Логотип «Мәйдан» журналы

Идеаль бәрәңге измәсенең сере ачыкланды

Билгеле ресторанның шеф-пешекчесе телне йотарлык бәрәңге измәсе әзерләүне бик җиңел, дип билгели. Бары бер кечкенә һәм гаҗәп серне белергә кирәк.Башта кабыклы бәрәңгене яхшылап юарга кирәк. Әрчеп, кай...

Билгеле ресторанның шеф-пешекчесе телне йотарлык бәрәңге измәсе әзерләүне бик җиңел, дип билгели. Бары бер кечкенә һәм гаҗәп серне белергә кирәк.
pyure
Башта кабыклы бәрәңгене яхшылап юарга кирәк. Әрчеп, кайнап чыккан тозлы суга салырга һәм 15 минут пешерергә.
Иң мөһиме – чистартылган бәрәңге кабыкларын ташламаска! Пешеп чыккан бәрәңгенең суын түккәч, тәменчә тәмләткечләр кушып, изәргә.
Хәзер серне чишәр вакыт җитте: бәрәңге кабыкларын икенче кәстрүлгә салабыз, өстенә сөт коябыз һәм ике минут җылытып алабыз. Сөткә бәрәңге кабыклары тәме сеңәргә тиеш. Хәзер ул сөтне изелгән бәрәңгегә кушабыз һәм измәне әзерләп бетәбез.
Тәмләп карагыз, телегезне йотмагыз!
 
Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Ideal-b-r-ge-izm-sene-sere-achiklandi-258033/

Комментарийлар