Логотип «Мәйдан» журналы

Гөлназ Асаева кайчан кияүгә чыгасын әйтте

“Татар радиосы”нда Назлыгөл Сөнгатова белән “Менә мондый кич” тапшыруында яшь җырчы Гөлназ Асаева кунакта булды. Ул мөнәсәбәтләре, хыялы һәм тавышы бетү турында сөйләде.– Кыз кеше барыбер үзенең планк...

“Татар радиосы”нда Назлыгөл Сөнгатова белән “Менә мондый кич” тапшыруында яшь җырчы Гөлназ Асаева кунакта булды. Ул мөнәсәбәтләре, хыялы һәм тавышы бетү турында сөйләде.



– Кыз кеше барыбер үзенең планкасын куя. Әйтик, “мин 25кә кадәр кияүгә чыгам”, “никадәр тизрәк, шулкадәр яхшырак”, “утыздан соң карьера төзим” һ.б. Синең фикерләвең ничегрәк?
– Мин ул кешене яратсам, ул кеше мине үлеп яратса – була. Мин ул кешене, бәлки, уш китереп яратмыймдыр, зур хөрмәт булса, шул җитә дип уйлыйм. Әмма ләкин мин үземне яраттыра беләм. Ул кеше мине яратса, бөтен җанын-тәнен бирсә, димәк, хатын-кызның бәхете шунда дип уйлыйм.
Беренче чиратта, мине яратырга тиешләр.
– Ә булдымы киресенчә ситуацияләр: син яратасың, ә ир-ат ягыннан ярату җитеп бетми, ди.
– Булгандыр, әйе. Мин инде аны элегрәк мәхәббәт дип саный идем, ләкин тора баргач аның бәләкәй чактагы гына мәхәббәт, гашыйк булу гына булган дип уйлыйм.
– Кайчан кияүгә чыгасың?
– Әле бит әле 21 генә яшь, 25кә кадәр күпме вакыт...
– Егетең бармы?
– Бар.
– Хәзерге вакыттагы хыялың нинди?
– Матур җырлар яздырып, сезнең тарафларга җиткерү һәм шәхси концертларымны бирү.
– Сине тагын кинофильмнарда актриса буларак күреп булачакмы?
– Әйе, минем фильмнарда төшкән бар иде, ул миңа бик якын. Әмма әлегә бернинди дә тәкъдимнәр юк, булса, рәхәтләнеп төшәр идем.
– Пиар өчен нәрсә эшләмәс идең?
– Күп әйберне. Бәлки, ике-өч елга әйләнеп кайтсак, мин ул хәтле пиар эшләмәгән дә булыр идем. Яшьлегем белән шушы юлларга бардым, ләкин хәзер пиар өстендә берни дә эшләмәс идем. Эшләмим дә. Ул миңа кирәкми.
– Җыр укытучысы булыр идеңме?
– Юк, чөнки минем кулдан килми.
– Концерт вакытында тавышың беткәне бармы?
– Бар. Бер концерт алдыннан тавыш бетте дә куйды. Чыктым да, фонограммага җырларга маташтым, чөнки концертны куярга кирәк, залда халык утыра. Уку белән дә проблема иде. Елап җибәрдем, хәтта сөйләргә дә тавышым юк иде. “Хөрмәтле тамашачылар, тавышым юк. Бу концерт тулаем фонограммага булачак. Кемнең фонограмманы тыңлыйсы килә – утырыгыз, кемнең килми – барыгыз, чыгып китегез, билетларыгызны тапшырыгыз”, - дидем. Ышанасызмы-юкмы, бер кеше дә торып китмәде. Аллабирса, мин тулаем баянга гына концерт бирәчәкмен дип вәгъдә бирдем.

Автор: Зилә МӨБӘРӘКШИНА

Фото: Александр Эшкинин

https://intertat.tatar/sozial-chelter-joldyzlari/g-lnaz-asaeva-kaychan-kiya-g-chygasyn-ytte/

Комментарийлар