Логотип «Мәйдан» журналы

Гомер – озын ул...

Гү­зәл ӘД­ҺӘМБә­янРСФСР­ның ат­ка­зан­ган та­би­бә­се Ис­ла­мо­ва Миң­зи­фа Га­яз кы­зы­ның як­ты ис­тә­ле­ге­нә ба­гыш­ла­на I бү­лекӘл­лә өнем, әл­лә тө­шем...«Шышш-шышш...» «Шышш-шышш...»Иң эл...

Гү­зәл ӘД­ҺӘМ
Бә­ян
РСФСР­ның ат­ка­зан­ган та­би­бә­се Ис­ла­мо­ва Миң­зи­фа Га­яз кы­зы­ның як­ты ис­тә­ле­ге­нә ба­гыш­ла­на
 
I бү­лек
Әл­лә өнем, әл­лә тө­шем...
«Шышш-шышш...» «Шышш-шышш...»
Иң элек мин шул та­выш­ны ишет­тем бу­гай. Ме­нә ул аваз, хә­тер түр­лә­рен иң­ләп, аңы­ма да  ки­леп сы­лаш­ты.
«Шышш-шышш»... «Шышш-шышш»...
Та­ныш, бик та­ныш иде ул ми­ңа. Кай­чан, кай­да ишет­тем соң мин аны? Нин­ди­дер рә­хәт, кү­ңел­гә бик якын ис­тә­лек бе­лән бәй­ле бу та­выш әл­лә хә­те­рем­не уя­та баш­ла­ды­мы?..
«Шышш-шышш...» «Шышш-шышш...»
Я ин­де, я, яр­дәм ит ми­ңа! Мин си­не хә­тер­ләр­гә ти­еш! Кай­да? Кай­чан, шул та­выш­ны ише­тү­гә, йө­рә­гем аш­кы­нып-аш­кы­нып ти­бә баш­лый иде? Бө­тен кү­ңе­лем, җа­ным-тә­нем бе­лән шул та­выш­ка кай­чан ом­тыл­дым соң?
«Шышш-шышш...» «Шышш-шышш...»
Кем­нәр­нең­дер ша­я­ру-чыр­кыл­да­шуы хә­тер түр­лә­ре­нә үре­лә баш­ла­ды...
– Кыз­лар, кыз­лар! Ка­ра­гыз, ка­ра­гыз әле Дил­бәр­гә! Кү­рә­сез­ме, ни­чек тың­ла­на!
Шун­да ка­ян­дыр та­гын бер ша­ян та­выш ки­леп өс­тә­лә ке­бек:
– Әл­лә Дил­бә­ре­без Да­ми­рын аяк та­вы­шын­нан ук та­ный ин­де?
– Үләм, җа­ным! Ме­нә мә­хәб­бәт ке­ше­не ниш­лә­тә!
– Ярат­кач, та­ный­сың ин­де, ма­лай­ка­ем!
– Да­ми­рың ки­леп җит­те! Си­зә­сең­ме, Дил­бәр? Әнә, ишек тө­бен­дә то­ра!
Чын­лап та, шул­чак бе­рәү ишек ша­кы­ды ке­бек.
Кыз­лар хор бе­лән аңа дә­шә:
– Ярый, ярый, кер, Да­мир!kar
– Дил­бәр си­не дүрт күз бе­лән кө­тә ин­де!
Әйе, шу­лай бул­ды бит! Шу­лай! Ан­нан соң... Тук­та! Ә ан­нан соң нәр­сә?
...Хә­тер хә­зи­нә­сен та­гын-та­гын бе­рәм­тек­ләп бар­лый баш­лыйм.
«Кер, Да­мир!» – ди­ләр. Да­мир... Бик та­ныш исем ке­бек. Та­ныш кы­на тү­гел, кү­ңел­гә бик якын исем бу! Шун­дый ка­дер­ле исем... Әл­лә йө­рә­гем сул­кыл­дый ин­де? Да­мир... Да­мир... Тик кем соң ул? Уй­ла­рым би­хи­сап, чу­а­лы­шып бет­кән. Үз­лә­ре бер­сен-бер­сен чә­кеп әү­мәк­лә­шә... Әй­лә­нә­ләр... Тул­га­на... Ба­шым да шул уй­лар­дан «чаң-чоң» ки­лә­ме? Хә­зер, хә­зер... Та­гын бе­раз гы­на тү­зим дә...  Бар­лык чу­ал­ган фи­кер­лә­рем бер тәр­тип­кә ки­леп  те­зел­сен дә... А-а-а-а!!!
 
