Язмышларны
Күңел күзе аша үткәрергә –
Шигърияткә килә хатыннар.
С. Сөләйманова

Туган ягым

Туган ягым каеннары
Сөйләшүен тыңладым.
Тыңлый-тыңлый туймасам да,
Серләреннән нурландым.

Туган якның кошлары да
Моңлырак сайрыйлармы?
«Хәлең ничек, якташ!» – диеп,
Әллә соң сорыйлармы?

Туган якның җилләре дә
Гел иркәләп исәләр.
Исәләр дә, парә-парә,
Йөрәгемне кисәләр.

 

Әй, бу дөнья!

Әй, бу дөнья! Мин дигәнчә бармый,
Әй, бу дөнья! Син дигәнчә бармый.

Әй, бу дөнья! Гел үзенчә бара,
Йөрәкләргә күпме яра сала.

Күпме кеше җаны әрнеш ала,
Яралардан күпме җөйләр кала.

Ә дөньясы җәйрәп яткан дала,
Анда күпме кеше башын сала.

Кылганнары дулкын булып ага,
Кылган моңы йөрәгемә дәва.

Әй, дөньясы! Мин дигәнчә барса…
Әй, дөньясы! Син дигәнчә барса…

 

Кипкән җиләк

Кипкән җиләк кирәк авыруыма,
Китермәгез миңа дарулар.
Туган якта үскән бер җиләктән
Бетәр кебек сырхау, арулар.

Кипкән җиләк кирәк авыруыма,
Үз авылымда гына кипкәне.
Читләрдә дә синнән шифа көтә,
Инде күптән чыгып киткәне.

 

Кайтып киләм Ырымбурдан

Кайтып киләм Ырымбурдан,
Ырымбур даласыннан.
Сәламнәрем алып калчы
Бер татар баласыннан.

Сакмар буйларың һай ямьле!
Татар-башкорт төяге.
Юл буенда каберлекләр,
Ата-бабам сөяге.

Далаларда үскән үлән:
Әрем, шайтан таягы.
Ашыйсы ризыгың булса,
Тарта икән аягың.

Ырымбур далаларыннан
Кайта татар баласы.
Йөрәгенең ярсуына
Юктыр дәва табасы.

Кайтып киләм Ырымбурдан.

 

Әни күчтәнәче

Күчтәнәчкә әни май җибәргән,
Түм-түгәрәк – аймы, кояшмы?!
Әни җибәргәнгә күрә микән,
Күчтәнәче аның кояшлы.

Күчтәнәчтән миңа ишетелә
Әниемнең назлы сүзләре.
Карап тора сыман, сагышланып,
Күпне күргән уйчан күзләре.

Түм-түгәрәк итеп бу ак майны
Кулларында әни йөгерткән.
Кул эзләрен майга салып куеп,
Имзалагандыр чын йөрәктән.

Күчтәнәчең, әни, бигрәк тәмле,
Балачагым дигән илдәнме?
Күз нурларың, әллә шунда күчеп,
Кул эзләрең аша килгәнме?

Күчтәнәчкә әни май җибәргән,
Туган ягын искә алсын, дип.
Туган якның басу-кырлары да
Күңеленә кереп калсын, дип.

Күчтәнәчкә әни май җибәргән,
Түм-түгәрәк – аймы, кояшмы?!
Әни җибәргәнгә күрә микән,
Күчтәнәче аның кояшлы…

 

Кайтам инде

Илдар абый Юзеев истәлегенә

«Кайтам инде», – диеп яздың да син,
Кайталмадың туган ягыңа.
Ямадыны сагынып яшәп калдың
Таш урамлы Казан ягында,
Яшьлегеңнең ямьле язында.

«Кайтам», – диеп кабат язмасаң да,
Җырың кайтты туган ягыңа.
Казан-Уфаларны тоташтырып,
Моң агыла милләт ярына,
Башкорт татарлары сагына.

 

Хатын-кыз шагыйрә

Хатын-кыз шагыйрә иңендә
Ирләр дә күтәрмәс авыр йөк.
Хатын-кыз шагыйрә күңеле
Кылдан да нечкәрәк – кылы нык.

