Логотип «Мәйдан» журналы

«Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенең җиңүчеләр исемлеге билгеле

16-19 ноябрь көннәрендә Казанда XX «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенә йомгак ясалды. Кичә бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә «Идел» яшьлә...

16-19 ноябрь көннәрендә Казанда XX «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенә йомгак ясалды. Кичә бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә «Идел» яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина сөйләде.ksf_06241«Быел бәйгедә Татарстанның 17 районыннан һәм Башкортстан республикасы белән Киров өлкәсеннән егет-кызлар катнашты. Жюри куйган баллар нигезендә җиңүчеләр билгеләнде. „Поэзия“ һәм „проза“ номинациясендә Гран-при — Актаныш районы кызы Алинә Хәбибуллинага бирелде», — дип әйтте ул.
«Поэзия» номинациясе: I урын — Хөсәенова Энҗе Ирек кызы (Әтнә районы), II урын — Низамова Лилия Рөстәм кызы (Кукмара районы), II урын — Миңнуллина Эльвина Марат кызы (Саба районы), III урын — Мөхәммәтҗанова Резеда Разил кызы (Актаныш районы), III урын — Вахитова Рәфидә Райнур кызы (Казан шәһәре). Кызыксындыру бүләге — Сәлахова Алсу Рәмис кызы (Яңа Чишмә районы), Әхмәтҗанова Адилә Роберт кызы (Арча районы).
«Проза» номинациясе: I урын — Шәйхиева Рамилә Ринат кызы (Арча районы), II урын — Зәйнетдинова Рәзинә Гыйлман кызы (Башкортостан), III урын — Хуҗина Зәринә Рамил кызы (Әгерҗе районы). Кызыксындыру бүләге — Салаватуллина Альбина Илдус кызы (Буа районы) һәм Габделхакова Сиринә Фәнис кызы (Казан шәһәре).
«Балалар әдәбияты» номинациясе: I урын — Хәбибуллина Алинә Айдар кызы (Актаныш районы), II урын — Харисова Диләрә Илнур кызы (Түбән Кама районы), III урын — Фәттахова Зәлидә Фәнәвил кызы (Арча районы). Кызыксындыру бүләге — Галимуллина Диләрә Вазыйх кызы (Киров өлкәсе), һәм Сөләйманова Гөлшат Рафаэль кызы (Ютазы районы).
«Драма» номинациясендә беренче һәм икенче урыннар бирелмәгән. Өченче урынга Мостафина Фирүзә Фәнис кызы (Арча районы) лаек дип табылган.
Чараның төп максаты: талантлы яшь каләм ияләрен барлау, берләштерү, иҗатларын активлаштыру. Оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге. «Иделем акчарлагы» бәйгесе Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәме белән оештырыла.
 

Фото: Салават Камалетдинов


https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/20-11-2020/idelem-akcharlagy-yash-yazuchylar-b-ygesene-i-chel-r-isemlege-bilgele-5787044

Комментарийлар