Логотип «Мәйдан» журналы

“Голос. Дети” проектының җиңүчесе – Данил Плужников

Кичә “Голос. Дети” проектының чираттагы җиңүчесе исеме билгеле булды.Тамашачылар иң күп тавышны Дима Билан командасыннан булган 13 яшьлек Данил Плужниковка бирде. Суперфиналда ул «Нас бьют, мы летаем»...


Кичә “Голос. Дети” проектының чираттагы җиңүчесе исеме билгеле булды.



9e2420e736ba2a27c98baafa4ae602ac_XL
Тамашачылар иң күп тавышны Дима Билан командасыннан булган 13 яшьлек Данил Плужниковка бирде. Суперфиналда ул «Нас бьют, мы летаем» һәм «Я свободен» җырларын башкарды. Данилда сөяк авыруы, шуңа да аның буе фәкать 98 сантиметр. Плужников конкурска Сочидан килгән, ул туган шәһәрендә хәйриячелек белән дә шөгыльләнә. Күп кенә халыкара конкуслар лауреаты да. Синтезаторда уйный, биергә ярата. Кечкенә буйлы булуым миңа тормышта бер дә комачаулык итми, ди ул үзе турында.

Комментарийлар