Аллаһтан бирелгән бу язмыш,
Шуңа да шагыйрә сукранмый.
Үкереп еларлык чакта да
Түзә ул, күрсәтеп сыктамый.

Милләтнең, халкының сыкравы
Шагыйрә йөрәге эчендә.
Йөрәге типкәндә шигъри сүз
Талпына, шигырь үз көчендә,
Дәшмәүче, башкалар өчен дә.

 

Бәбкә үләне

Балачакта бәбкә үлән
Мендәр, келәм, юрган булды.
Бәбкәләрне саклаганда
Итәк үлән белән тулды.

Каз бәбкәсе, бәбкә үлән –
Балачагым хатирәсе.
Авылыма кайткач эзлим –
Келәм иде кай тирәсе?

Яшел үлән – яшел келәм,
Өсләренә юллар яткан.
Яраларын төзәтергә
Ярдәм итим кайсы яктан?

Яшел чирәм – яшел келәм,
Төшләремә гел керәсең.
Балачакның бар серләрен
Үз эчеңә яшерәсең.

 

Офыкларда…

Офыкларга атлыйм ничәмә ел,
Офыкларга килә җитәсем.
Килеп җиттем дигәч, ерагая,
Офык ерак, ни хәл итәсең?!

Ымсындыра офык ничәмә ел,
Офыкларда нидер бар сыман.
Офык чиген озак күрми торсам,
Офык сызыкларын юксынам.

Офыкларга кем җитәлгән икән,
Кем офыгы кайсы тирәдә?
Төшләремдә офыкларга киттем,
Эзем калды чыклы чирәмдә.

 

Матурлыгым

Качып-посып матурлыгым
Еллар урлый.
Болай гына бирмәс диеп,
Еллар уйлый.

Караклыклар такмыйм,
Еллар, сезгә.
Хак Тәгалә шулай язган,
Еллар, безгә.

Аллаһ язганны үтисез
Күндәм еллар.
Матурлыгым урлануга
Күнәм, еллар.

Йөземдәге матурлыклар
Күчә җанга.
Ә сез, еллар, алданасыз,
Алар җанда.

 

Туган як кылганы

Кылганнар, туган як кылганы
Алдымда бии ул нәкъ рәшә,
Җирсүдән авырган чагында
Күңелгә бигрәк нык килешә.

Кылганнар артыннан йөгердем,
Йөгердем, кылганнар әй җитез!
Кылганнар әйтәләр шикелле:
«Балалык елларга кайт бик тиз!»

Туган як кылганы күңелдә
Җуелмый, коелмый саклана.
Озаграк күрмәсәм кырларны,
Күңелем бишеге таплана.

Туган як урманлы-далалы,
Үткәне, еллары дагалы.
Тарихта эзле ул, күзле ул,
Еллары, юллары догалы.

 

Язмышымның сәйләннәре

Җанны авыр сагыш басса,
Җилләргә җилгәрәмен.
Җанны өткән сагышларны
Үземнән җибәрәмен.

Тормыш шундый: шатлык кына
Кунып тормый иңнәргә.
Кайгы-борчу, сагышларын
Туры килә иңләргә.

Әле шатлык, әле сагыш…
Чиратка тезелгәнме?
Язмышымның сәйләннәре
Берәмләп өзеләме?

 

Күңелемнең җимешләре

Җил-давылда алмагачның
Алмалары өзелә.
Күңелемнең җимешләре
Алма кебек җил-давылдан
Өлгереп тә, өлгерми дә,
Бер-бер артлы туктамыйча
Өзелә дә өзелә,
Шигъри юлга тезелә.

 

Күңел яланы

Тиңсез ялан кайчак күңелемдә
Чакрымнарга кадәр җитәрлек.
Кереп китсәң, оч-кырыен тапмый,
Матурлыкка исең китәрлек.

Кола ялан кайчак күңелемдә…
Ничә чакрым рәшә, гел бушлык,
Рәшәләрне ерып изге нурлар
Чәчәр өчен кирәк тырышлык.

