«Кеше өчен иң кадерле нәрсә – тормыш. Ул аңа бер тапкыр гына бирелә». Н.Островскийның бу сүзләрен кем генә белми икән дә, кем генә аларның асыл мәгънәсе турында уйланмый икән?..

Сау-сәламәт чагында күзгә чалынмаган, кадере беленмәгән, вак-төяк тоелган бөтен нәрсә кинәт бер мизгелдә шулкадәр әһәмиятлегә әверелә дә куя. Бер мизгел дигәнем – тән яки җан саулыгы какшап, көтмәгәндә уйга салган мәл ул. Тормыш турында, үзең турында, якыннарың турында башыңа уй төшкән мәл. Гомер – бик чикле. Шулай да, Аллаһтан бирелгән кадәресен кулдан килгән кадәр матур итеп үткәрү һәркемнең үзеннән дә тора… Бүгенге әңгәмәдәшебез – Чаллы шәһәре 5 нче хастаханәсенең баш табибы, Татарстанның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты Зөфәр Мисбах улы Насретдинов. Сүзебез нинди дә булса авыру, аның билгеләре турында да түгел, нинди дару эчәргә, кайсын эчмәскә дип сөйләшүебез дә түгел. Сүзебез – бары тик тормыш һәм гомер турында…

tabib_01

– Зөфәр Мисбахович, әңгәмәбезне «диспансерлаштыру», русчалап әйтсәк, диспансеризация дигән сүздән башлыйк әле. Һәрдаим үткәрелеп килә торган әлеге профилактик тикшеренүгә шикләнеп караучылар да байтак: янәсе, нишләп сәламәтлекне тора салып бушлай тикшерәләр, хәзерге заманда хәтта капкында да бушлай сыр булмый бит; анда барсаң, бер-бер чиреңне тапмый кайтармыйлар – авыртмаган башка тимер тарак эзләп йөрмим әле… Кыскасы, кырыкмаса кырык сәбәп табып, әлеге чарадан баш тартырга теләүчеләр дә җитәрлек.
– Андый кешеләр – үз-үзләренә, саулыкларына җавапсыз караучылар. Диспансерлаштыруның ни дәрәҗәдә кирәкле икәнен аңласалар, йөгерә-йөгерә барырлар иде… Авыруны никадәр иртә ачыкласаң, аны дәвалау да күпкә җиңелрәк бит. Тәмам азып киткәч, вакыт та күбрәк таләп ителә, күп кенә тикшеренүләр артыннан акча да түләп йөрергә кала. Бүген безнең шәһәрдә генә түгел, бөтен дөньяда йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары беренче урында тора, онкология, шикәр чире киң таралган. Ашаган ризык, экология, стресслар – саный китсәң, авыруларның сәбәбе төрлечә булырга мөмкин. Бүген ашарга җитәрлек, ә менә физик хәрәкәт аз. Кеше көнгә биш чакрым булса да җәяү йөрергә тиеш, ә чынбарлыкта? – Машинадан төшәбез, машинага утырабыз… Ә бит физик яктан чыныккан кешенең стрессларга каршы торучанлыгы да югарырак була. Кеше профилактика ягын кайгыртырга тормый шул, ныклап авырып киткәч кенә больницага килеп егыла да, «син бит врач, син дәваларга, мине терелтергә тиеш», дип үз дәгъвасын белдерергә тотына.
– Бу урында табиблар, аларның кичәге һәм бүгенге абруе турында сүз кузгалтсак…
– Элек, чыннан да, табиб иң абруйлы һөнәрләрнең берсе иде, башкалар тарафыннан зур хөрмәткә ия иде. Хәзер ни өчен табибларга карата халыкның карашы үзгәрде дисез? – Монда журналистларның, газета-журналларның, телевидениенең дә гаебе бар. Чөнки яхшыны сөйләү юк, киресенчә, бөтен җирдә негативны гына чагылдыралар. Көн саен, сәгать саен табиблар тарафыннан никадәр операция ясала, никадәр кешенең гомере коткарыла – болар хакында, күркәм гамәлләр, шәхесләр турында беркем сөйләми. Ә инде берәр врачның нинди дә булса гаебе күзгә чалына калса, рәхәтләнеп, тәмләп, сенсация ясарга ашыгалар. Болар бит барысы да халыкның табибларга карата ышанычын киметә. Авыру кеше, шундый язмаларны укып, сюжетларны карап, табибның ишеген ачып кергәндә үк тискәре бер караш белән килеп керә – аны дәвалауның нинди нәтиҗәсе булсын?..
