Елагыз!

Мин, авылга кайткач, ялгыз гына
Чыгамын да ындыр артына
Каралтылар ышыгына кереп
Тынып калам.

6 (1)

Фото: boombob.ru

Минем каршыга
Мин бәләкәй чакта уйнап йөргән
Сукмак килә нәни инештән.
Сабый чаклар! Тагын сезгә килдем,
Яшеренеп таныш-белештән.

Миңа монда җайлы сезнең белән.
Карт авылым монда, үз күгем.
Берьялгызым гына, яшеренеп
Бер елармын, ахры, мин бүген.

Һәм елыйм мин. Ялгыз рәхәтлектән,
Сабый чаклар хатирәсеннән.
Каралтылар белән бергә елыйм,
Үксеп-үксеп елыйм һәм көләм.

Үзем уйлыйм: ярый әле, димен,
Еракта мин шәһәр, дуслардан.
Мескен хисләр, диеп, юкса алар
Көләр иде минем елаудан.

Безнең чорда сабыйлыкка кайту,
Елый белү оят санала.
Җитдилек һәм салкын канлылыкны
Яратарак төшә замана.

Ә мин монда берьялгызым гына
Чыгамын да ындыр артына
Каралтылар белән бергә елыйм,
Карамыйча алдым-артыма.

Дусларымнан яшереп ничә еллар
Җыеп йөргән интим күз яшен

Рәхәтләнеп түгәм!
Һәм уйлыймын:
Елый беләм – димәк, мин Яшим!

 

Туй

Җилкапкада җилләр исә,
Җилгә куям битемне.
Җилкапкадан керәсеңне
Күптән әйттем бит инде.

Җилкапкадан керәсең син
Йоласын тотып кына.
Күпме көткән туебызның
Көйләрен отып кына.

Җилкапкадан керәсең син,
Түремә үт, оялма.
Пакь җаныңны гомер буе
Җылытачак ояңа.

Бусагадан атлаганда,
Изгелектә тот уең.
Бу бит синең гомереңдә
Тәүге һәм соңгы туең.

Соңгы туең. Җилкапкадан
Чыгасы бар, онытма.
Без соңгы кат чыккан чакта,
Елап калыр оныклар.

Җилкапкада җилләр тынар,
Чыгулар – туең булмас.
Чыкканчы яшиселәр бар –
Бусы да уен булмас.

Ә бүгенгә без бәхеттә!
Хыял көлә, уй көлә!
Җилкапканы дер селкетеп,
Җилләр исә – туй килә!

 

Җырлагыз, гармуннар
(Җыр)
Әнвәр Шәрәфиев көе

Җырлагыз, гармуннар,
Кошларның җырларын.
Сандугач җырларын,
Карлыгач җырларын.
Ишетсен кешеләр
Дөньяда никадәр
Сөйкемле җыр барын,
Соклангыч җыр барын.

Уйнагыз, гармуннар,
Ярату турында,
Күңелдән шикләрне
Тарату турында.
Җырласын кешеләр
Таң ату җырын да,
Яхшылык җырын да,
Яктылык җырын да.

Тынмагыз, гармуннар,
Иртән дә, кичен дә.
Уйнагыз сагыштан
Көйгәннәр өчен дә,
Бәхеттән куанып
Көлгәннәр өчен дә,
Ил өчен яуларда
Үлгәннәр өчен дә.

 

Мине синнән кемнәр аерсын

Күзләреңнән яшьлек бөркелә,
Бер моңая алар, бер көлә.
Бер усаллар кебек, бер тыйнак,
Бер сабырлар кебек, бер уйнак,
Ник моңая алар, ник көлә?..

Керфегеңнән яшьлек сирпелә,
Керфекләрең уйнап сикерә.
Кавышырга күпме көннәр бар!
Уйларыңда синең кемнәр бар?
Керфекләрең кая җилкенә?

Уйларына урап сагышын,
Сине тагын кемнәр сагынсын?!
Җирдә әле мин бар чагында,
Бер мәхәббәт булгач, тагын да
Сиңа кемнәр генә кагылсын?!

Арада күп көннәр, төннәр бар…
Ерак булса булсын аралар,
Күңел сизә, беләм барысын:
Һаман минем якка карыйсың.
Җирдә әле мин бар чагында,
Сине миннән кемнәр аерсын?!

 

Соң

Ак кояш – яктылык,
Ап-ак кар – яктылык,
Алсу таң – яктылык,
Аяз көн – яктылык –
Яктылык – яхшылык.

Саф күңел – яктылык,
Елмаю – яктылык,
Мәхәббәт – яктылык,
Бәби дә – яктылык –
Барсы да – яхшылык.

