Логотип «Мәйдан» журналы

И йөрәгем...

И йөрәгем… Эчеп карыймСалкын чишмә суларын…Берничек тә баса алмыймЙөрәкнең ярсуларын! И йөрәгем… Белмисез ләМоңланып йөргәнемне…Мин дә белмим нишләтергәМоң тулы йөрәгемне. И йөрәгем… Санап й...

И йөрәгем… Эчеп карыйм
Салкын чишмә суларын…
Берничек тә баса алмыйм
Йөрәкнең ярсуларын!
 
И йөрәгем… Белмисез лә
Моңланып йөргәнемне…
Мин дә белмим нишләтергә
Моң тулы йөрәгемне.
 
И йөрәгем… Санап йөрим
Йөрәкнең кагышларын.
Кая куярга да белмим
Йөрәгем сагышларын…
 
И йөрәгем… Баса алмыйм
Йөрәкнең сызлауларын.
Аңламыйм ул сызлауларның
Ник һаман узмауларын.
 
И йөрәгем… Юатмагыз
Сез мине, йә елармын…
Берничек тә баса алмыйм,
Берничек тә баса алмыйм
Йөрәкнең януларын…
02.02.2020
 

Роберт МИҢНУЛЛИН


Фото ачык чыганаклардан

 
«Мәйдан» №6, 2020 ел.

Комментарийлар