***
– Да­мир... Да­мир...
Авы­ру кыз­га та­ба иел­гән шәф­кать ту­та­шы дерт­ләп кит­те.
– Зи­фа, ише­тә­сең­ме? Да­мир, ди, са­та­ша, ах­ры.
– Аны­сы кем икән? Бик якын ке­ше­се­дер ин­де.
Авы­ру ише­те­лер-ише­тел­мәс ке­нә пы­шыл­дап куй­ды:
– Якын ке­ше...
– Си­зә­сең­ме, ул без­не ише­тә! – ди­де Зи­фа исем­ле­се, ку­а­нып. Шун­да ук бор­чы­лып со­рап та куй­ды:
– Кай­чан ки­тер­де­ләр үзен?
– Ир­түк. Әле як­ты­рып кы­на ки­лә иде. Дүрт­ләр ти­рә­сен­дә.
– Абау! Ир­тән-ир­түк урам­да ниш­ләп йөр­де икән ул?
– Кем бе­лә ин­де аны. «Кә­җә бис­тә­се» ти­рә­сен­дә, ди­де­ләр. Бәр­дер­гән ма­ши­на­сы – ка­ба­хәт! – ка­чып кит­кән. Әле ярый яшь­ләр кү­реп ал­ган үзен, «А­шы­гыч яр­дәм» ча­кыр­ган­нар. Яз­мы­шы өен­нән йол­кып чы­гар­ган­дыр мес­кен­не. Ая­гын­да да өй чү­әк­лә­ре ге­нә бит.
– Биг­рәк кыз­га­ныч. Үзе шун­дый яшь. Өй­дә­ге­лә­ре дә кө­тә­дер,  бор­чы­ла­лар­дыр. Врач нәр­сә ди соң?
– Сын­ган җир­лә­ре юк, ди. Эч­ке ор­ган­на­рын да тик­шер­де­ләр. Ба­ры­сы да нор­маль­но, ди. Тик ме­нә ба­шы ка­ты бә­рел­гән. Врач ки­сәт­те: аңы­на кил­гән­дә, янын­да бу­лыр­га ты­ры­шы­гыз, ди.
Кыз­лар та­гын ни­дер пы­шыл­даш­ты.
 
