Логотип «Мәйдан» журналы

Һәйкәлләрне саклау комитеты Арчада борынгы бинаны сүтүне туктатты

Татарстанның Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты Арчадагы шәһәр ратушасы сыйфатында төзелгән борынгы бинаны сүтүне туктатты. Бинаның милекчесен һәйкәлне сүткән өчен җинаять җаваплылыгы хакында ки...

Татарстанның Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты Арчадагы шәһәр ратушасы сыйфатында төзелгән борынгы бинаны сүтүне туктатты. Бинаның милекчесен һәйкәлне сүткән өчен җинаять җаваплылыгы хакында кисәткәннәр.
Һәйкәлләрне саклау комитеты Арчада борынгы бинаны сүтүне туктатты
Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына комитетның җитәкчесе Иван Гущин хәбәр итте.
«Комитет таләбе белән бинаны сүтү эшләре туктатылды. Бинаның милекчесе әлеге объектка карата шундый статус бирелүе турында белмәвен әйтә. Гәрчә, әле быелның сентябрь аенда ук аңа Арча районы башкарма комитетыннан бинаның статусы турында хәбәр итеп һәм анда эшләрне гамәлдәге закон нормалары буенча гына башкару мөмкинлеге хакында хат юллаганнар иде», - диде Иван Гущин.

Бина хуҗасы Фәрдия Закирова белдерү кәгазен 9 октябрьдә алган.
Моңа кадәр Татарстанның Мәдәни мирас объектларын саклау комитетына туган якны өйрәнүче-тарихчылар эксперт төркеме әгъзасы Артур Тумаковтан мөрәҗәгать килгән булган. Ул, Арчада яшәүчеләр кебек үк, шәһәр хакимияте бинасының язмышына карата борчылуын белдергән.

Комитет хезмәткәрләре мөрәҗәгатьне алу белән борынгы бинаның торышына контрольлек итү өчен Арчага юл тоткан. Алар бер төркем эшченең бинаның таш диварларын һәм түбәсен сүтү эшләре белән мәшгуль булуын күргән. Территориядә төзелеш техникасы эшләгән.

  • Арчадагы шәһәр ратушасы бинасы 1853 елда төзелгән. XX йөз башында бинаның беренче катында – хатын-кызлар училищесы, икенчесендә шәһәр думасы урнашкан булган. 1917 елның ноябрендә әлеге бинада Арча волостенда совет власте урнашуы хакында хәбәр иткәннәр.



Фото: Пресс-служба комитета ОКН

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/14/196918/

Комментарийлар