– Сез үзегез, Әлмәт районының Елховой авылында туып-үскән егет, ни өчен нәкъ менә шушы һөнәрне сайларга уйладыгыз? Өйдә яки мәктәптә этәргеч бирүче булдымы? Әллә инде ак халатлы табиблар романтик затлар булып тоелдымы?
– Без гаиләдә җиде бала үстек, әти-әни гади колхозчылар иде. Әти үзе гомер буе шушы һөнәргә гашыйк булып яшәгән, медицина буенча укырга теләге дә булган. Врач булмаса да, бик күп белә иде ул. Хәтерлим әле, бервакыт күрше малаен сөннәткә утыртып киттеләр. Ни сәбәп булгандыр, каны ага да ага икән, шәфкать туташын да чакырдылар, врач та килде. Юк инде, туктата алмыйлар. Шуннан әти стрептоцидны ваклап сибеп, жгут салып, аны бер җибәреп, бер кысып торып, тәки туктатты бит… Ул безгә, җиде балага, төрле профессияне үзе «бүлеп» чыкты: син монда барасың, син тегендә… Менә, миңа врач һөнәре насыйп булды… Аннан, безнең авылда гомер буе фельдшер булып эшләгән Саибә апа бар иде. (Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп китим: Саибә апаның әтисе Касыйм Исхаков – Гаяз Исхакыйның туганнан туган энесе, Чирмешән районы Лашман авылының имамы. Һади Атласи төркемендә контрреволюцион эшчәнлек алып баруда гаепләнеп, репрессия елларында кулга алына, шул төркемдә атып үтерелгән тугыз кешенең берсе була.) Саибә апа авылда искиткеч зур хөрмәткә ия кеше иде, Ленин ордены белән дә бүләкләнгән! Ул да бер өлге булып торган инде.
– Казан медицина институтын тәмамлагач, табиб һөнәренең ни дәрәҗәдә авырлыгы, җаваплылыгы бөтен чынбарлыгы белән ачылып, уйга салмадымы соң үзегезне? Икеләнгән, аптыраган, үкенгән чакларыгыз булмадымы?
– Мин өченче курста укыганда ук Казанның 6 нчы больницасында, нефрология бүлегендә медбрат булып эшли башладым, авырлыклар белән күзгә-күз очраштым, ләкин алардан беркайчан тайчанмадым. Ә менә аптыраган чакларым булды. Иң беренчесе – тулай торакларның шулкадәр фәкыйрь, начар шартларда булуына шаккаттым. Чөнки мәктәпне бетереп, укырга килгәндә, табибларны «иң-иң»нәр дип санап килгән кеше бит, аларга мөнәсәбәтне дә шулай дип күзаллап… Икенче тапкыр шаккатуым – укуны тәмамлап, 1983 елда Чаллыда БСМПда хирург булып эшли башлагач, беренче хезмәт хакының күләмен күргәч булды… Тик эшеңне яратып эшләгәч, артка чигенмисең – мондый күренешләр хыялларны җимерә алмый инде. Табиб һөнәрен сайлаганнар, бигрәк тә безнең буын арасында, укырга барганда, акча эшләүне төп максат итеп куйган кешеләр түгел бит, ниятебез – авыруларны дәвалау, аларга файда китерү. Безнең остазларыбыз да бик көчле иде, субординатурада җитәкчебез булган Владимир Владимирович Федоровны бүген дә хөрмәт белән искә төшерәм, бик төпле, фундаменталь белем бирде. Фәнни җитәкчем булган Равил Шамил улы Шәймәрдановны кеше буларак та, педагог, профессор, үз эшенең остасы буларак та һәрвакыт хөрмәт белән телгә алам. Профессиональ яктан ул һәрчак үрнәк булып тора. Аның кебек белем дә, теләсә нинди катлаулы хәлләрне чишәр өчен киңәш һәм көч тә биргән шәхесләрнең тормыш юлымда очравына бик рәхмәтле мин.
– Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романында хирурглар турында шундый сүзләр бар: «…Хирургия турында берни дә белмәгән надан кешеләр генә хирург һәр пациентны терелтергә тиеш дип уйлый. Һәр операция – зурысы да, кечкенәсе дә – тәвәккәллек. Яки, яки! Кыен безнең эш, юлыбыз такыр түгел, чәчәкләр сибелмәгән. Сөенүдән күбрәк көенүе, һәр көн шул хәл, һәр көн упкын кырыеннан барабыз, һәр көн тауга менәргә туры килә…» Сез 1983 елда Чаллыга килдем, дидегез. Шул вакыттан бирле – һәр көнегез, һәр гамәлегез кеше гомере өчен көрәшкә багышланган. Операция өстәленә яткан кеше үзе дә, аның якыннары да андый мәлдә сезнең күзгә карап, тилмереп, өметләнеп тора. Ләкин тормышта төрле хәлләр була: өзелергә торган өметләрне могҗизаи төстә ялгаган чаклар да, киресенчә, кулдан килгәннең барысын эшләп тә, югалтуга дучар мәлләр дә… Ә табиб үзе, сынмас-сыгылмас өчен, көчне каян алырга тиеш соң?.. Шулай дип сорасаң, ни салкын канлы тоелган хирурглардан да төрле җавап ишетергә туры килә: стресслардан кемдер бер-ике рюмка аракы белән котылырга тели, кемдер тешен кысып, беркадәр вакытка үзалдына бикләнә, кемдер, кулын күтәреп, дога аша Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорый…
– Баш табиб булып эшләгән кешенең җавабына, бәлки, сәерсенеп тә куярсыз: мин үзем дә Аллаһы Тәгаләдән сорыйм… Сораган кешегә ярдәм бар, Аллага шөкер… Кайчагында, инде исән калырына бер өмет тә калмады дигән авыруларның аякка басуы, чыннан да, бер могҗиза булып та тоелып китә…
– Авырулар арасында, Аллаһы Тәгаләгә дә, табибка да ышанмыйча, дәва эзләп төрле күрәзәчеләргә, сихерчеләргә йөгерүчеләр шактый.
– Андыйлар бик күп. Тик, ахыр чиктә, барыбер врач янына килергә мәҗбүр булалар шул. Чөнки күрәзәче, сихерче дигәннәре – нигездә, шарлатаннар бит. Хәтта яман шеш диагнозы куелганнар да, нәрсәгәдер ышанып, шулар янына йөри. Нәтиҗәсе күренмәгәч, больницага киләләр дә – ләкин күпме вакыт суга салынган, авыру тәмам көчәйгән була…
– Белүемчә, сез – медицина фәннәре кандидаты, әлегәчә кулыннан скальпель төшмәгән хирург, шәһәрнең баш хирургы, 2008 елдан бирле Чаллының 5 нче больницасын җитәкләүче баш табиб… Җитәкче вазифасы үзе генә дә тәүлектән 24 сәгать таләп итүен исәпкә алсак, барысына да ничек өлгерәсез? Чөнки бу больница – шәһәрнең генә түгел, республикадагы иң зур комплексларның берсе. Күп кенә урыннарда махсус белгечләргә кытлык дип зарланалар, ә сез мондый проблемаларны ничек хәл итәсез?