***
«Мин алар­ны аер­ма­чык ише­тәм. Ише­тәм бит! Якын­да, янә­шәм­дә ге­нә пы­шыл­да­ша­лар ке­бек. Ба­шы ка­ты бә­рел­гән, ди­ләр... Ба­шы бә­рел­гән? Кем ту­рын­да сөй­лә­шә­ләр соң? Кем­не шу­лай кыз­га­на­лар? Ба­шы бә­рел­гән, ди...
Фи­ке­рем та­гын чу­ал­ды, си­бе­леп бет­те...
Мин нәр­сә­не хә­тер­ләр­гә ти­еш идем соң әле? Әйе, әйе! Хә­тер­ләр­гә ти­еш идем! Бу­та­лып бет­кән уй­ла­рым­ны чи­рат­ка са­лыр­га, дис­бе тез­гән­дәй, тәр­тип­кә ки­те­рер­гә ты­ры­шам.
Шышш-шышш... Шышш-шышш...
– Да­мир, бе­лә­сең­ме? Дил­бәр си­не аяк ат­ла­вың­нан да та­ный! Ко­ри­дор­ның те­ге ба­шын­да «зат­лы баш­мак­лар­»ың «шыш-шыш» ки­лә баш­ла­са, Дил­бәр­нең күз­лә­ре ут яна!
Баш­мак­лар... Шыш-шыш...
Әйе, әйе! Бу бит аяк та­выш­ла­ры! Баш­мак та­вы­шы! Кем­нәр­дер баш­мак­ла­рын шу­ды­ра-шу­ды­ра гел йө­реп то­ра тү­гел­ме соң! Шышш-шышш... Шышш-шышш... Якын­да гы­на! Кай­чан­нан бир­ле шу­ны тө­шен­мә­вем­не күр ин­де! Баш­мак та­вы­шы шул! Әнә, бер­се та­гын ат­лап кит­те. Та­гын. Шышш-шышш... Шышш-шышш... Якын­да гы­на икән лә! Янә­шәм­дә ге­нә – ке­ше­ләр! Мин ял­гыз тү­гел икән! Алар­га дә­шә­сем, яны­ма ча­кы­ра­сым ки­лә. Бәл­ки, бу бил­ге­сез­лек чоң­гы­лын­нан ми­не йол­кып алыр­лар? Кил­сен­нәр иде яны­ма, пы­ран-за­ран кил­гән уй­ла­рым­ны те­зәр­гә иде бер җеп­кә.
– Ә-ә-ә-әй! Ә-ә-ә-әй, се-е-е-ез! Ке­ше­лә-ә-ә-әр! Мон­да ки­ле­ге-е-ез!
Йа Хо­да, алар ми­не ишет­ми! Ишет­ми­ләр бит! Һа­ман да «шышш-шышш» ат­лау­ла­рын бе­лә­ләр. Яны­ма ки­лер­гә, яр­дәм итәр­гә уй­ла­мый­лар да! Югый­сә, бар кө­че­мә кыч­кы­рам бит...
– Ә-ә-ә-әй! Ә-ә-ә-әй!
Ки­нәт нин­ди­дер имә­неч ка­раң­гы­лык ми­не үзе­нә су­ы­рып ал­ды...
 
