дә, ата-анасын, туганнарын да югалткан һәм дүрт бала белән урамда торып калган, сугыш вакытында кыргыз авылларында җир идәнле алачыкларда ачлы-туклы яшәп, бөтен сәламәтлеген югалткан, шуңа карамастан, яралы болан кебек дүрт баласын бозлы таулар, эссе чүлләр буйлап өстерәгән, кеше иткән, барысына да югары белем бирә алган, нинди авыр шартларда да кешелек сыйфатларын җуймаган Бөек Ана – Татар Хатыны турында яздым мин бу китабымны! Укучыда ялгыш фикер кала күрмәсен: Чыңгыз Айтматов әнисе белән бик яхшы мөнәсәбәттә булган, аны үзендә генә тоткан, башка туганнарына бирмәгән, бөтен әсәрләрен башта әнисенә укыта торган булган. Ә инде татарлыгын күрсәтмәве – ул бик тирән яшерелгән гаилә сере булырга тиеш, мин аны чамаласам да, бөтенләй ачып бирүне кирәк тапмадым. Дөресен әйткәндә, Чыңгыз Айтматов кыргыз тәлинкәсенә дә, татар тәлинкәсенә дә, урыс тәлинкәсенә дә сыймый, ул символлар теле белән яза белүче сирәк талант иясе, Җиһан кешесе…
– Соңгы елларда иҗат иткән тарихи-әдәби әсәрләрегезнең кайсы бигрәк тә кадерле? Нәшер ителгән китапларыгызның саны бер-ике дистә белән генә чикләнми төсле хәзер. Аларның күпмесе дәүләт ярдәме белән чыкты?
– Кырыктан артык китабымның бары тик җиде-сигезе генә дәүләт ярдәме белән чыкты. Берничә китабымны Татар конгрессы һәм себер татарлары бастырды, шунлыктан тиражны да аларга бирдем. Әмма күпчелек китапларымны иганәчеләр табып, үз хисабыбызга бастырдык. Шуңа күрә сату-тарату да үз өстебездә, монда төп ярдәмчем – ирем. Тарихи-әдәби әсәрләремнең барысы да кадерле, аларга бик күп көч кергән һәм бик күп мәгълүмат салынган. Әйтик, «Күчем хан» – себер татарлары турында беренче тарихи роман, мин аны язар өчен өч ел буе Тубыл, Төмән, Омск, Екатеринбург архивларында эшләдем, Күчем хан белән Ермак гаскәрләре сугышкан бөтен урыннарда булдым, миңа кадәр бу темага язылган бик күп хезмәтләр, урыс елъязмалары белән таныштым. Нәтиҗәдә, рәсми тарихтагы бик күп ялганнарны ачтым, аларны әсәрем аша фаш иттем. Хәзер «Күчем хан» романы төрек теленә тәрҗемә ителде, быел китап булып басылып чыгачак. Шулай ук татар халкының милли һәм дини каһарманы Батырша хәзрәт турындагы «Баһадиршаһ» әсәре дә укучыга бик күп яңа мәгълүмат бирә. Ул исә катнаш жанрда – әдәби һәм документаль рәвештә язылган. Бу китапта XVIII гасырда Идел-Уралда барган көчләп чукындырулар тарихы архив чыганакларына таянып тасвирлана, ә бу вакыйгаларда катнашучы персонаж-геройлар, тарихи реконструкция рәвешендә торгызылып, үз хәлләрен үзләре бәян итә. Бу – бик авыр, әмма бик отышлы жанр, бөтен нәрсә уч төбендәге кебек, тарих үзе телгә килә… Шулай ук «Кырык сырт» дип аталган романымны да халык яратып кабул итте. Әсәр узган гасырның утызынчы елларында кулак дип Магнитогорскига сөргенгә сөрелгән затлы нәселләр, татар зыялылары һәм дин әһелләре язмышы турында. Урал тауларында тоткын татарлар качып кичкән кырык сырт – ул милләтебезнең дүрт йөз елдан артык коллыктан котылу өчен кан көрәшеп үткән юлы… Бу әсәр буенча бүгеннән фильм төшерергә була, әмма кем эшли аны?
– Фәүзия ханым, Сез күбрәк тарихчымы, әллә язучымы?
– Үземне иң беренче чиратта язучы, прозаик, дияр идем. Дөресен әйткәндә, чит илләрдә тарих фәнгә дә саналмый бит, аларны тарих темасына язучы-тикшерүчеләр, дип йөртәләр. Минем беренче язган әсәрләрем лирик повестьлар, кеше күңеле турында нечкә, психологик әсәрләр иде. Алар да үзенә күрә якын һәм матур. Әмма кеше гомер буе бер нәрсә турында гына яза алмый. Еллар үткән саен, аның иҗаты да үсәргә, үзгәрергә, олыгаерга-олпатланырга тиеш дип уйлыйм. Мин дә милли көрәш, милли сәясәт аша татар тарихы темасына килеп чыктым, шуны язарлык булып өлгердем. Тарих фәне буенча кандидатлык диссертациясе яклавым да ниндидер гыйльми дәрәҗәгә ирешү өчен түгел, ә тарих белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнү, системалы рәвештә эшләү, нәтиҗә чыгарганда ялгышмас өчен кирәк иде.
– Гомерегезне татар халкының дәүләтчелеген торгызуга, аның якты киләчәге, бәхетле язмышы өчен көрәшкә багышлавыгызга үкенмисезме?
– Һич кенә дә үкенмим, киресенчә, гомеремне милләтемнең бәхете һәм бәйсезлеге өчен көрәшкә багышлавымны Аллаһның зур бүләге дип кабул итәм. Димәк, язмышыма шулай язылган, мин шуның өчен дөньяга килгәнмен, шуның өчен яшәгәнмен… Иҗатым да, милли-сәяси эшчәнлегем дә, фәнни эзләнүләрем дә бары бер максатка – татар халкын, аның бөек һәм фаҗигале тарихын, милли һәм дини каһарманнарын дөньяга танытуга юнәлдерелгән. Ә дәүләтчелеген югалткан милләтнең бер генә максаты булырга тиеш – үз бәйсез дәүләтен яңадан торгызу. Коллыкка төшкән милләтнең бөтен зыялылары – тарихчылары, галимнәре, язучылары, дин әһелләре, сәнгатькәрләре, мөгаллимнәре халыкка шушыларны аңлатырга, милли һәм дини рухны сүндермәскә, дәүләт бәйсезлеге уен сеңдерергә тиешләр. Шулай булмый икән, милләт хәтле милләт манкортка әйләнергә, үзенең КЕМЛЕГЕН онытырга, үз Анасына, үз Тарихына, үз киләчәгенә каршы кул күтәрергә, ук атарга мөмкин…


Комментарий язарга