Логотип «Мәйдан» журналы

И яшәеш!

Йөрәгемә сыймас хыялларныңКыялары очлы таш таулы.Борынымны канатканда ачыш:«И яшәеш, син бик катлаулы!»Баш ватканда нидер чишәр өченЯрсыган чаклар да булгалый.Ә аннан соң үз-үземә ачыш:«И яшәеш, син б...

Йөрәгемә сыймас хыялларның
Кыялары очлы таш таулы.
Борынымны канатканда ачыш:
«И яшәеш, син бик катлаулы!»
Баш ватканда нидер чишәр өчен
Ярсыган чаклар да булгалый.
Ә аннан соң үз-үземә ачыш:
«И яшәеш, син бит гап-гади!»
Күкрәк киереп сулар Һавам булса,
Эчәр елга акса янымда,
Яшәр өчен бик күп кирәк түгел,
Шөкерана иткән чагымда.
Ләкин түзми күңел. Эзләнүле
Сукмаклары аның күп төрле.
Күккә баксам, суга чумсам да уй:
«И яшәеш, син бит бик серле!»
Ул серлелек үлемсезлек биргән
Кояш нурларының ялкыны.
Җанга иңә мәңге сүнмәс аваз:
«И яшәеш, син бик акыллы!»
Рәхәтләнеп тыныч яшәр өчен
Нинди олы, хозур Җир шары!
Кешеләргә кирәк бу дөньяда
Яши генә белү нибары…
 

Гөлзада ӘХТӘМОВА


Фото: https://sptatar.com/tatarstan-yazuchylar-berlege



«Мәйдан» журналы архивыннан



Комментарийлар