* * *
– Да­мир, ярый әле без­нең бүл­мә­гә кер­ми узып кит­мә­дең. Юк­са Дил­бә­ре­без мә­хәб­бәт са­гы­шын­нан су­лып үләр иде!
– Ка­ра-ка­ра Дил­бәр­не! Кып-кы­зыл бул­ды!
– Әбәү! Да­ми­рын күр­че! Аны­сы да чө­ген­дер ке­бек!
Та­гын шы­рык-шы­рык ки­лә­ләр. Нин­ди бә­хет­ле үз­лә­ре! Тик бер­се ге­нә ни­гә­дер көл­ми...
– Кыз­лар дим! Җит­те ин­де сез­гә!
Әл­лә кыз­лар­ны ша­я­ру­дан ты­яр­га ты­ры­шу­ы­мы? Уй­ла­рым та­гын чу­ал­ды...
«Җит­те ин­де», ди... «Җит­те...»
Тук­та­ле, тук­та! «Җит­те» ди­гән кыз кем иде соң? Җит­те, ди. Җит­те... Әл­лә... Әл­лә мин идем­ме? Бү­тән­нәр­нең ша­я­ру­ы­на үр­тә­лү­че кыз мин үзем тү­гел­ме соң? Әйе, мин идем бит. Мин! Шу­лай иде ке­бек... Шу­лай. Ә те­ге шар­кыл­дык­лар һа­ман та­кыл­дый би­рә:
– Да­мир, әйт әле! Дил­бәр­не бик тә, бик тә яра­та­сың­мы?
– Ка­ра, ка­ра. Дәш­мә­гән бу­ла!
– Ә без си­не хә­зер кы­зык итә­без! Үзең­не ку­ып чы­га­ра­быз да бүл­мә ише­ген бик­ли­без дә ку­я­быз. Дил­бәр­не сви­да­ни­е­гә чы­гар­мый­быз!
– Без мон­да өчәү, без­не ба­ры­бер җи­ңә ал­мый­сың. Шу­лай бит, кыз­лар!
Кыз­лар­ның бер­се (Абау! Бу бит, чын­лап та – мин!) үр­тә­лә-үр­тә­лә, ак­ла­ныр­га ма­та­ша:
– Нин­ди сви­да­ние ди ул! Ир­тә­гә се­ми­нар икән­не оныт­ты­гыз­мы әл­лә? Да­мир фи­ло­со­фия ки­та­бы­на гы­на кер­гән. Шу­лай бит, Да­мир?
(Бу – мин бит! Әйе, мин лә­ба­са! Ә ни­гә ак­ла­нам соң әле?)
– Үлә-ә-әм! Мә­хәб­бәт кү­гәр­чен­нә­ре! Хәй­лә­ләп ма­таш­кан бу­ла­лар! Соң­гы тап­кыр әй­тәм, Да­мир! Дил­бәр­не яра­там ди­мә­сәң, ки­та­бың­ны бир­мим!
(Мин та­гын, та­гын алар­га ялы­нам.)
– Кыз­лар, җит­те ин­де сез­гә!
– Дил­бәр, син тик ке­нә тор! Син­нән со­ра­мый­лар. Яле, Да­мир, ка­бат­ла! Мин Дил­бәр­не я-ра-а-та-а-ам!
Да­мир ди­гә­не дә ша­я­ру­га ку­шы­лып ки­тә:
– Мин Дил­бәр­не бик тә, бик тә, бик тә яра-та-а-ам!
Ша­я­ру-кө­лү бүл­мә­гә дә сы­еш­мый сы­ман...
– Ә син ис­бат­ла! Үбе­ше­гез! Горь­ко! Горь­ко!
Шун­да ул ми­не ко­чак­лап ал­ды. Кем соң әле ул? Ул... Ул... Оныт­кан­мын... Хә­тер­лә­мим... Мин оя­лу­дан ко­мач бул­ган йө­зем­не бер миз­гел­гә ге­нә аның күк­рә­ге­нә яшер­дем ке­бек. Шун­дый та­ныш, якын ис... Әл­лә чын­лап та ми­не үбәр­гә үре­лә ин­де? Абау! Нин­ди оят... Ни­чә ке­ше ка­рап тор­ган­да, ни­чек үбе­шим, ди! Уч­ла­рым­ны аның күк­рә­ге­нә те­рим дә чит­кә тар­ты­лам.
– Ю-у-у-к! Ю-у-у-к, ки­рәк­ми!
Ул ми­не аң­ла­ды. Аң­ла­ды ми­не! Аң­ла­ды да кул­ла­рым­ны җы­лы учы­на кыс­ты...
– Аны­сы – туй­да! Шу­лай бит, Дил­бәр? Күп кө­тә­се кал­ма­ды ин­де. Та­гын ун­си­гез көн ге­нә! Ун­си­гез көн­нән – без­нең туй! Кыз­лар, сез ба­ры­гыз да туй­га ча­кы­ру­лы!
– Ту-у-уй?
– Ише­тә­сез­ме, кыз­лар, туй, ди!
– Кыз­лар, кү­ре­гез әле бу Дил­бәр­не! Бе­рәү­гә дә әйт­ми­чә, кия­ү­гә чы­гар­га җы­ен­ган!
– Без­нең рөх­сәт­тән баш­ка­мы?
– Сюрп­риз­ны үзе­гез боз­ды­гыз бит, кыз­лар! Ча­кы­ру би­ле­тын бир­гән­дә ге­нә әй­тер­без, ди­гән идек. Шу­лай бит, Дил­бәр!
Ул та­гын ми­нем ку­лым­ны кы­са. Уч­ла­ры шун­дый җы­лы... Шун­дый ыша­ныч­лы... Ул ми­не як­лый... Ул... Ул Да­мир бит! Да­мир! Ул бит ми­нем ирем! Бер­дән­бер ярат­кан ке­шем! Ми­нем Да­ми­рым! Бә­гырь ки­сә­гем!
Бик якын­да гы­на баш­мак­ла­рын шу­ды­ра-шу­ды­ра та­гын кем­дер үт­те... «Шышш-шышш». «Шышш-шышш...» (дәвамы бар).

Комментарийлар