Күңелемдә төрле чаклар була,
Күңел яланымда мин хуҗа.
Мин – көтүче күңел яланының.
Яланымда күрәм күп нужа.

 

Чүпкә баткан Рәсәй башкаласы

Чүпкә баткан Рәсәй башкаласы,
Вокзалларың аша күз салыйм.
Хатын-кызны җиккән арбаларга
Күзләремне талдырып карыйм.
Рәсәй дөньясының каргышларын
Хатын-кызлар йөртә иңнәрдә.
Рәссам Репин бурлаклары сыман
Өметсезлек, сыкрау йөзләрдә.
Чүпкә баткан Рәсәй башкаласы,
Түрәләрең бүләк өләшә.
Соңгы тиеннәрен саный-саный,
Гади халык хәер бүлешә.

 

Күтәрәлгән кадәр күтәрәм

Хисләр дулкынына утырам да,
Иңләп йөзәм күңлем диңгезен.
Йөрәгемә бәрә ярсу дулкын,
Нидә икән сәбәп, нигезе?!

Кичерешләр, каршылыклар белән
Атлап барам, бик еш тукталам.
Нинди төсләр, күпме гамәл җирдә?!
Матурлыкка гына укталам.

Һәр көн саен борчу-сагыш баса,
Күңел иләгеннән үткәрәм.
Җәрәхәтле йөрәгемә салып,
Күтәрәлгән кадәр күтәрәм.

 

Шигърияттә хатын-кыз

Язмышларны
Күңел күзе аша үткәрергә –
Шигърияткә килә хатыннар.
С. Сөләйманова

Шигърияткә күпләп килә
Хатын-кыз – нәфис затлар.
Сәбәпләрен кем белсен соң,
Ни әйтерләр ир-атлар?!
Ә мин менә шулай уйлыйм:
Язмышларны, ялгышларны
Иңнәрендә йөрткәнгә,
Колаклары «Сөям!» дигән
Тылсымлы сүз көткәнгә;
Тормышның авырлыклары
Үзәгенә үткәнгә,
Ничә еллар көткән бәхет
Күренмичә киткәнгә;
Җир-Ананың сызлануын
Үз сызлавы иткәнгә,
Тормыш йомгагын да җырлап,
Авырсынмый сүткәнгә –
Шигъриятькә күпләп килә
Хатын-кыз – нәфис затлар.

 

Мәскәү урамында

Мәскәү урамында яфрак оча.
Әле берәр, әле күмәкләп.
Карт агачлар моңсуланып карый
Төшкән яфракларга чүмәкләп.

Күпне күргән агач иңсәсенә
Күпме язмыш үткән кагылып.
Текәлебрәк озак карап торсаң,
Тарих китә кебек чагылып.

Күпме милләтләрнең язмышлары
Агач тамырыдай юл алган.
Күпме милләт, күпме бәндә башы
Мәскәү эчләрендә югалган?!

Югалтулар кайтавазы сымак,
Агач шаулый көзге җилләрдә.
Такыр башлы агач шомлы карый,
Ниләр булыр диеп илләрдә.

Әй, агачның күргән-белгәннәре
Ничә буыннарга җитәрлек.
Барысын да әгәр сөйләп бирсә,
Башы Себерләргә китәрлек.

 

Сары яфрак исе

Көзләр җиткән икән, көзләр җиткән,
Күкләр елый инде илереп.
Сары яфрак аны ишетми дә,
Җырлый матур көйгә тилереп.
Табигатьтә сары яфрак исе,
Кузгата ул дөрләп яшәү хисе.

Көзләр җиткәнлеген белмәс идек,
Күкләр әгәр хәбәр бирмәсә.
Агачларның яшел яфраклары
Алтын сары күлмәк кимәсә.
Табигатьтә сары яфрак исе,
Кузгата ул дөрләп яшәү хисе.

Кышларга да ерак калмас диеп,
Алдан фаразлама, күңелем.
Әле бүген алтын яфрак туе,
Мин кышларга әзер түгелмен.
Табигатьтә сары яфрак исе,
Кузгата ул дөрләп яшәү хисе.

