Логотип «Мәйдан» журналы

Һади Атласи – татарның азатлык көрәшчесе

Быел август аенда күренекле җәмәгать эшлеклесе, милли азатлык көрәшчесе, танылган тарихчы, мәгърифәтче, язучы, шәхес культы корбаны Мөхәммәтһади Мифтахетдин улы Атласиның тууына 140 ел тула. Аны узган...

Быел август аенда күренекле җәмәгать эшлеклесе, милли азатлык көрәшчесе, танылган тарихчы, мәгърифәтче, язучы, шәхес культы корбаны Мөхәммәтһади Мифтахетдин улы Атласиның тууына 140 ел тула.
nbrt_obr_1574328
Аны узган гасыр башында милләтне уятучыларның берсе, дип әйтергә була, чөнки милли тарих, ялкынлы публицистика, алдынгы мәгърифәтнең башында ул тора, бу хакта Һади Атласиның гамәлләре һәм язмалары сөйли. Ул – мәдрәсә белеме алган дин әһеле дә, яңача фәнни мәктәпләр ачучы мөгаллим дә, милләт тарихының иң борынгы төпкелләренә төшеп җитә алган тарихчы да, 1907 елда Россия Дәүләт думасы депутаты, шул ук вакытта «Иттифак» мөселман партиясенең үзәк комитет әгъзасы һәм Милли Мәҗлес депутаты да... Гомерен әле патша заманында ук гап-гади татар авылында – Чүпрәле төбәгендә башлаган, Буа-Ырынбурларда дини гыйлем алган, Әлмәт-Бөгелмә-Казан калаларында мәчет-мәктәпләрдә эшләгән, милләт өчен дүрт тапкыр төрмәдә утырган һәм 1938 елның 15 февралендә «халык дошманы» дип атып үтерелгән бөек шәхес, милли каһарман, изге җан ул – Мөхәммәтһади Мифтахетдин улы Атласи!
Әйе, аларны, тугыз татарны, «бәйсез төрки-татар дәүләте төзергә теләгәннәр» дип, Казан шәһәрендә атып үтерәләр. Ягъни алар, имеш, СССРны җимереп, шуның нигезендә буржуаз-демократик төрки-татар дәүләте төзергә уйлаганнар, моның өчен «контрреволюцион милли шпионлык оешмасы төзегәннәр һәм совет властена каршы баш күтәрергә җыенганнар», дип гаепләнгәннәр һәм хөкем ителгәннәр.
«На территории Тат.АССР на протяжении многих лет существовала широкоразвлетвленная, контрреволюционная, националистическая, повстанческая, разведывательная организация, созданная по указаниям представителей иностранного государства (иноразведки), занимавшаяся контрреволюционной работой по подготовке свержения советской власти, с целью образования на территории СССР т.н. независимого тюрко-татарского государства буржуазно-демократического строя. Организацию непосредственно создал и ею руководил главный обвиняемый по настоящему делу Атласов Гади, известный в СССР татарский буржуазно-националистический деятель, пантюркист, бывший правый эсер, бывший член 2-й Государственной думы, бывший белогвардеец, дважды судимый в прошлом за контрреволюционную деятельность», – дип языла гаепләү карарында.* (* А.Л.Литвин. Запрет на жизнь. – Казань, 1993. – С.44.)
Халык арасында «Милләтчеләр», «Укытучылар» эше дип аталып йөртелгән, «Атласовчылар-Атласовщина» дип дан алган 2242 номерлы бу җинаять эше бөтен Татарстанны тетрәткән, аның буенча 1936–1937 елларда Әлмәт-Бөгелмә-Шөгер төбәгеннән 107 татар кулга алынган, алар арасында 54 интеллигент-зыялы, 35 мулла, 18 «кулак-сәүдәгәр» була. Күпчелеге укытучылардан торган бу төркемнең башлыгы итеп танылган тарихчы, җәмәгать эшлеклесе, язучы-публицист, мөгаллим Һади Атласи «билгеләнә». 1937 елның 23-28 октябрендә Казан шәһәрендә шушы төркемнән 24 кешегә суд була, Хәрби трибунал тугыз татарны атып үтерергә, дип хөкем карары чыгара, калганнарын төрле елларга төрмәгә ябалар, аларның күпчелеге шунда үлеп кала...
