Логотип «Мәйдан» журналы

Гомерлек газап

Елның нинди ае булды икән, язгы як булса кирәк...

Әйе, әйе, чынлап та язгы вакытлар, чөнки колхоздан күрше районга чәчү орлыгына җибәрделәр. Хәтеремдә, кояшлы көн. Ат арбасыннан сикереп төштем дә, аякларымны яздырыйм дип, җәяүләп атларга булдым. Атка да җиңелрәк булыр. Ничә сәгать ат арбасында шактый гына ара үттем бит. Дилбегәне кулга тотып, атымны акрын гына атлатып, район үзәгенең бер урамына килеп кердем. Район үзәге бер дә үзгәрмәгән әле. Сугыш тәмамлануга берничә ел үтсә дә, халык тиз генә аякка баса алмаган. Сыер, ат тизәге, үзле балчыкка салам кушып изелгән катнашма белән сыланган бүрәнәләр, җиргә аварга торган салам түбәле йортлар сугыш елларының авырлыгын күрсәтеп торалар. Атлый торгач, районның ашлык, он, чәчү орлыкларын саклый торган амбарына да килеп җиткәнмен икән. Мине амбар хуҗасы Әхмәди исемле олырак кына абзый белән таныштырды да безне чәчү орлыгы сакланган келәткә кертеп җибәрде, орлыкны капчыкларга тутырырга кушты. Әллә келәтнең тынчулыгыннан Әхмәди абзый буылып-буылып ютәлләргә кереште. Болай да җилгә кәшәләп, язгы кояш нурларыннан тутланып беткән йөзе ютәлдән тагын да кызара төште. Нурсыз, төссез күзләреннән яшьләре килеп чыкты.
– Әхмәди абзый, барыгыз бар, тизрәк һавага чыгыгыз, үзем тутырып бетерермен, – дидем.
Алып килгән капчыкларыма чәчү орлыгын тутырып чыгуга, Әхмәди абзыйның ютәле басылган иде. Бераз тынычланганнан соң:
– Кайсы авылдан килдегез соң, энем? – дип сорады. Мин авылымның исемен әйтү белән, танышым капылт борылып миңа карады да:
– Нурны беләсеңдер? Ул бит сезнең авылныкы булырга тиеш! – диде.
– Әхмәтнур абыйны әйтәсездер инде, Әхмәди абзый. Әйе, безнең авылныкы, безнең элекке күршебез. Аның тулы исеме Әхмәтнур бит, –дидем.
– Шулай аның исеме, син әйткәнчә. Исән, сау-сәламәттер Нур?
Әхмәди абзый минем җавапны да көтмичә, читкә борылды. Уң кулы белән күкрәк тирәсен уа башлады.
– Нәрсә булды, Әхмәди абзый? Әллә йөрәк борчыймы?
– Борчый гынамы әле?! Гомерем алга барган саен, үз-үземне күрә алмыйм мин, энекәш. Яши-яши мин аны йөрәгемә сыйдыра алмыйм. Шартлый йөрәк, шартлый. Һәр аткан таң шатлык китерми миңа, ә вөҗдан газабы гына алып килә. Эх, энекәш, сиңа сөйләсәм, бәлки бу газаплардан беркадәр арынырмын, ә?! Минем тормыш ал да гөл булмады шул, гаепләрем күп. Ак сөткә чумып, башымнан ала юынсам да, гаепләрем акланмас, вөҗданым агармас. Наданлыкмы, куркаклыкмы, белмим? Менә хәзер алай булмас идем дә бит... Соң инде, соң үкенергә...
– Әйдәгез, сөйләгез, Әхмәди абзый. Йөрәгегезне шартлатырдай нәрсә җыйдыгыз соң эчегезгә? Сөйләсәгез, бәлки җиңелрәк булып калыр?
Әхмәди абзыйның нурсыз күзләре яктырып киткәндәй булды.
– Шулай дисеңме, туган... – дип авыр сулап алды да, – йә, алайса, тыңла, – дип сөйләп китте.
...Авылдашың Әхмәтнур белән 1942 елның җәендә урман эчендә очрашып таныштык. Сезнең авылдашларны ат белән безнең станциягә сугышка озатырга китерәләр икән. Алар арасында Әхмәтнур да булган. Урман аша үткәндә ул «кысталам бит әле, куак артына гына барып килим» дип, атны күчер малайдан туктаттыра да урман эче буйлап кача. Әнә шулай ике качкы төнге урман куелыгында очраштык та инде. Минем качу болай булды. Сугышка алачакларын ишеткәч, бик кайгырдым, төне буена елап чыктым. Яшь, чибәр, таза егетмен. Утыз яшькә җитеп килсәм дә, әле өйләнмәгәнмен, әмма авылымда вәгъдәләшкән кызым бар. Көзгә туй үткәрәбез, дип хыялланып йөргән чак. Һәлак булып кайтмый калсам, дип бик тә курыктым. Йөргән кызымны, аннары әниемне кызгандым. Ә Әхмәтнур өйләнгән, дүрт бала атасы иде.
