Логотип «Мәйдан» журналы

"Гөбәдия" рецепты

Аны пешерер өчен осталык кирәк, дисеңме? Әйдә, аш-су бүлмәсенә!Гөбәдия пешерү җиңел түгел. Аны, гадәттә, өлкән яшьтәгеләр, аш-су өлкәсендә инде тәҗрибә туплаганнар күбрәк пешерә. Ә шулай да, без дә пе...


Аны пешерер өчен осталык кирәк, дисеңме? Әйдә, аш-су бүлмәсенә!



Гөбәдия пешерү җиңел түгел. Аны, гадәттә, өлкән яшьтәгеләр, аш-су өлкәсендә инде тәҗрибә туплаганнар күбрәк пешерә. Ә шулай да, без дә пешереп карыйк әле. Күз күрка, кул эшли, диләр бит.
Камыр өчен: 1 стакан җылы сөт 1 чәй калагы чүпрә 1 йомырка 3 аш калагы шикәр комы 100 грамм ак май 1 чәй калагы тоз он кирәгенчә алына.
Эчлек өчен: 250 грамм бүрттерелгән дөге 200 грамм йомшартылган йөзем (карасы булса яхшырак) 250 грамм вакланган эремчек 2 аш калагы шикәр комы 250 грамм ак май 4 данә пешкән йомырка.
Эш барышы: Иң элек чүпрәне стаканда,, өстенә 4-5 аш калагы җылымса су салып, күпертеп алабыз. Җылы сөткә күпертелгән чүпрәне, шикәр комы, тоз, йомырка, эретелгән ак май салып болгатабыз һәм он салып камыр басабыз. Камырыбыз кулга ябышып тормаслык хәлдә булырга тиеш. Камырны җылы урынга, өсте ябулы килеш кабартырга куябыз.
Кайнап торган тозлы суда дөгене бүрттереп алабыз. Йөземне чистартып, юып кайнар суга салып тотабыз (йомшарсын өчен). Шул арада йомыркаларны пешереп алабыз, суытабыз — вак итеп турыйбыз яки эре угычтан үткәрәбез. Гөбәдиягә дигән эремчегебез вак булмаса, аны төйгеч белән ваклыйбыз.
Кабарган камырны бер зур һәм бер кечкенә кисәккә бүләбез. Зур кисәген җәеп, майланган табага куябыз. Камыр өстенә вакланган эремчекне салабыз. Бүрттерелгән дөге белән йөземне бергә кушып, эремчек өстенә урнаштырабыз һәм шикәр комы сибәбез. Иң өскә вакланган йомырканы салабыз да, эретелгән ак май сибәбез.
Кечкенә камыр кисәген җәеп, иң өскә каплыйбыз, астагы җәем белән өстәге җәемне тоташтырып, бөгеп чыгабыз.
Гөбәдия өстенә вак умач сибәргә мөмкин. Эшләнеше: 1аш калагы атланмай, 1 чәй калагы шикәр комы, 3 аш калагы он салып уабыз.
Эчлек өчен күрәгә, кара җимеш тә кулланырга мөмкин. Аларны да чистартып, җылы суда тотып, вак итеп турыйлар.
Мичтә 40-45 минут пешерәбез.
 

Автор: Гөлия Мөгаллимова


Фото: vk.com


https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/G-b-diya-retsepti-774381/


Комментарийлар