1938 елның 15 февралендә хөкем карары тормышка ашырыла: «бәйсез төрки-татар дәүләте төзергә теләгән» тугыз татар зыялысы атып үтерелә. Менә алар, динебез, телебез, бәйсез дәүләтебез өчен шәһит киткән каһарман татарлар: Һади Атласи (тарихчы) – 1876–1938; Гани Алтынбаев (укытучы) – 1902–1938; Касыйм Исхаков (имам) – 1890–1938; Фазыл Туйкин (язучы) – 1887–1938; Кәбир Туйкин (укытучы) – 1878–1938; Сабир Уразманов (укытучы) – 1892–1938; Барый Фаттахов (имам) – 1875–1938; Зәкәрия Фаттахов (хезмәткәр) – 1910–1938; Рәшит Яруллин (имам) – 1880–1938. Урыныгыз җәннәттә булсын, газиз кардәшләребез, без сезне онытмадык һәм догада калабыз...
Тарихта әле мондый хәлнең булганы юк – «бәйсез төрки-татар дәүләте төзергә теләгәннәр» дип, берьюлы, бер көндә, бер сәгатьтә, үз туган илендә, үз туган җирендә тугыз татарны атып үтерәләр, алар арасында өч мулла, өч укытучы, ике тарихчы, бер хезмәткәр була. Милләтнең иң асыл ир-егетләре, иманлы мөселманнар, акыл ияләре, нахакка гаепләнеп, фаҗигале рәвештә гомерләре өзелгән золым корбаннары... Бу хәлләр бит фашист Германиясендә түгел, ә СССР дигән илдә, үзебезнең совет Татарстанында барган! Әлбәттә, мондый яшерен оешма булмаган, хөкем ителүчеләр беркайчан да шпионлык һәм җимерү-диверсия эшләре белән шөгыльләнмәгәннәр, алар моны судта да әйткәннәр. Әмма хөкем ителүче татарларның һәрберсе диярлек бәйсез татар дәүләте турында хыялланган, кайберләре, шул исәптән Һади Атласи үзе дә 1917 елда Милли Мәҗлес эшләрендә катнашкан, Идел-Урал штатын төзү юнәлешендә гамәлләр кылган. Сталин төрмәләрендә утырып чыкканнан соң, шомлы утызынчы елларда, бу илдә, бу чорда бәйсез татар дәүләте төзеп булмасын Атласи үзе дә аңлаган, ул дәүләт аның хыялында гына калган. Әмма, ахыргача тугры кеше буларак, ул сорау алган вакытларда да, суд барышында да дөресен әйткән, «Татар халкы бары тик үз бәйсез дәүләте булганда гына милләт буларак исән калачак», – дигән.
Һади Атласиның 1937 елның 24 октябрендә Казанда, мәхкәмәдә сөйләгән соңгы сүзе дә бик әһәмиятле. Ел ярым Казан төрмәләрендә кыйналып, тән һәм җан саулыгын югалтса да, ул, үлемнең күзенә карап: «Мин – тарихчы, революционер, милләтче һәм пантюркист... Мин бердәм һәм бәйсез төрки-татар дәүләте төзү максаты куйдым, ләкин моңа эволюция юлы белән барырга теләдем. Бәйсез төрки-татар дәүләтен советлар власте җимерелгәндә генә төзеп буласын аңладым, ә аның җимереләчәгенә мин ышандым...», – дип әйтергә көч таба.
Әйе, Һади Атласи – ахырга хәтле татар халкының азатлыгы өчен көрәшкән, гомере буе төрки халыкларны берләштереп, бер бәйсез дәүләт төзү хыялы белән яшәгән, шуңа омтылган, шушы уй-гамәлләре өчен гомере белән түләгән соңгы туранчы ул... Һади Атласи үзенең төркиче-милләтче (пантюркист) булуын беркайчан да яшермәгән, төрки-татарлар бары тик үз бәйсез дәүләтләре булганда гына исән калачаклар, дип матбугатка да язган, кулга алынгач, сорау алулар вакытында да шуны кабатлаган, судта да соңгы сүзе итеп милләтнең азатлыгы турында сөйләгән. Ул үз халкына гына түгел, хәтта палачларына да һәр милләтнең ирекле булырга хакы барлыгын исбатларга тырышкан, басып алучылар кул астында яшәргә мәҗбүр булган татар халкының әкренләп бетүгә таба баруын аңлаткан. Кайбер тарихчылар Атласи бу сүзләрне, бәйсез төрки-татар дәүләте төзергә омтылуын, төрмәләрдә кыйнауга түзә алмыйча әйткән, үзенә карата алдан әзерләнгән гаепләүләр белән ризалашкан, дип язалар. Әмма Һади Атласи сорау алуларда да, мәхкәмә барышында да үзенең милләт азатлыгы өчен гомер буе көрәшүен яшермәгән, төрки халыклар бергә булганда гына исән калачакларын әйткән.
