Гомер китабымны, альбом кебек,
Карап чыгарга дип бирсәләр,
«Яшьлек» дип язылган өч-дүрт битен
Урлар идем. Әгәр күрсәләр,
Качар идем ерак җирләргә,
Яшьлегемне салып ияргә.

 
Ул кайдадыр бик якында калган:
Авылымның айлы төнендә
Фуружкасын кырын салган егет
Кызын көтә тирәк төбендә.
 
Эшкә соңлый, диеп, борчылмагыз,
Яшьлек бит ул! Яшьлек өлгерер! —
Таң атканчы тирәк төбен саклар,
Ә таң белән эшкә йөгерер…
 
Шундый чагым бик якында кебек,
Кулны сузсам, җитәр шикелле,
Кулны сузам диеп бер үрелсәм,
Өркетермен, китәр шикелле.
 
Мин яратам кояш чыккан чагын,
Җирнең өстен нурга балкытып;
Табалмадым, дуслар, гомеремнең
Яшьлектән дә матур вакытын.
 
Тик дөньяда берни кабатланмый,
Һәрнәрсәнең була сызыгы;
Яшьлекнең дә, әгәр кабатланса,
Булмас иде, бәлки, кызыгы.
 
Ул кайдадыр бик-бик якында,
Җыр җырлыйлар аның хакында.
 
1958 ел.
 
Әнгам АТНАБАЕВ

Комментарий язарга