Шәрык поэзиясе үрнәгендә

 

«Адәм баласы» циклыннан

* * *

Арасы якын да,
юллары ерактыр…
Адәм баласының
монда туфрак, анда
көл буласы хактыр…

* * *
Фиргавен токымы
йөз гасыр көн иткән.
Адәм баласына
сабакланыр өчен
шулар да аз икән?

* * *
Чүлнең – үз чәчәге,
Сазның – үз җиләге.
Адәм баласына
ничек тә бер чыгар
шуларның кирәге…

* * *
Исә җил, кисә җил,
чүл күчә, күл кибә…
Адәм баласына,
кылмасын ни генә,
кисәткән көн килә…

* * *
Кояшны ничә кат
Ай каплап караган…
Адәм баласына
күкләрдән ап-ачык
сабак дип каралган.

* * *
Сүз – галәм илчесе
Әйтә, тыңлый белсә,
Адәм баласын ул
мәңгелеккә илтер,
мәгънәсенә керсә…

* * *
Дәшми калалганның
хакы – сары алтын…
Адәм баласын шул
кыйммәт әдәплеге
йөз елга соңартыр…

* * *
Ачның – күзләрендә,
Тукның – корсагында…
Адәм баласының –
Җитте, – диячәге
Күзе туйса гына…

* * *
Барысы да үтә…
Бөтенесе кала…
Адәм баласының
Гомер дәрьясында
Тәкъдире чайкала.

* * *
Җәяү җиткәне бар,
Атын җиккәне бар…
Адәм баласының
Җитү ниятеннән
Артка чиккәне бар…

* * *
Тамчы да матдәнең
мәңгелек бер мәле…
Адәм баласының
хәтерендәме шул
хәлендәге хәле?..

* * *
Тәүбә итәрендә
бар аять, сүрәсе…
Адәм баласының
җәенке битендә
шайтаный сурәте.

* * *
Авызы – ялгызы,
Колак, күзе – пардан…
Адәм баласының
Тыңлавы, күрүе
Мөһим такылдаудан…

* * *
Чиксез мәңгелекнең
Яратылышында
Адәм баласының
Фарыз өлеше бар
үз багланышында…

* * *
Караңгы чоңгылда
Галәмнең аръягы.
Адәм баласының
Нурга әверелеп
Шунда китәр җаны…

* * *
Иксез-чиксез дала –
Әрлән, кылган иле…
Адәм баласының
Бар җиһанны яулап
Илсез калган җире.

* * *
Ара ераклыгы
Аклану өченгә…
Адәм баласының
Барып җитәрлеге –
Нияте көчендә…

* * *
Мактап үтерәләр,
Үтереп мактыйлар,
Адәм баласының
«Җидесе» үтүгә
Каберен тапмыйлар.

* * *
Сан хисабындагын
Килмәс югалтасы…
Адәм баласының
Утырган ботагын
Чабар үз балтасы.

* * *
Ләхете өстендә
тар, түбән түбәсе.
Адәм баласының
бөтенесенең дә
бар шунда керәсе.

* * *
Көннең яктысы бар,
төннең карасы бар.
Адәм баласының
шулар арасында
яшәп аласы бар.

* * *
Ачу, үч, нәфрәтен
Чигендерсә элек,
Адәм баласының
Берсеннән-берсенә
Күчә сихәт, хөрлек…

* * *
Чишмәсен качырмас,
Сүндермәс учагын.
Адәм баласының
ут йотып, су йотып
яшәргә дучары…

* * *
Хәтере – үткәне,
Меңьеллык арада.
Адәм баласына
Билгесез килере
Мәҗбүри чара да.

* * *
Болыт күкне түгел,
җирне каплап тора…
Адәм баласына
күк күзе тиюдән
шулай саклап тора.

* * *
Коткарса коткарыр
тик тәүбәсе генә…
Адәм баласының
гөнаһсыздыр, бәлки,
тик шәүләсе генә…

* * *
Милләтең, телең ни –
уе йорт-курада…
Адәм баласының,
шөкер, бәрәңгесе –
туп-тулы бурада…

* * *
Күбәләк күреп тә
бәйдәге эт өрә…
Адәм баласының
коллыкка күнеккән
төренә бер кинә…

* * *
Күккә терәп корган
Пирамидалары –
Адәм баласының
җил хөкемендәге
каберлеге бары…

* * *
Яктырып атадыр,
сүрелеп батадыр…
Адәм баласының
шуңар табынуы –
гөнаһсыз хатадыр…

* * *
Биш юлым – биш гөлем,
Сугарып үстердем:
«Адәм балаларым»
Ташлап китмәс, шөкер,
барысын үз күрдем…


Комментарий язарга