(Таҗ-сонет)

Үзәк сонет

Гөлләрнең дә бар җаны,
Гөлләр дә көнгә карый.

факил

Җырга әйләнә бары, –
Моң гына гөлнең таҗы.

Күпләр тоймыйдыр аны,
Гөлнең чыкта янганын.
Сузылмасын кулларың,
Күрдем яше тамганын…

Сөюгә юк чик-чама,
Балкый әнә нурланып,
Җил иркәли юлларың.

Син кил генә, туктама,
Бер тыңлачы җырларын,
Гөл җанында ни барын.

1.

Гөлләрнең дә бар җаны,
Хисләр беткән буталып.
Чык нурыннан ут алып,
Яктырталар дөньяны.

Көткән чакта кил, яме,
Меңнәрдән алам танып,
Тузгый хисләрем янып,
Көл итмә син көн ямен.

Сүзгә саран мәхәббәт,
Читкә алмам күзләрем,
Агардылар бүзләрем.

Синең барлыкка рәхмәт.
Дәшми генә кил, яме,
Бакча тулы гөлләрем…

2.

Гөлләр дә көнгә карый.
Искә алмый, дисеңме,
Хис адашып йөрсенме? –
Хатларым сиңа бармый.

Гөл таҗын җилләр тарый.
Иң кадерле исемне,
Җуймас өчен бит инде,
Күңелдән тоташ барлыйм.

Турыгыздан үткәндә
Ай шәүләсе сыныңда.
Куенга томан тула.

Гөлне кояш үпкәндә,
Торырмын да сыенып,
Югалырмын тын гына…

3.

Җырга әйләнә бары.
Гүзәллек – изге дога.
Чәчләргә мамык йога,
Тупыл уйната буран.

Җәйнең сәер көне бар,
Сөю шикелле бугай,
Әйтерсең, кышкы тугай,
Бөтерелеп ява кар.

Хисләр канатын җәеп,
Мине ташлап китмәкче,
Ялгызлык иш итмәсен.

Сагыштан тора җәем,
Ул юк, диләр, көтмә син…
Гөлләрең ишетмәсен…

4.

Моң гына гөлнең таҗы.
Чын сөюгә юлыккан,
Гөл керфеген йолыкмас, –
Юрауларга мохтаҗмы?

Күл өстендә кыр казы,
Күтәрелгәндер Ыктан.
Инде канат ныгыткан,
Җил уйный – сагыш сазы.

Дулкыннар ярсуланып,
Ярларга бәрә-бәрә,
Тагын хәбәр җибәрә.

Таң туа алсуланып…
Сүзем әйтеп өлгерәм,
Хатым укы, бергенәм.

5.

Күпләр тоймыйдыр аны.
Тынлык ишеген шакыйм,
Үтә алмамын бакый
Кул сузымы араны.

Тынлык – сөю араны.
Дөньяның серен ачыйм,
Айда сурәтең ясыйм,
Кысып тотып ярамны.

Ераклык үлчәм түгел,
Йолдыз карый үрелеп,
Җан чигенә сүрелеп.

Сулкылдап яна күңел.
Мин яралы бүре бит,
Читлегем син – тере бик.

6.

Гөлнең чыкта янганын
Күреп сүзсез калган бар.
Һәр сөюдә ялган бар,
Мин моны соң аңладым.

Далаларның кылганын
Өзеп кулга алган бар.
Дулкыннарга салган бар
Сөюнең ялкыннарын.

Бер караштан кабынып,
Иләсләнеп йөргән бар.
Күк түренә менгән бар.

Бер карашка абынып…
Елаган бар, көлгән бар.
Өшеп-туңып сүнгән бар.

7.

Сузылмасын кулларың
Учактагы күмергә.
Яра калыр гомергә,
Борма сөю юллары.

Бардыр ялгыз кунганың,
Сыенып кара җиргә.
Ут сүнгән, җилләр өргән,
Юк җылытыр юрганың.

Сөю эзләп йөргәндә
Адашкан күпме юлчы.
Мосафир, сабыр булчы.

Син сурәткә тезләнмә.
Күңеле ачык булсын,
Тормышка гашыйк булсын.

8.

Күрдем яше тамганын…
Шундый ямьле көн иде,
Җанда якты көй иде.
Суда йөзә талларым.

Син янымда яр, ярым.
Балкып торган гөл идең,
Сагышланма, көл инде,
Оныт борчу, моң-зарың.

Яшь тәгәри күзеңнән.
Йөрәк кылы «зең» килде,
Яшерәсең йөзеңне.

Син шул сердән өзелгән.
Яфрак күмә эзеңне,
Ишетмисең сүземне…

9.

Сөюгә юк чик-чама,
Төн кабынган, төн яна,
Изге хисләр өр-яңа,
Йолдызлардан чык тама.

Куллар кулда, юк ара,
Иң беренче дөньяда
Сөю туган, шуңа да
Җаннар җанга юл яра.

Җир югалды, күк югалды.
Акыл бетә, хис кала,
Яңа галәм ярала.

Мәңгелек юлын алды:
Таңда томан тарала,
Уҗым өсте парлана…

10.

Балкый әнә нурланып
Сөю кабынган чаклар.
Яшьлек яккан учаклар
Дөрли, ул бетми янып.

Утырам ялгыз калып.
Җилләр керә кочакка,
Үзебездән качсак та,
Яшьлек кайта юл ярып.

Бәхетсез түгел идек,
Сөйдек асыл ярларны.
Безне сөйгәннәр бардыр…

Мәхәббәткә баш идек.
Очратсам яшь парны,
Уйлыйм – тиңнәр болармы?..

11.

Җил иркәли юлларың.
Кыңгырау чыңы истә.
Антлар итешкән кичтә
Чирттек күңел кылларын.

Кем бире, кемнәр ары,
Уйга килмәде һич тә,
Соңгы күрешү дип тә…
Чәчтә – гомер карлары.

Еллар үткәч очраштык,
Җыелышып торабыз,
Уй-ниятләр корабыз.

Карашлардан аңлаштык,
Хушлашуга барабыз…
Ниләр булыр? Карарбыз…

12.

Син кил генә, туктама.
Мин каршыңа йөгерәм.
Соңгы поезд… Өлгерәм!
Маңгаемнан тир тама.

Карап күзләрем тала,
Йөзләремә җил бәрә,
Язмыш безне җилгәрә,
Бүзләргә мана-мана…

Перрон артка шуыша,
Бусы соңгы талпыну,
Сына-сына юксыну.

Өметләрнең ялкыны,
Тезген салган елкыдай,
Җилләр белән куыша.

13.

Бер тыңлачы җырларын,
Күкне иңли моң-сагыш.
Кагыла күрмә ялгыш,
Чуалтырсың кылларын.

Белә идем җыр барын,
Гөлдә дә безнең язмыш.
Көнгә көн ялгап барыш,
Хыянәтләргә тарып.

Моң – сөюдән яралган,
Моңсыз калу куркыныч,
Кешелек булсын тыныч:

Галәм буйлап таралган
Җыр көче – сынмас корыч,
Бездән җыр – түгел кылыч!

14.

Гөл җанында ни барын,
И күңелем, аңла син.
Җанга гөнаһ алма син,
Яманнарга эз салып.

Төрле хәлләргә тарып,
Пыскып кына янма син.
Җиргә яман калмасын,
Барыйк таңга юл ярып.

Адашканга терәк бул,
Дөресләргә таяныч.
Беркем булмау – аяныч.

Туган җирдә кирәк бул!
Биеклекне кыеп оч,
Мәхәббәтле җанда көч!


Комментарий язарга