Логотип «Мәйдан» журналы

Гомер

Гомернең төрле чагы бар.Җанымда саклап йөртәм:Җилкенгән кояшлы көнемнеБолыт килеп өркетә.Башта – уйнап үтә гомер,Аннан – башка уй килә.Шомыртлар ак чәчкә ата,Ак күлмәкле туй килә.Гомер ахыры җиткәндәӘ...

Гомернең төрле чагы бар.
Җанымда саклап йөртәм:
Җилкенгән кояшлы көнемне
Болыт килеп өркетә.
Башта – уйнап үтә гомер,
Аннан – башка уй килә.
Шомыртлар ак чәчкә ата,
Ак күлмәкле туй килә.
Гомер ахыры җиткәндә
Әйләнәбез аңлыга.
Санлысы сансызга күчә,
Сансызлары – санлыга.
Гомер кузы сүнгән чакта
Очкын алыр күмер юк.
Еллар, уйлар буталышкан,
Үткән юл бар, гомер юк!
Дөнья каршысында күпләр
Калдылар ялгыз басып.
Гомернең ямьле чаклары
Яши тик җанда качып.
Гомер уза. Кыр-даланың
Кылганын җилләр өтә.
Болытлары җанга якын,
Кояшлы көн өркетә...
 

Факил САФИН


Фото: Николай Туганов 


«Мәйдан» № 1, 2023 ел

Комментарийлар