– Дөрес әйтәсез, шактый зур комплекс бу. Больницадан тыш, 5 нче һәм 9 нчы номерлы поликлиникалар, 23 нче бистәдәге хатын-кызлар консультациясе дә безнең карамакта. Стационарда 600дән артык урын каралган, барлык хезмәткәрләребез саны мең ярымга якын. Бермәлне анестезиолог-реаниматологлар, гинекологлар, шәфкать туташлары җитми иде – ул сорауларны да хәл иттек. Бу яктан безгә медицина колледжы, медицина академиясе бик ярдәм итә – аларның студентлары бездә практика үтә дә, соңыннан күбесе эшкә дә килә. Президент ярдәме белән, яшь белгечләр өчен торак проблемасы да вакытында хәл ителеп бара – квота бирелә. Бездә авырулар өчен түләүле хезмәтләр дә каралган бит, аннан кергән акча медицина җиһазларын яңарту белән бергә, эшчеләрнең хезмәт хакын күтәрүгә дә тотыла, шул рәвешле, бездәге врачларның акчасы беркадәр югарырак. Бу больница элек, КАМАЗның медсанчасте булып ачылган елларында, бик яхшы җиһазландырылган, тик аларның күбесе хәзер искерде. Республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән заманча җиһазлар алып торабыз анысы, барысы да бар: маммограф, рентген, томография… Шәхси партнерлык программасы буенча, иң заманча җиһазларның берсе – МРТ да бар, безнең больницадагы авырулар анда тикшеренүне бушлай үтә. Авырткан җиребез дә юк түгел: больницаның төзелгән елыннан – 1983 елдан бирле бер тапкыр да капиталь ремонт күрмәве үзен сиздерә. Шулай да, ремонт ясалыр дип өметләнәбез.
– Ә мондый бетмәс-төкәнмәс хуҗалык эшләре хирург буларак кулыгызны «бәйләмиме» соң?
– Сүз дә юк, баш табиб булгач, хуҗалык эшләре төп эшкә әйләнә инде. Чөнки җитәкчедән дәвалау процессын дөрес оештыру таләп ителә: тәртип булсын, дарулар җитсен, үзара мөнәсәбәт тә, пациентларга мөнәсәбәт тә яхшы булсын… Безнең бит эш вакытының сәгате юк, башланган эшкә нокта куймыйча, ташлап китә алмыйсың. Әлбәттә, табиб булырга укыгач, күңел шул якка тарта тартуын. Операцияләр да ясыйм, әмма хәзер бик күп дип әйтә алмыйм. Фәнни эш белән шөгыльләнергә дә вакыт җитеп бетми.
– Бу урында сез мине гафу итәрсез… Үзегез турында һичбер мактану сүзләре әйтмәгәч, иңгә-иң куеп эшләгән хезмәттәшегез, баш табиб урынбасары Рәдиф Зиннәтуллович Вәлиуллиннан сезне җитәкче, табиб һәм гап-гади кеше буларак кыска гына шәрехләүне үтенгән идем… Аның сүзләренә нигезләнеп, журнал укучыларга сезне менә болайрак тасвирласак, килешерсезме? «Зөфәр Мисбахович – тирә-юньдәгеләргә бик игътибарлы, кешенең кәефенә, кичерешләренә бик сизгер. Кулыннан килгәнчә, һәркемгә ярдәм итәргә әзер ул. Хирург буларак һәрчак яңалыкка омтыла, аның өчен эшенең нәтиҗәсе «яхшы» түгел, «бик яхшы» булу мөһим. Башкалар проблемасына битараф була белми, кеше кайгысын, авыруын йөрәгенә бик якын ала, үз күңеле аша үткәрә. Җитәкче буларак – ул бик таләпчән. Бер урында таптануны өнәми, оста шахматчы шикелле, алга, киләчәккә карап эш йөртә, алга атларга, яңа методикаларны кулланырга омтыла…»
– Мактану сүзләре дисез… Мин бит ниндидер фәнни ачышлар ачкан кеше түгел, фәкать үз эшемне эшлим…
– Сез җитәкләгән больница, төрле елларны «100 лучших товаров» конкурсында катнашып, берничә тапкыр дипломат та булды, «Международный стандарт качества» сертификатына да ия. Мондый бүләкләрдән тыш, быел больницада мөселманнар һәм христианнар өчен гыйбадәт кылу бүлмәләре ачуыгыз да мактаулы гамәл. Сер булмаса, бу идея кемнеке?
