Логотип «Мәйдан» журналы

Гөлләргә ... боз кирәк

Гөлләр шаулап чәчәк атcын өчен аларга боз ярдәм итә.Суны артык күп яисә, киресенчә, аз сибү, краннан агучы суның каты булуы гөлләрнең чирләп китүенә сәбәп булырга мөмкин. Шул кимчелекләрне җайлау өчен...

Гөлләр шаулап чәчәк атcын өчен аларга боз ярдәм итә.
015fa2633a6cda1213920c95ac45526f
Суны артык күп яисә, киресенчә, аз сибү, краннан агучы суның каты булуы гөлләрнең чирләп китүенә сәбәп булырга мөмкин. Шул кимчелекләрне җайлау өчен боз кулланыгыз.
Моның өчен суны шакмаклап туңдырыгыз да, боз кисәкләрен гөл чүлмәкләренә куегыз. Болай эшләгәндә сибеләчәк су йомшара. Аннары су да тиешле күләмдә генә сибеләчәк.
Кышкы-көзге чорда 1 литрлы савыттагы туфракка - 2х2 сантиметр зурлыктагы 2-3 шакмак, ә җәй һәм яз көннәрендә 4-6 шакмак боз куллану да җитә.
 
Фото: sovetchiki.org

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/G-ll-rg---boz-kir-k-344999/

Комментарийлар