Логотип «Мәйдан» журналы

Гүзәл Сәгыйтова татар авторларын драма әсәрләрен күбрәк язарга өндәде

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Гүзәл Сәгыйтова милли авторлар драматургия әсәрләрен аз иҗат итә, дигән фикердә. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгында узг...

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Гүзәл Сәгыйтова милли авторлар драматургия әсәрләрен аз иҗат итә, дигән фикердә. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
Гүзәл Сәгыйтова татар авторларын драма әсәрләрен күбрәк язарга өндәде
Искәртеп үтик, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры балалар һәм яшүсмерләр өчен "ASYL" Бөтенроссия драматургия конкурсын игълан иткән иде.
“Асыл” конкурсын Россия күләмендә генә уза дип әйткән идек, хәзер анда чит илдән дә катнашучылар күренә башлады, чөнки рекламасы күп булды. Ләкин, ни кызганыч, ни өчендер татар авторлары бик аз. Безнең төп максат – милли авторларны катнаштыру. Татарстан һәм Башкортстан авторлары уянсыннар иде. Татарстан Мәдәният министрлыгы да аны бишкуллап кабул итте”, - диде ул.
Гүзәл Сәгыйтова сүзләренчә, җиңүчеләргә призлар әзер. “Беренче урын алучыларга 80 мең биреләчәк. Шуңа күрә, уяныгыз, зинһар”, - диде директор.
“Яңа бинага күчү, яңа көчләр туплау, чыннан да, яңа сулышка этәргеч булгандыр. Нәкъ бүген, бишесе көнне минем театрга килүемә бер ел булды. Нәрсә генә булып бетмәде. Әйтерсең, мин өченче ел эшлим”, - дип хис-кичерешләрен җиткерде Гүзәл Сәгыйтова.

  • Конкурсның төп максаты - яшь тамашачы театрларының репертуарын яңа пьесалар белән баету. Әсәрләрне 1 октябрьгә кадәр юлларга кирәк. Җиңүчеләр 30 ноябрь көнне бүләкләнәчәк.


Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/05/192872/

Комментарийлар