Һади Атласи үз чоры өчен, бигрәк тә егерменче йөзнең башларында олуг фикер иясе, зур тарихчы, үткен публицист булып саналган, хәзер дә аның күп кенә хезмәтләре тарихчылар һәм милли зыялылар өчен үрнәк булып тора. Югыйсә, ул бит бары тик авыл мәдрәсәләрендә генә белем алган, чит илләрдә уку һәм эшләү аңа эләкмәгән, әмма, шуңа карамастан, динне дә, фәнне дә бик яхшы белгән һәм тормышында кулланган, татар, төрек, гарәп, фарсы, рус телләрен яхшы белгән, соңрак немец, француз, инглиз телләрен дә өйрәнгән. Һади Атласи – егерменче йөз башларында милләтнең мәңгелек рухи төпкелләреннән күтәрелеп чыккан акыл иясе, тере күзәнәге, язмышына үз халкы өчен корбан булу язылган бөек һәм фаҗигале шәхес... Ул гомер буе гыйлем һәм гыйбрәт алган, эзләнгән, милләтнең асыл тамырларын барлаган, белгәнен һәм мөгаллим, һәм язучы, һәм тарихчы буларак башкалар белән дә уртаклашкан татар зыялысы...
Һади Атласи үзенең күләмле тарихи әсәрләренә милләт темасына язылган публицистик язмалары аша килде, ягъни, тарих төпкелләренә чумганчы, милли чишмәләрдә чирканыч алды, үзен шуларда сынап карады. Аның бигрәк тә 1906–1914 еллар арасында язылган мәкаләләре үзләренең тема төрлелеге, актуальлеге, тел үткенлеге һәм үтемле булулары белән аерылып тора. Бу елларда Һади Атласи бигрәк тә Ырынбурда чыга торган «Шура» журналы һәм «Вакыт» газетасында, шулай ук Казандагы «Аң» журналында һәм «Йолдыз» газеталарында еш басыла. Темасы ягыннан исә Атласи күтәргән проблемалар киң колачлы була – монда тел-милләт, милли мәгариф-мәктәп, төрки тарих, ислам һәм дин әһелләре, иҗтимагый-сәяси хәлләр турында язмалар урын алган. Язылу рәвеше, тел-өслүбе белән Атласи мәкаләләре полемика-бәхәс формасында да, фәлсәфә алып бару рәвешендә дә язылган, алардан һәркем үзенә кирәкне эзләп таба ала. Әмма барлык мәкаләләреннән дә шул күренә – Һади Атласиның төп өйрәнү өлкәсе – үз халкы, аның чишелмәгән проблемалары, төзәлмәгән җан яралары, милләт хәдимнәре вә милләт ятимнәре... Атласи публицистикасының бу ягына танылган галим Миркасыйм Госманов та игътибар иткән:
«Авторның үзалдына куйган төп һәм бердәнбер дип әйтерлек максаты ул – туган халкын, газиз милләтен гасырлар буе хөкем сөргән торгынлыктан чыгаруга өлеш кертү, – дип яза ул... Һәр конкрет мәкаләдә, ни турында гына сүз бармасын, авторның әйтергә теләгән төп фикере һәрвакытта укучыларын аң-белемне үстерүгә, тәрәккыяткә чакыруга кайтып кала. Бу алым, кызыл җеп булып, Һади Атласиның бөтен публицистикасы буенча уздырыла».* (*Миркасыйм Госманов. Яңа сыйфатлар ачыла бара // Һади Атласи. Сайланма әсәрләр. Т. 2. – Казан, 2010. Б. 7-8.)
Шушы ук чорда, ягъни татарның милли күтәрелеш елларында, танылган китап галиме Әбрар Кәримуллин да бу темага мәкаләләр яза. Ул Һади Атласины: «Халкыбызның бик тә яраткан кешесе – аның тарихын торгызу, социаль һәм милли аңын уяту, милли азатлык өчен ару-талуны белмичә эшләгән күренекле галим, зур җәмәгать эшлеклесе, танылган педагог һәм публицист, актив журналист һәм полиглот», – дип атый.
