Логотип «Мәйдан» журналы

Грипп таралганда аның файдасы зур

Кура җиләгенең киптерелгәне дә, туңдырылганы да витаминнарын югалтмый.Салкын тигәндә киптерелгән кура җиләгеннән дә шифалырак җимеш юктыр, мөгаен. Аның составында глюкоза, фруктоза, органик кислоталар...

Кура җиләгенең киптерелгәне дә, туңдырылганы да витаминнарын югалтмый.


malinovyj-chaj
Салкын тигәндә киптерелгән кура җиләгеннән дә шифалырак җимеш юктыр, мөгаен. Аның составында глюкоза, фруктоза, органик кислоталар, пектин, С, D витаминнары бар.
Киптерелгән җимешне, чәй пешергән кебек үк, өстенә кайнар су коеп каплап тоталар. Аны эчкәннән соң шунда ук җылы итеп бөркәнеп ятарга кирәк. Тир белән бергә организмнан чир дә, шлаклар да чыга.

Туңдыргычта кура җиләгенең витаминнары да шул килеш саклана. Кышкы салкын көннәрдә кура җиләге яфрагы яисә сабагы салынган хуш исле чәй эчү ямьле җәйләрне генә искә төшереп калмый, организмны да ныгыта, тонусны да яхшыртып җибәрә.

 
Фото: Fermilon.com

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Комментарийлар