Логотип «Мәйдан» журналы

Горбуша балыгын сусыл итеп пешерү рецепты

Горбуша балыгын чистартырга һәм юарга, корытырга, кисәкләргә бүләргә.Балыкны фольгада пешерәбез.Балык кисәгенә тоз, борыч сибәргә, лимон согы сыгарга, бер ягын зәйтүн мае белән сыларга һәм фольгага ку...

Горбуша балыгын чистартырга һәм юарга, корытырга, кисәкләргә бүләргә.
Балыкны фольгада пешерәбез.
Балык кисәгенә тоз, борыч сибәргә, лимон согы сыгарга, бер ягын зәйтүн мае белән сыларга һәм фольгага куярга, өстенә бер телем атланмай, аннары боҗралап туралган суган куярга һәм зира тәмләткече сибәргә.
Фольга белән төреп, 160 градуска кадәр кызган духовкада 30 минут пешерергә.
Болай пешергән очракта горбуша балыгы сусыл һәм тәмле булачак, майонез да кулланырга кирәкми.
Гарнир итеп төрле салат, карабодай яки дөге, макарон, бәрәңге боламыгы, борчак боткасы һ.б. бирергә мөмкин.

 

Фото: Гөлүзә Василова 


https://intertat.tatar/news/cooking/09-02-2021/gorbusha-balygyn-susyl-itep-pesher-retsepty-5804477

Комментарийлар