Логотип «Мәйдан» журналы

Гырмафунлы гөл

Уңу ише генә уңмадым мин бу фатирымнан.  Ул җылылыгы, ул чисталыгы! Җыйнаклыгы тагы – курчак өе диярсең. Безнең кебек майга катып, туктаусыз күченеп йөргән нефть эзләүчеләргә сирәк эләгә торган б...

Уңу ише генә уңмадым мин бу фатирымнан.
 
Ул җылылыгы, ул чисталыгы! Җыйнаклыгы тагы – курчак өе диярсең. Безнең кебек майга катып, туктаусыз күченеп йөргән нефть эзләүчеләргә сирәк эләгә торган бәхет инде бу. Җитмәсә, фатир хуҗам – Мәрьямбикә әби – дуадак каз кебек берүзе. Күр, нинди бәндә бу, кешенең ялгызлыгына шатлана димәгез, фатирымның тынычлыгына, бала-чага чыр-чуыннан азат булуыма куанып әйтүем генә. Әбекәем үтә кунакчыл, тутый кош сайрагандай матур итеп төрле-төрле хатирәләр, әкият-хикәятләр сөйләргә маһир. Һы, болары да бик кирәк безнең халыкка. Югыйсә, көнозын яки төнката буровойда, тимер-томыр шалтыравы астында, күңелләр тупаслана башлый. Әнә шуларның барысы өстенә, гөлләр үстерергә ярата икән минем яңа фатир хуҗам. Ул һәр иртәсен шулар белән сөйләшеп-сайрашып башлый, көннәрен дә шулар белән сайрашып үткәрә, кичләрен тагын шулар белән чүкердәшә-чүкердәшә йоклап китә. Телен аңлыйлармы, гөлләре дә котырып үсә тагын, көз, кыш дип тормыйлар, шау чәчәктә утыралар. Күр инде әнә теге чәйнек-чәйнек ал чәчәкле яран гөлен, тәрәзә биеклеге булган бит. Яраннарның ак һәм кызыл чәчәклеләре дә шуннан ким түгел. Тагы да гаҗәбе шул: ел әйләнәсенә шау чәчәктә алар.
Шушы җыйнак өйнең тәрәзә төпләрендә, артлы һәм артсыз урындыкларда, борынгы тупас агач эскәмияләрдә, матчада һәм стеналарда, тагы кайларда гына юк та, ниндиләре генә юк ул гөлләрнең. Кына дисеңме, тамчылы гөл, бака гөле, бәрхет, үрмәле гөл дисеңме, тагын әллә нәрсәләр. Кыскасы, безнең өйнең һәр тарафы яшеллек тә чәчәк, Мәрьямбикә әби әйтмешли сау – бик гади яшәп ятабыз.
Гөлләре шулай күп булса да, хәзинәдә барына гына канәгать түгел икән әбиебез. Февраль җитеп, көннәр язга авышуга, идән астыннан туфрак тутырылган эреле-ваклы савытлар чыгара башлады бу. Тишек коштабак та, колагы купкан миски дә, борыны төшкән һәм муены кисеп алынган комган да бар иде анда. Барыннан битәр, тоткычы төшкән зур яшел миски белән әвәрә килде әбиебез. Башта ул савытка тутырылган коры туфракка күп итеп чишмә суы сипте һәм: «Бу наныемның да назлы көннәре җитте», – дип, сөйләнә-сөйләнә, түр буй тәрәзәгә таба алып китте. Анда инде, мәгълүм булганча, песнәк кунарлык та урын юк иде югын. Әбием күкрәп торган гөлләрнең кайсын алып идәнгә куйды, кайберләрен эткәләп-төрткәләп, яшел мискине иң уртага куйды.
Шул көннән башлап, Мәрьямбикә әби гел шул гөл савыты белән әвәрә килә башлады. Аңа туктаусыз су сибү дисеңме, җан иясе белән эш иткәндәй, мискине сыйпап-сыпырып кую дисеңме – берсе дә калмый иде. Мин аның бу әлеге шыксыз утырган яшел мискиенә башкаларга караганда да күбрәк игътибар итүен сизсәм дә, моның сәбәбен сорамадым. Шулай да җай чыккан саен әлеге савытны күзәтә башладым.
Көн яктысына чыгарып куюга атна-ун көн үтте микән, теге савытта күрәннекенә охшаган кыяклар күренде. Әлеге кыяклар шундый әрсез булып чыктылар ки, тагы атна дигәндә, кашык буйлы булып күтәрелергә дә өлгерделәр. Әйтерсең, алар күзгә күренеп үсәләр иде.