 

Заман – намаз

Заман сүзен уңнан укыганда,
Ишетелә намаз авазлары.
Үзгәрсә дә заман, намаз калган,
Бабайлардан килә кайтавазы.

Заман сүзен уңнан укыр өчен,
Һәр заманда кирәк изге гамәл.
Заман кырыс булган чорларда да
Уңнан укыганнар тапкан әмәл.

Караңгылап тәрәз, базга төшеп,
Иманнарын кат-кат яңартканнар.
Һәр заманга намаз кирәклеген
Аңлап, белеп җирдә таратканнар.

Компьютерлар заманасы килде,
Заман үзгә, элеккечә намаз.
Ахырзаман… Заман алга чаба…
Абынасың, заман, уйлан бераз!

 

Яз җиткәнен шуннан беләм

Гөрләвекләр җырлап ага,
Кояш нурлары бага.
Гөрләвекләргә карасам,
Балачак канат кага.

Гөрләвекләр тавышында
Кызлар көлүләре бар.
Ярсый-ярсый ашыгалар,
Әйтерсең юллары тар.

Челтер-челтер агып китте,
Кемнеңдер балачагы,
Гөрләвекле шушы язын
Юк инде табачагы.

 

Түзгән милләт

Түзгән безнең милләт, түзем, түзгән,
Ничә еллар кемнәр генә изгән?!
Өмет-ышанычын җуймагандыр,
Ирек килер инде диеп тиздән.

Түзем безнең милләт, түзгән, түзем,
Тешен кыскан, әйтми әйтер сүзен.
Нинди юллар белән, ничек кенә
Таптаганнар, мәсхәрәләп үзен.

Түзгән – түзгән, түзем безнең милләт,
Милләтемә хастыр мондый халәт.
Түзүнең дә бер чикләре була,
Күтәр башың, җитәр, алма нәләт!

 

Кайтсаң иде…

Күңелемдә була төрле чаклар:
Давылы да, җиле, бураны.
Җирсегәндә бик еш искә төшә
Авылымның моңсу урамы.

Йөрәгемне чеметтереп ала
Әллә әрем, әллә кычыткан.
Кышлар үтте! Беләм: авылымда
Кычыткан да исән кыш чыккан.

Бәбкә үләннәре аягымны
Йомшак кына сыйпый шикелле.
Балачакта җыйган алабута
Ераклардан шундый сөйкемле.

Баш очымда таллар тибрәләләр,
Болыннарда җилләр – ярсу ат.
Әйтә кебек авыл: «Кайтсаң иде,
Йөрмәсәңче читтә зар сулап…»

 

Эзлим

Гомер буе мин үземне эзлим
Аккан судан, кардан, ташлардан.
Яшел үлән, ап-ак чәчәкләрдән,
Йолдызлардан, айдан, кояштан.

Мин үземне эзлим гомер буе
Җылы карашлардан, йөзләрдән.
Кышлардан да, яздан, җәйләрдән дә,
Инде килеп янә көзләрдән.

Үземне эзлим мин гомер буе
Һәрбер сукмак, озын юллардан,
Онытылып җавапларын эзлим
Һәрбер сүздән, тирән уйлардан.

Эзлим, эзлим, мин үземне эзлим.
Таба алырмынмы, эзлимен.
Галәм канатында җаным оча,
Галәм күзе аша күзлимен.

 

Ник?..

Ник туганмын
Кеше кадерен белми торган илдә?!

Авырлыгын, рәнҗүләрен җанга төреп,
Үксез бер баладай гомер сөреп,

Әрнү-кимсенүне күңелемә үреп,
Гел оптимист булам диеп йөреп,

Язмыш биргән сынаулардан ачы көлеп,
Күпме җәбер һәм золымнар күреп,

Язгы ташкыннардай ярсып, ярга тулып,
Гел кирәксез артык бәндә булып,

Кешеләрне санга сукмый торган илгә
Ник килгәнмен? Ник һәм нигә?..


Комментарий язарга