Мистик драма, 2 бүлектән

Гомерг__ ти__ булган т__н... Туймазы татар д____л__т драма театры, 2001 ел

Катнашалар:

Шәрифулла
Ислам
Фатыйма

Ияләр:
Зөһрә
Тимерҗан
Азат
Хәмит
Әюп

<…> Шәрифулла (артыннан карап кала). Һәркемнең дә үз кайгысы көчлерәк шул!.. (Утыра.) Әллә, чынлап та, сират күперен үтәмме соң?.. Нишләргә миңа?.. (Баса.) Ничек булырга?.. Билгеле, сәхрә Гали булса, муенга элмәкне үзе кидерер иде. Коточкыч хәл! Заманында гөрләп утырган авылда киңәшләшердәй кеше калмады. (Арлы-бирле йөри.) Нишләргә соң, нишләргә?..

Качып-посып Әюп керә.

Әюп (кое өстендәге тәгәрмәчне сул якка әйләндерә). Икеләнеп торма – мен дә асылын.
Тимерҗан (тавышы яңгырый). Тырышма, Саз иясе!
Әюп (өскә йодрык күрсәтеп). Кысылма, нәселең корыгыры!
Шәрифулла (куркып артка чигенә). Тәүбә… Бисмилла…
Әюп. Тырышма, барыбер шуннан артык сүз белмисең.
Шәрифулла. Кем син?
Әюп. Ярдәмче!
Шәрифулла. Ничек… ярдәмче?
Әюп (элмәккә күрсәтеп). Син үләргә теләдең һәм мин килдем.
Шәрифулла (тәгәрмәчне уң якка борып җибәрә). Аңлатып сөйлә, югыйсә…
Әюп (бүлдереп). Мин – кеше кыяфәтендәге шайтан!.. Хәдистә укыганың юкмыни? Анда: «Шайтаннар һәрбер сурәткә керерләр», – дип язылган, ди.
Шәрифулла (кулын селтәп). Башымны катырма, син дә бер бомждыр әле?.. Тукта әле, тукта? (Текәлеп карый.) Без синең белән айныткычта бергә кунмадыкмы?
Әюп. Юк белән башымны катырма. (Утыргычны элмәк астына куя.) Ир булсаң ир бул – ике уйлама, мен дә асылын, Акмулла улы Шәрифулла!
Шәрифулла. Минем исемемне, әткәй мәрхүмне беләсең?.. Кем син?
Әюп (такмаклый).
Без, без, без идек,
Без унике җен идек.
Сазга төштек, буза эчтек,
Таң атканчы юк булдык.
Хап та хоп,
Хап та хоп!..
Шәрифулла (аптырап карый). Кара әле, кем?.. Сиңа күңелем ятмый – югал күз алдымнан!
Әюп. Лыгырдама, үзең чакырдың.
Шәрифулла. Чакырганда килдең, куганда кит – күрәсем дә, ишетәсем дә килми.
Әюп. Муеныңа элмәк салсаң, күзләрең дә күрмәс, колакларың да ишетмәс – мәңгегә тынычлыкта калырсың.
Шәрифулла. Ничек бугаздан алырга яратасың, ә?
Әюп. Минем вакытым юк. Әгәр курыксаң, әйдә, сазга батырам, сизми дә калырсың.
Шәрифулла. Юк инде. Без болай да тормыш сазында… (Баш өстеннән күрсәтеп.) Менә шушыннан кереп баттык. Хәзер ничек чыгарга белмибез.
Әюп. Элмәк коткара, элмәк!.. Үткән ел, авылдан өч кешене алып киттем, курыкмадылар, асылындылар. (Кулларын уып.) Сине дә таң атканчы алып китә алсам…
Шәрифулла (уйланып). Чынлап та… үткән ел авылда… өч кеше мәрхүм булды шул. (Әюпкә.) Тукта! Аларның үлеменә синең ни катышың бар? Аңлатып сөйлә!
Әюп (түземлеге бетеп). Ай-һай, айнык кеше белән сөйләшүе авыр. (Аракы салып бирә.) Аракы – гайрәт, көч ул!.. Мә, эч!
Шәрифулла. Җенем сөйми, шул… шайтан суын.
Әюп (стаканга карап тертләп куя). Шайтан суы?.. Булса соң? Мә, эч!
Шәрифулла. Аңламыйм, син нигә мине исертергә телисең?
Әюп. Башсыз!.. Синең кайчан, кайда айнык кешенең асылынганын күргәнең бар?
Шәрифулла. Нәрсә булды бу? Мин шул тикле начар кешемени?
Әюп. Фәлсәфә сатма… Үлсәң, валлаһи, мактый-мактый күмәчәкләр.
Шәрифулла. Анысы дөрес – үлгән сыер сөтле була.
Әюп. Дөрес. Ә хәзер башыңны күтәреп кара – кайда синең киләчәгең?.. Юк бит ул, юк.
Шәрифулла. Миңа әйбәтләп, гади итеп кенә аңлат әле. Ни сәбәпле исерекләр… бу тормышта айныклардан өстенлек итә ул?
Әюп (тәгәрмәчне сулга әйләндерә). Кабатлап әйтәм, фәлсәфәгә бирелмә.
Шәрифулла. Син дә бер җансыз… бүкән икәнсең?!. Ә минем, кем белән булса да сөйләшәсем, йөрәгемне ачып саласым килгән иде… Коточкыч хәл – тирә-якта дус булырдай җан иясе калмаган. (Тәгәрмәчне уңга әйләндерә.) Ә алдагы упкынның төбе күренми… Тискәре хыяллар, авыр тойгылар, ямьсез уйлар туктаусыз шунда сөйри.
Әюп (шатланып). Әйбәт, әйбәт – авызыңа бал да май! Үткән ел, муенына элмәк салыр алдыннан, Вафа карт та нәкъ синең кебек лыгырдаган иде.
Шәрифулла (аптырап). Вафа карт?.. Син аның ничек үлгәнен беләсеңме?
Әюп. Әйе, тик ул синең кебек куркак булмады – менде дә асылынды.
Шәрифулла (кызып). Мин куркакмы? Күрсәтермен мин сиңа… куркакны! <…>

Әсәрне тулысынча журналның июль (№7, 2016) саныннан укый аласыз.


Комментарий язарга