Тагы көннәр үтте, кояш пыяла аша тагын да җылыта төште. Беркөнне карасам, теге күрән сабаклары арасыннан алардан да калынрак бер кыяк чыгарган, камыш сабагын хәтерләтә иде ул. Шуңа үзем дә бу гөл белән чын-чынлап кызыксына башладым, Мәрьямбикә әбидән исемен сорамый түзмәдем.
– Сез яшьләргә, белмәем, ничектер, – дип гөрләде әбекәем. – Без исә «Гырмафунлы гөл» дип йөртәбез... Чәчәкләре гырмафун тәлинкәсенә охшаган аның. Чәчәкләре иллә дә матур булалар инде, менә күз явын. алырлык.
Мәрьямбикә әбинең бу сүзләре эчемә коткы салды бит тәки. Буровойдан кайтып керүемә, юынуны, ашап-эчүне онытып, шул гөл янына барам, аңа карап беравык дөньямны онытып утырам. Ә гөлебез көннән-көн үсә, купшылана. Аның сабаклары инде һәркайсы борынгы кылыч кебек булып, буен күтәрә алмыйча сыгылып төштеләр. Уртадагы «сугыш кылычы» исә биек булып күтәрелде, башындагы «шлемы» сизелер-сизелмәс кенә ярылып ачыла башлады. Аксыл ярылы ярыклардан әфлисун төсендәге чәчәкне шәйләргә мөмкин иде.
Беркөнне кайтсам, әлеге яшел миски тәрәзә төбеннән өстәл өстенә күчкән, башындагы «шлемы» дүрткә ярылып, дүртесеннән гырмафун тәлинкәсе чыккан. Аның, чыннан да, иске тормышны күрсәткән кинолардагы граммофон эшләпәсенә охшаган саргылт-кызыл чәчәкләренә «ах-ух» итеп әби белән өстәл тирәсендә әйләнә-урала торгач, хуҗамның токмачы утырып, чәе суынып беткән иде.
Шул гөл чәчәк атканнан бирле, безнең тормыш тоташ бәйрәмгә әйләнде. Өйгә кайттым исә, бөтен вакытым шуның тирәсендә уралып үтә. Мәрьямбикә әбине әйткән дә юк, гөлен кулында гына бөтерә: әледән-әле күчереп куя, боргалап ала. Тагын су белән коендыра. Кыскасы, кочаклап кына ятмый. Үземнең дә уемда шул гөл генә. Мин инде, үсемлекләр, чәчәкләр дөньясына бәйле китаплар актара торгач, аның фәнни исемен дә белеп алдым. Амарилис дип атала икән ул.
Шулай да безнең бәйрәм озакка бармады. Ике атналап вакыт узгач, гөлебезнең әлеге гырмафуннары сулып, кибә-корый башлады.
Тагы берничә көннән кипкән суган кыягы кебек шыксыз булып утырып калды. Ул да түгел, Мәрьямбикә әби чәчәк сабын кисеп үк ташлады. Шул көннән соң инде әлеге яшел миски мич артындагы иске урындыкка күчте – бәйрәмебез бетте.
Күпмедер вакыт икәүләп ямансулап йөрдек. Сүзебезнең җае, чәебезнең тәме киткәндәй булды. Әмма узмаган сагыш, үтмәгән юксыну юк бит ул – без дә акрынлап үз халәтебезгә кайттык. Гөл исә, күз алдыбызда булмагангамы, истән үк чыкты, бөтенләй үк дип әйтмим, сирәк-мирәк янына килеп, карап-карап алгалыйм мин аңа. Тик ул инде элеккеге кебек күңелне сөендерми, җитмәсә, кыяклары да өтәләнгән, саргая ук башлаганнар – әбекәем суын да исенә бер төшкәндә генә сипкәли бугай.
Ә беркөнне кичен әбекәем теге яшел мискине җилтерәтеп өстәлгә алып килде дә гөлнең кыякларын төбеннән үк кисте дә ташлады. Ул гынамы, аны базга ук төшереп атты. «Киләсе язга хәтле ятсын шунда», – дип өстәде ул.
Шулай, чәчәкле, матур чагында һәрнәрсә, һәркем күз өстендә каш кына. Аңа кадер-хөрмәт, аңа ихтирам, аңа мәдхия. Ә чәчәге коелгач...
 
Фото: https://pixabay.com
Җәмит РӘХИМОВ.

Комментарийлар