Логотип «Мәйдан» журналы

И әнием!..

Маңгайдагы сырлар тирәнәя бара,Һәрберенә сыйган моңлы, зарлы уйлар. И әнием минем! Гомер йомгагыңаТәгәрәргә язсын әле озак еллар. Фото: svetloeozero.ruҖилләрдән дә җитез, өлгер чакларыңаКушылып киткән...

Маңгайдагы сырлар тирәнәя бара,
Һәрберенә сыйган моңлы, зарлы уйлар.
И әнием минем! Гомер йомгагыңа
Тәгәрәргә язсын әле озак еллар.
minem_eniem Фото: svetloeozero.ru
Җилләрдән дә җитез, өлгер чакларыңа
Кушылып киткән салмак еллар агышлары.
И әнием минем! Синнән күчкән миңа
Гамьле табышларым, моңым, сагышларым.
Көчле булулары җиңел түгел бер дә -
Язмыш арбасында авыр-авыр йөкләр.
И әнием минем! Табынганың – иман.
Йомшак күңелеңне догаң саклап йөртә.
Зәңгәр күкләр төсен алган күзләреңдә
Булса булсын иде бары шатлык яше.
И әнием минем! Син –өйдәге кояш,
Озак-озак әле сөендереп яшә.

Лилия Фәттахова.

Комментарийлар