– Бу – җәмгыять таләбе, пациентлар соравы буенча эшләнгән эш. Гыйбадәт бүлмәләре ачуны үтенеп, безгә хатлар белән рәсми мөрәҗәгать итүләр булды. Ә авыруларның үтенечен канәгатьләндерү – ул безнең миссия.
– Шәхси сорау да бирәсем килә. Бер табибның: «Мин үземне тулаем эшкә багышлаган булганмын, хатыным моңа озак түзә алмады – китте», дип әрнүле елмайганын һич онытмыйм. Сезнең өчен гаилә ныклы терәк була алдымы?
– Аллага шөкер, без аңлашып яшибез. Хатыным Роза программист булып эшләде. Без аның белән студент елларында таныштык, мин алтынчы курста укыганда өйләнештек. Балаларымны врач булыгыз дип тә кыстамадым, сайлаганнарына каршы да төшмәдем – икесе дә шул юлдан киттеләр. Кызыбыз Гүзәл БСМПда кардиолог булып эшли, улыбыз Илшат стоматолог булырга теләде.
– Зөфәр Мисбахович, әгәр шундый мөмкинлек булып, мөнбәрдән бөтен Җир шарына мөрәҗәгать итәргә кушсалар, сез нәрсә дияр идегез икән?
– Русчалап әйткәнгә аптырамагыз: мультфильмдагыча, «Ребята, давайте жить дружно!» яки «Давайте творить добро!» дияр идем. Чөнки шушы сүзләргә гади, тулы хакыйкать сыйган да беткән. Шәфкатьле хакыйкать дияргә мөмкин аны… Кешеләргә яхшылык эшләсәң, ул яхшылык булып әйләнеп кайта, начарлык эшләсәң – начарлык булып… Бая әйткән сүзләремә әйләнеп кайтып, яхшылык турында ешрак сөйлик дияр идем. Бүген әхлак турында сөйләү бетте, үтерешне, көчләүне пропагандалау бара, яшьләрне шуңа өйрәтәләр. Телевизорда йөзләгән канал бар, кайсын ачма – гел сугыш, кан… Иң куркынычы – сабый балалар шуны күреп үсә, аларның инде кечкенәдән үк йокысы йокы түгел, төшләрендә дә үтереш күрәләр, күп кенә авыруларның, психика бозылуның, агрессиянең җеп очы телевизорга барып тоташа. Суицидлар артканнан-арта, әлеге дә баягы Интернет һәм телевизорның да өлеше бик зур монда. Сәламәт булыйм дисәң, киресенчә, уңай эмоцияләр белән, матурлык күреп, матурлыкка сокланып яшәргә кирәк. Һәркемнең гомере берәү генә бит! Һәркемгә менә шуны төшендерергә иде, кешеләр сәламәт булсыннар иде!
– Кунак ашы – кара-каршы дигәндәй, сезгә, табибларга да шул ук теләкләрне ирештерәсе килә. Сез дә сәламәт булыгыз, кылган изгелекләрегез үзегезгә үк игелек булып әйләнеп кайтсын… Бу урында янә Г.Әпсәләмовның герое, табиб Әбүзәр Гиреевич сүзләрен телгә алыр идем: «Авыру – ремонтка китерелгән җансыз машина да, телсез хайван да түгел. Ул – үзе бер дөнья. Бик катлаулы, бик нечкә бер дөнья. Әгәр авыруның табибтан күңеле бизсә, дәвалауның уңышлы нәтиҗә бирүе бик шикле. Авыруның чиреннән тыш, күңеле бар әле. Күңеле!» Табибның иңнәренә менә никадәр авыр вазифа йөкләнә! Авыруның тәненнән тыш, җанын да дәвалау, аңа ачкыч табу өчен никадәр вакыт, көч, сабырлык, ныклык таләп ителә! Аллаһы Тәгалә үзе сабырлык, саулык бирсен берүк!..

 


Комментарий язарга