«Һади Атласиның иң мөкатдәс теләге – халкыбызның милли азатлык алуы, – дип яза галим. – Менә шушы изге эшне тормышка ашыруда ул халыкның тарихи аңын уятуны тәрбияләүдән башлауны бик яхшы аңлап эш иткән... Милли азатлык өчен көрәштә халыкның тарихи аңын үстерүнең гаять зур ролен аңлаган Һади Атласи тарихи әсәрләр язуга зур көч куйган».* (*Әбрар Кәримуллин. Һади Атласи һәм аның «Сөен-бикә»се // Шәһри Казан, 1991, 3 август.)
Әйткәнебезчә, Атласи бик нык эшли, язмаларында күп чыганаклардан файдалана, укучыга татар тормышыннан гына түгел, дөньядагы вазгыять, тарих, классик әдәбият, сәясәт буенча да күп мәгълүмат җиткерә. Һади Атласиның барлык мәкаләләрендә дә диярлек дин һәм төркилек мәсьәләләре алгы урынга чыга, ул аларны милләтнең рухи нигезе, дип саный. Әлмәттә яшәсә дә, Атласи үзенең үткен һәм төпле язмалары белән бөтен татар дөньясын дер селкетеп тота, аңа яңадан йокыга китәргә ирек бирми. Сез аның мәкаләләр исеменә генә игътибар итегез – «Төрек галәменнән» (1907), «Ислах ни димәктер?» (1908), «Йогышлы рәнҗү һәм татарлар» (1910), «Наданлык вә аның җимешләре» (1910), «Миссионерлар җәмгыятьләре» (1910), «Дин саклау вә аңа ләякать» (1909–1910), «Бай һәм ярлы телләр, төрекчә югалган сүзләр» (1910), «Борынгы эш вә борынгы сүзләр» (1910), «Безнең тел»(1910), «Безнең тәрәккый» (1910), «Ике дөнья» (1911), «Әрәм акчалар» (1913), «Ярлылык вә аның сәбәпләре» (1913), «Кытай фетнәсе» (1913), «Инкыйраз вә аның сәбәпләре» (1913), «Күчмәлек вә аның зарарлары» (1913), «Америка көтепханәләре» (1914), «Аурупа дәүләтләре» (1914) һәм башкалар, һәм башкалар...
Һади Атласи алга таба төркичелек, тел-дин мәсьәләләреннән тарих проблемаларына күчә, татар тарихы аның төп темасына әйләнә. Атласиның тарих темасына язган мәкаләләре зур тарихи әсәрләр язган чорга туры килә, алар бергә иҗат ителә. Милләтнең аңын уятуда, үзенең КЕМ булуын һәм кемгә әйләнүен аңлатуда Атласи тарихның зур ролен күрә. «Бер милләтнең яшьләренә бабаларының борынгы хәлләре, аларның кылган эшләре белән сөйләгән сүзләре билгеле булса, ул милләт шиксез бар булып килә вә киләчәктә дә бар булачак», – дип яза ул «Борынгы эш вә борынгы сүзләр» мәкаләсендә. Нинди хак сүзләр! Һәм ни кызганыч, әле бүген дә шушы хакыйкатьне аңлап бетермиләр – үз тарихын белмәгән, аннан гыйбрәт алмаган милләтнең киләчәге дә юк. Бөек акыл иясе Атласи моны әле моннан йөз ел элек үк аңлаган һәм безләргә дә васыять итеп язып калдырган. «Без татар балалары да юкка чыгарга теләмәсәк, мөмкин кадәр әдәбиятыбызны баетырга, бөек бабаларыбызның нурлы эшләре язылган якты тарихларыбызны белергә тиешлебез», – дип әйткән. Ничек дөрес һәм матур әйткән – «Бөек бабаларыбызның нурлы эшләре язылган якты тарихыбызны белергә тиешбез», – дигән. Ә без, бүгенге татарлар, беләбезме бөек бабаларыбызның нурлы, якты тарихын, әллә һаман «татар-монгол изүе» дигән әкияткә ышанып йөрибезме?
 
 
Язманы тулысынча журналның август (№8, 2016) саныннан укый аласыз.

Комментарийлар