Логотип «Мәйдан» журналы

Иҗади яшьләр өчен «Контент-марафон»

ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, «Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы «Контент-марафон» конкурсы үткәрә.Проектта катнашу өчен 14 яшьтән 35 яшькә кадәр булган яшьләр вәкилләре яисә авторлар к...

ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, «Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы «Контент-марафон» конкурсы үткәрә.
Проектта катнашу өчен 14 яшьтән 35 яшькә кадәр булган яшьләр вәкилләре яисә авторлар коллективы тарафыннан иҗат ителгән эшләр рөхсәт ителә.

2021 елда проектның форматы яңартылган, 4 юнәлеш һәм 11 номинация формалаштырылган.
  «Текст эше» юнәлеше
«Автор шигырьләре» - номинация тиешле әдәби жанрда әдәби әсәр язуны күздә тота
«Лонгрид» - текст бер тарих буларак кабул ителергә тиеш, аның кискен сәяси һәм социаль темаларга багышланган булуы зарур түгел, әмма, кагыйдә буларак, нәкъ менә алар аеруча зур иҗтимагый резонанс тудыра
 «Видео-эш» юнәлеше
«Art-ролик» - реаль вакытта төшерелгән видео-эш
«Motion-ролик» - графика, анимация, махсус эффект, динамика, фотографияләр, типографика, тавыш материаллары һәм башка эффектларны кулланып видео-эш
«Видео-интервью» - телдән сораштыру ярдәмендә социаль-психологик мәгълүмат алу ысулы белән тәкъдим ителә торган реаль вакытта төшерелгән видео-эш
  «График эшләр» юнәлеше
«Фотосүрәтләр» - катнашучы тарафыннан ясалган, сайлап алынган темалар яки "контент - календарь" даталарын чагылдырыла торган фотосүрәтләр, алар заявка кампаниясе вакытында ясалырга тиеш
«Мем» - график эш яки тезислы фикерләр белән тулыландырылган фотография, ул, нигездә, юмористик гыйбрәтле һәм/яки уңай характерда була.
«Презентация» - Microsoft Power Point, Canva программасында яки теләсә нинди башка программаларда катнашучы тарафыннан ясалган эш.
  «Фирма стиле» юнәлеше
«Дизайн-макет» - оригиналь график формалар, шрифтлар һәм төс чишелешләре (техник бирем буенча) булдыруны күздә тота
«Стикерпак» - сайланган тема яки "контент - календарь"да даталар нигезендә сурәтләр (стикерлар) пакетын булдыруны күздә тота.
«Мерч» - бу позициядә футболка, толстовка, панама, билгә сумка, сувенирлар һәм бренд символикасы төшерелгән башка функциональ яки оригиналь әйберләр тәкъдим итү.
 «Социаль челтәрләрдә битләрне рәсмиләштерү»
ВКонтакте бите - әлеге позиция ВКонтакте социаль челтәрендә төркем өчен бердәм фирма стиле булдыруны күздә тота. Эштә постларны, төркемнең төп сурәтен, менюларын һәм фото- һәм видео- бүлекләрне чагылдырырга кирәк.
Instagramдагы аккаунт - әлеге позиция Instagram социаль челтәрендәге аккаунт өчен бердәм фирма стилен эшләүне күздә тота. Эштә постлар өчен язылган текстлар белән "Аккаунтның лентасын" (кимендә 9 пост), "актуальное" һәм "истории"  вариантларын тәкъдим итергә кирәк.
«Сайтны төзү һәм төзекләндерү» - әлеге номинация катнашучы тарафыннан төзелгән веб-сайтта үзенчәлекле график элементлар, шрифтлар җыелмасы булдыруны күздә тота.
Конкурста катнашу өчен, сайтта гариза тутырырга һәм эш белән файлны беркетергә кирәк.
Проект җиңүчеләре Skillbox Россия һөнәри онлайн-белем бирү базары лидерында  уку мөмкинлеге алачак.
Эшләрне кабул итү 2021 елның 12 сентябрендә тәмамлана.
 

Фото: http://www.nabchelny.ru/


Чыганагы: Яр Чаллы шәһәренең мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе

Комментарийлар