Директор Кәримовка кердем.

– Егерме биш ел шушында сүз китерми эшләдем, соңгы үтенечемне кире какмагыз инде, – дим.

– Сөйләп җибәр, – ди директор.

– Эштән китәсе иде.

– Ошамыймыни?

– Соңгы ел бит… Түләве… Пенсия… Директор мине ярты сүздән аңлады.

– Ә-ә-ә, пенсиягә китәргә күбрәк акчалы эш кирәкме?

– Әйе шул.

– Гариза язып керт.

Керттем.

– Урыныңа кеше тапканчы эшли тор. Ике айдан исәп-хисапны өзәрбез, – диде директор, гаризага күз йөрткәч.

Ике ай тулган көнне, үч иткәндәй, мин өйдә була алмадым. Мин кайтуга, директор каядыр киткән иде. Минем гариза турында башка белүче дә юк.

– Гаризаңның срогы чыкты, яңартырга кирәк, – диде директор, кайткач.

Керттем.

– Иптәш Кәримов, сез гаризаның сыртына тамга куегыз да, мин аны бухгалтерга кертеп бирим. Көне җиткәч, расчет алырмын. Гаризаның срогы чыкканда, тагын икебезнең беребез булмавы ихтимал, – дим.

– Акыллы фикер, – дип, директор минем белән килеште.

Гаризаның почмагына нидер язып, сырлый-сырлый имза куйды.

– Менә гариза. Эштән китәм. Директорның рөхсәте бар, – дидем дә гаризаны бухгалтерга тоттырдым. Ул, аны-моны карап тормастан, гаризаны өстәл тартмасына салды да ярдәмчесенә хәзер үк минем белән исәп-хисапны өзәргә кушты. Икенче көнне үк мин яңа эшкә урнаштым…

Анда бер ел эшләп, пенсиягә чыктым. Зарланган юк. Ипи, чәй, шикәргә акча рәхәтләнеп җитә. Карчыкныкын да өстәгәч, хәтта ит тә алгалыйбыз…

Беркөнне урамда директор Кәримовны очраттым. Ифрат игътибарлы икән үзе.

– Исламов, син эштән китәргә уйламадың, ахры? – ди ул, исәнлек-саулык алышкач.

– Мин хәзер пенсиядә, – дип җавап бирәм тегеңә.

– Кайчаннан?

– Сездән киткәч, бер ел кирпеч заводында эшләдем дә менә биш ай инде ял итәм.

– Вакыт ничек тиз уза! Бер карасаң, кичә генә кебек… Ул нәрсә әйтергә теләгәндер, әмма ярты сүздән туктап калды. Иллә мәгәр мин аның хәтеренә, фамилиямә кадәр истә тотуына ифрат сөендем. Менә, ичмасам, игътибарлы җитәкче!..

 

Әмирҗан МОТАЛЛАПОВ

Фото: Ok.ru

«Мәйдан» №11, 2020 ел


Комментарий язарга