Ә нигә бу тормыш
Катлаулы, авыр соң?..
(Миңа бит 70 яшь,
Бу хакта уйлау соң…)

 

Әгәр… Мәгәр…

Белер идем мин нишләргә,
Бу гомерне өр-яңадан
Кайтарып булса әгәр…
Һәр тумыш көнне, мәгәр –
Бу гомерне өр-яңадан
Кайтарып булса әгәр…

Яшьлегемдә сөйгән кызны
Бәхеткә күмәр идем мин,
Ятка бирмичә, мәгәр –
Яшьлегемне өр-яңадан
Кайтарып булса әгәр…

Чит-ят җирләргә китмичә
Яшәр идем туып-үскән
Авылда гына, мәгәр –
Язмышымны өр-яңадан
Кайтарып булса әгәр…

Матур итеп киендереп,
Тәмле ашка тиендереп
Яшәтер идем, мәгәр –
Әти-әни исән чакны
Кайтарып булса әгәр…

Көне-төне шигырь язып,
Шигырь белән генә азып
Яшәр идем мин, мәгәр –
Гомеркәйне, асылкайны
Кайтарып булса әгәр…

 

Ике ашкыну

Ерак-еракларга
Торналар очып бара.
Ркаил Зәйдулла.

Малай:
– Хыялым булып
Болытлар оча,
Җилләр дә оча,
Кошлар да оча
Сихри якларга.
Шулар шикелле
Очар идем лә
Мин шул якларга,
Ерак-еракларга!..

Бабай:
– Хәтерем булып
Болытлар оча,
Җилләр дә оча,
Кошлар да оча
Сихри якларга.
Шулар шикелле
Очар идем лә
Туган якларга,
Ерак-ераклардан…

 

Теләк
…га

Язның соңгы көне –
Минем туган көнем.
Язның китү көне –
Минем килү көнем.

Гомер итәм шулай
Гел ымсынып язга.
Бәйрәм итәм язны
Тик бер көнгә… азга…

Бөтен гомер язым
Шул бер көнгә сыя.
Шул бер көндә җаным
Мәңгелек яз тоя.

Язгы соңгы көндә
Мин дөньяга иңдем…
…Яз киткәндә килсен
Минем соңгы көнем…

 

Каен суы

2007 елның 19 апрелендә Язучылар берлеге идарәсе утырышы алдыннан шагыйрь Равил Фәйзуллин миңа татар әдипләренең «Аккош күле» иҗат йорты урманыннан җыйган каен суы бүләк итте.

Каен суы… Сине бер йотуга
Сулкылдады күңелем, елады.
Бөтен тәнем буйлап каным булып
Агып китте каен сулары.

Йөрәгемә барып җиткәч, кинәт
Йөрәк ярсу аттай дулады.
Искә төшеп яшьлек хатирәсе,
Үпкәләрем авыр сулады…

Каен суы гына түгел шул син –
Кайгы, шатлык, бәхет сулары…

 

Ходавәндә

Менә шундый хәлләр бездә,
Ходавәндә…

Син булмасаң, бу җир шары
Оҗмах багы булыр иде.
Бөтен кыйтга, урман, болын,
Чәчәк белән тулыр иде –
Ходавәндә!..

Җирдәге һәр җан иясе –
Фил, куян һәм хәтта бете
Бөек ирек яулар иде,
Булмас иде үрчү чите –
Ходавәндә!..

Син булмасаң, дәүләтләр дә,
Сугышлар да булмас иде,
Җир йөзенә кара каһәр,
Кайгы-хәсрәт тулмас иде –
Ходавәндә!..

Мәхәббәт тә, көндәшләр дә,
Сөяркә дә булмас иде…
Хәләли йә уйнаш аша
Бәбиләр дә тумас иде –
Ходавәндә!..

Син булмасаң, булмас хәтта
Ходай барын танучы да.
(Кичер, Ходам, булмас иде
Тәмугыңда янучы да!..)
Ходавәндә!..

…Әй кем соң син, илаһи зат,
Уең белән Җирне юган?!.
Ходавәндә мин үзем бит,
Сихер белән җиргә туган…

Менә шундый хәлләр, туган…
Ходавәндә!..

 

***
Мин, тормышның аслын
Аңларга тырышып,
Ничәмә ел буе
Уздым зур юлларны.
Мин күп хис татыдым:
Йә артык куандым,
Йә ятты күңелемдә
Зур бер үч йомгагы.
Мин сөйдем, сөелдем,
Сөендем, көендем,
Хыял да, рәхәт тә,
Оят та кичердем.
Хөрмәтне, нәфрәтне,
Кайгыны, хәсрәтне
Йөрәккә төп-төгәл күчердем.
Кемгәдер янадым,
Кемнәндер көлдем мин,
Кемнәндер көнләштем
Илаһи бер данны.
Тик хисләр никадәр
Үзгәреп торса да,
Үзгәртми сакладым,
Сакладым вөҗданны.
Мин, тормышның аслын
Аңларга тырышып,
Ничәмә ел буе
Уздым зур юлларны.
Хисләрнең барсы да
Алдагач, ниһаять,
Мин: «Тормышның аслы –
Вөждан», – дип уйладым.


Комментарий язарга