Логотип «Мәйдан» журналы

Һадиуллин: "Балалар бакчасында татар телен өйрәтү кала, ләкин мәҗбүри түгел"

Татарстан мәгариф министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин, балалар бакчаларында татар теле калачак, ләкин бакча моны үзе ата-аналар белән бергә хәл итәчәк, дип белдерде.Бу хакта Татарстан мәгар...

Татарстан мәгариф министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин, балалар бакчаларында татар теле калачак, ләкин бакча моны үзе ата-аналар белән бергә хәл итәчәк, дип белдерде.
Бу хакта Татарстан мәгариф министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин 19 гыйнвар журналистлар белән очрашуда сөйләде.
"Балалар бакчаларында татар теле иң зур проблема түгел. Министрлыкның методик күрсәтмәләре нигезендә татар теле дәүләт теле буларак өйрәнү төп программага кертелде, өч сәгать татар теле дәресләре өйрәтелде. 2013 елда федераль стандартлар кертелде, әмма күрсәтмәләр гамәлдән чыгарылмады. Бу мәсьәлә килеп чыккач, без аны канун кысаларына кертергә тиеш. Әйе, бәлки, кайдадыр вәкаләтләрне арттыру булгандыр. Хәзер бу ата-аналар теләге нигезендә башкарылачак.
Татар телен өйрәтү тукталып тора дигән сүз ул татар теле, урыс телләре өйрәтелмәячәк дигән сүз түгел. Бакчаларда дәресләр калачак. Балалар бакчасы моны үзе ата-аналар белән бергә хәл итәчәк. Без Татарстанда яшибез, тел белүдән берсе дә зыян күрми бит.
Нинди формада булыр ул, ничә сәгать – бу сораулар да бар. Аерым уен арасында буламы татар телен өйрәтү, урамдамы, балаларны киендергәндәме – әле хәл ителмәде. Балалар бакчаларына килгәндә ата-ана нинди телдә тәрбия баруын, ничә дәрес булачагын белә, килешү төзелә. Әлегә без бакчаларга массалы рәвештә гариза языгыз, ризамы сез, дигән сорау яңгыратылмады. Риза түгел икән ата-ана, ул теләген белдерә ала”, диде Илсур Һадиуллин.
Татарстан мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов үзенең күрсәтмәсе белән балалар бакчаларында татар телен мәҗбүри өйрәнү дәресләрен туктатырга боеруы турында 30 декабрь "Вечерняя Казань" язып чыккан иде.
Татарстандагы балалар бакчаларында татар телен өйрәтүче тәрбиячеләр үзләренә эшсез калу куркынычы янавын белдерде.
 
https://www.azatliq.org

Комментарийлар