Логотип «Мәйдан» журналы

Гүзәл Яхина “Әкият” курчак театрында куелучы «Адәмнәр» спектакле турында анонс биргән

Билгеле язучы Гүзәл Яхина “Әкият” татар дәүләт курчак театрында куела башлаган «Адәмнәр» спектакле турында үз аккаунтында анонс урнаштырган.“Казан курчак театры ачлык турында «Адәмнәр» («Люди») дип ат...

Билгеле язучы Гүзәл Яхина “Әкият” татар дәүләт курчак театрында куела башлаган «Адәмнәр» спектакле турында үз аккаунтында анонс урнаштырган.guzel-yaxinv
“Казан курчак театры ачлык турында «Адәмнәр» («Люди») дип аталган спектакль әзерли. Өлкәннәр өчен. Карыйсым килә, әлбәттә”, - дип яза Гүзәл Яхина. Ул мондый спектакльләрнең гастрольләрдә күп йөрергә тиешлеген әйтә.
“Әкият” татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев рөхсәте белән спектакльнең эскизы да бирелгән.
“Әкият” курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев сүзләренә караганда, әлеге спектакль турында Гүзәл Яхинага композитор Эльмир Низамов сөйләгән. Язучы спектакль белән бик кызыксынган.

  • Гүзәл Яхинаның яңа гына сатуга чыккан өченче романы ачлык темасына багышланган. Аның бу тема белән кызыксынуы шушы китабына бәйле булырга мөмкин.

  • Илгиз Зәйниев Галимҗан Ибраһимовның «Адәмнәр» повесте буенча курчак спектакле куярга теләвен 2019 елда ук белдергән иде. ТР Театр әһелләре берлеге грантына дәгъва итеп гариза язган иде. Әмма грант бирелмәде.

  • Илгиз Зәйниев әлеге грантсыз да спектакльне кую мөмкинлекләрен эзләячәген әйтте. Ниһаять, мөмкинлек табылган. Спектакль июнь аенда әзер булырга мөмкин.


 

Автор: Рузилә Мөхәммәтова  


Фото: "Әкият" татар дәүләт курчак театрының матбугат хезмәте 


https://tatar-inform.tatar/news/culture/06-04-2021/g-z-l-yahina-kiyat-kurchak-teatrynda-kueluchy-ad-mn-r-spektakle-turynda-anons-birg-n-5817681

 

Комментарийлар