Берничә көн төннәрен безнең йортка кайтып ял итәбез дә, яктырганчы, таң беленә башлау белән янә урманга качабыз. Бер атналап шулай йөргәннән соң, берәрсе күреп калыр да безне тиешле урынга җиткерерләр дип, сезнең авыл ягына башны бордык. Сезнең як урманы да куе гына булып, авылыгызга якын икән. Көндезләрен урман эчендә, төлке өнен зурайтып, ике кеше сыярлык ясап яттык, ә төннәрен Әхмәтнурларга ындыр арттан гына төштек. Әхмәтнурның хатыны Хәдичә, алгы як өйнең тәрәзә өлгеләрен ныклы каплап, безне көтеп торды. Җәй көннәрендә урманда гына яшәдек, авылга төшеп йөрмәдек. Урманга Хәдичә үзе бәрәңгесен пешереп, сарыкларын суеп, булган икмәген балаларыннан өзеп, безгә китерде. Без кеше танымаслык булдык: сакал-мыек басты, урман албастыларына әйләндек. Кышка карый җирне казып үзебезгә торак эшләдек. Бик каты суыкларда авылга төшеп, кеше күрмәгәндә Әхмәтнурларның өй түбәсенә менеп, җылы морҗага терәлеп көннәребезне, төннәребезне үткәрә килдек. Эх, энекәш, энекәш... Ә беркөнне Әхмәтнурның үсмер кызы безне күреп, куркуыннан телсез калды, без генә кызчыкны теленнән калдырдык: әпә ясадык. Балакай морҗадан салкын һава кермәсен һәм мичнең җылысы чыкмасын өчен төтен юлын яба торган капкачын күтәреп чормага менгән чагында, безне, сакал-мыек баскан урман җәнлекләренә охшап калган кешеләрне күреп, баскычтан чолан идәненә мәтәлеп барып төште. Эх, балакай, балакай! Балакайны харап иттек.
Менә, энекәш, сиңа йөрәгемне шартлатырдай вакыйгаларны, төшкә кереп йөдәткән нәрсәләрне түкми-чәчми сөйләп бирдем. Хәшәрәт мин. Куркак җан булуыма сугыш гаепле түгел. Әнә бит, мин авылдан юк булгач, сөйгән кызым елаган, елаган да, үз ризалыгы белән сугышка киткән. Сугыш мәхшәреннән исән-сау әйләнеп кайтып, үзе кебек фронтовикка тормышка чыгып, балалар үстереп, матур итеп дөнья корып яшәп ята. Күпләр безнең районда матур яшәүчеләр. Ә мин... Бүгенге көндә хатыным да, балаларым да юк. Нигә бу җир мине яшәтә икән?! Нигә бу аякларымны җир йөрттерә соң?! Бу миңа, гомерем булса, мәңгелек газап бит. Ишетәсеңме, энекәш, гомерлек газап!!!
Мин баскан урынымда таштай катып калдым. Әхмәди абзыйның саргайган һәм сирәгәйгән тешләре арасыннан әрнешеп чыккан «гомерлек газап» дигән сүзләре мине айнытып җибәрде. Киткәндә, саубуллашырга кулын сузды. Мин аңа кулымны бирә алмадым. Саубуллашмый, атым янына атладым.
Кайтканда арбасына чәчү орлыклары төялгән атымны жәлләп, акрын гына атлатып, уйланып бардым. Борыным агачларның яфрак ярган исеннән кытыкланды. Тәмле урман исе тирә-якка таралган.
Әнә ул юл буендагы урман. Шушы урман эчендә очрашканнар бит инде Әхмәди белән Әхмәтнур качкылар! Әхмәтнурның беренче хатыны Хәдичә апа булган икән бит, алар авылның үрге очында, урманга якын җирендә торганнар. Мин үземне белә башлаганнан бирле, Әхмәтнур абзый безнең күрше булып, Рәхимә апа белән яшәде. Рәхимә апаның бер кызы гына. Аларның сыерлары да, сарыклары да булып, барлыкта тордылар.
Бәләкәй чакта әнием сөйләгәннәр хәзер келт итеп исемә төште. Авылдашлар Әхмәтнур абыйны сугышта дип беләләр, озата барган күчер малай куркуыннан, Әхмәтнур абый урманга кереп юк булды, дип авылга кайтып сөйләми. Мондый хәл булыр дип беркемнең башына да килми ул кайгылы вакытларда. Заемга язылу башлангач, барлык авыл хатын-кызларын аңа язылырга җыйганнар. Шунда Хәдичә апага, синең биш йөз сумлык бурычың бар. Түләмисең икән, башыңны төрмәдә черетәбез. Иреңнең хәбәре юк, дүрт балаң, корсагыңдагысы белән бишәү, синсез акырып үләрләр. Авылда ир-ат та калмады, кем белән уйнаш итеп ятасың, авырга калгансың? Китереп бәйлә сыерыңны. Хәзер үк китермәсәң, төрмә сиңа! – дип янаганнар уполномоченныйлар.
Димәк, сугыштан соң качкы Әхмәтнур хатыны Хәдичә апа һәм биш баласы янына кайтып кермәгән. Абзарда сыерлары юк, ул заёмга сатылган. Булган сарыкларын да урмандагы ике качкыга ташып ашатып бетергән Хәдичә апа. Тамаклары туймаган, хәерчелектән иза чиккән ачлы-туклы кечкенә сабыйлар янына качкы Әхмәтнур ник кайтсын, ди. Уйланган, уйлап эш иткән. Шуңа да сыерлы-сарыклы Рәхимәгә йортка килеп кергән ул. «Тамак – тәмугка кертә!» дигән мәкаль үзенең җанын гына саклап калырга теләүче кабахәт Әхмәтнурлар өчен генә әйтелгән кебек...
Юл буеннан иксез-чиксез урман башлана. Минем уйларымны, эчке кичерешләремне ярый әле ул аңлый алмый. Уйлый, аңлый алса, җавап бирә торган сәләте булса, урман нишләр иде икән?! «Тормыш – мөгезле тәкә түгел, көне, сәгате белән китереп сөзмәс тә ул, әмма киләчәк бар, ул күрсәтер», – дип җавап бирер төсле урман.
 

Резеда ШАКИРОВА

Уфа шәһәре

 

 

Фото: https://pixabay.com


 
 

 

 

 

Комментарийлар