Май урталары иде. 1998 елныкы. Казанга Михаил Жванецкий килә.

e18f8a97c7e0ec1d11e668ce9c95fdee

Шаян, үткен, зәҺәр сүзнең тәмен татыган. Одесса юморының асылын аңлап яраткан тамашачы Жванецкий тапкырлыгына тәкатьсез. Мине тел бистәсен театрда тыңлау гына канәгатьләндерми. Интервью алу, сатирик язучы белән очрашуны укучыга сөйләү ялкыны дөрли анымда.

Әмма ләкин… Аның белән әңгәмә кору дүрт йөз сум тора. Фотога төшерәсең килсә, янә дүрт йөз сумыңны чыгарып сал! Бөекләргә гонорар түләү тәртибе шундый. Мондый очрашулар өчен кесәң калын булсын. Ә минем кесә буш та, тишек тә. Жванецкий кичәсенә билет бәяләре – 180–300 сум. Хәер, бу мәсьәләдә минем проблема юк. Муса Җәлил исемендәге опера Һәм балет академия театрында, директор рәтендә, үземә беркетелгән махсус урыным бар.

Оста белән гәп корасы килү дәрте сүнми миндә. Утырам мин теге Һәвәснең сәясәтчеләргә, хөкүмәт итәкчеләренә, төрле түрәләргә тозлап-борычлап сибә торган зәҺәр сүзләрен тыңлап. Зал рәхәтләнеп кул чаба, мин дә, әлбәттә. Вакыт-вакыт Жванецкий белән икәү генә тын бер бүлмәдә сөйләшеп утырабыз шикелле тоелып китә.

Тамаша тәмам. ЯҺүди язучысын журналистлар сырып алды.

– Үләрлек булып ардым, бер сүз дә көтмәгез! – дип кырт кисте бу.

Мин өметне өзмим. Бүлмәсе ишеген ачканда:

– Жванецкий әфәнде. Сезгә хур кызы кебек хатын бүләк иткән татар халкына әйтер сүзегез юкмыни? – дим.

Йөзе балкыды моның.

– Әйе, минем хәзерге хатыным Венера – татар кызы. Бик матур улыбыз үсә. Аның да исеме – Мәгъсүм, гарәпчәдән мәгънәсен беләсеңдер, гөнаҺсыз бала. Венерам аны, татар малае, ди. Мин, яҺү­ди, дим. Сүз белән мавыгып киттем бугай. Бүлмәгә рәхим итегез, сөйләшеп утырыйк!

Кырык минут гәп саттык без Жва­нец­­кий белән. Хатыны Венераның Чард­жоудан булуын да, качак икәнен дә ачык­ладык. Татарның гореф-гадәтләрен, әкиятләрен, легендаларын, бәетләрен кызыксынып өйрәнүен дә яшерми сөй­лә­де кунак. Казанда күрсәткән прог­рам­ма­ның Венерасы идеясе булуын да әйтте. Истәлеккә фотосын да бүләк итте.

Мин иде кат күктә очам. ЯҺүди язучысын тәки бушлай сөйләттем бит!

Жванецкийга карап, халыкның: «Где татарин, там еврею делать нечего!» – дигән сүзләренең бик тә хак булуына төшендеңме инде, брат, дим сатирикка. Авызы ерылды. Ошатты бугай. Хәйләкәр көлемсерәвеннән шул сизелә иде.

 

Утырталар сине!

Алтмыш тугызның ноябрь урта­лары.Шәмси Хамматов 1970 елга планнар кора. Җитмешенчедә Ленинның тууына 100 ел туласы. Аныңча, юбилейны билгеләп үтүдә журналистларның өлеше саллы булырга тиеш. Шәмси Хәбибуллович, «Социалистик Татарстан» газетасы редак­торы булу өстенә, республика Журна­листлар союзы рәисе дә бит. Моны­сы – җәмәгать эше.

– СССР Журналистлар союзы, Ленинга багышлап, халыкара фотокүргәзмә оештырган. Мәскәүдә Һәм Чиләбедә күрсәткәннәр. Әмма чыгымнарын капларлык акча җыелмаган. Ул хәзер Уфада. Барып карап кайтасыңмы әллә? Казанда да күрсәтер идек. Володя Ульянов безнең университетта укыган ич! Сине күргәзмәнең директоры итеп куярбыз, – ди бу миңа.

Фотожурналист Сергей Токаревны алып киттем башкорт дуслар янына. Исләрем китте. Күргәзмәгә халык йөрми. Уфада да янасы күренеп тора. Директор булудан күңел кайтты. Шулай да Сергей Константиновичка бөтен күргәзмәне төшерттем.

– Мәскәү ул күргәзмәдән – 14 мең, Чиләбе 17 мең сум зыян күргән. Уфада 20 меңләп бурычка батачаклар, – дим кайткач Хамматовка.

Шефның кәефе кырылды.

– Нишлибез? – ди.

– Алып кайтабыз, – дим. – Апрельдә Ленин туган көннәр алдыннан җомгага туры китереп Татарстан Дәүләт музеенда ачабыз. Миңа ундүрт мең сум акча бирәсез! Шулай булса, табыш тәэмин ителәчәк!

Күзләрен чекерәйтеп карап тора миңа Хамматов.

– Ике «Волга» машинасы алырлык акча бит бу. Әрәм-шәрәм итсәң, утырталар үзеңне, – ди бөтенләй каушап калган шефым.

Үгетли торгач, күнде бу. Штат җыйдым. 1970 елның гыйнвар башыннан эшли башладык. Газеталарда язабыз, телевидениедә, радиода шаулыйбыз. Халыкара күргәзмә, фотолар дөньяның 64 иленнән. Февральдә билет сатуга керештек. Фәкать беренче өч кенә көнгә саттырам: җомга, шимбә, якшәмбе. 19 апрельдә ачылган көнне, Кремльгә хәтле чират торып карады халык күргәзмәне. Шул көннәрдә музей залларында янә бер хәбәр салдым тамашачы күңеленә: күргәзмәне караучы йөз меңенче кешегә бүләк итеп «Зенит» фотоаппараты бирелә. Халык тәмам шашты. Күргәзмә ачылуның егерменче көнендә фотоаппаратны тапшырдым. Альберт Габидуллин билетына чыккан иде. Минем олы баҗа Хәлил абый улы икән ләбаса! Күргәзмәне 150 меңнән күбрәк кеше карады. Билет сатудан 37300 сум акча җыйдык.

Ундүрт меңне бинаны арендага алган өчен, күргәзмәдә эшләүчеләргә хезмәт хакы, реклама өчен тоткан идем. Бурычымны түләдем. Журналистлар союзына 23300 чиста табыш алып бирдем.

Хамматовның авызы колакта. Мәскәүгә мактана:

– Татарлар менә шулай эшли!

Күргәзмәдән зур табыш алып, бераз борын чөеп йөри башлаган идек, Хамматов белән кикрикләребезне тиз шиңдерделәр. Егерме мең акчаны Мәскәү таләп итә, күргәзмә өчен Манежга бурычларын түләмәгән икән.

– Бирмәү җаен тап! – дип боера шеф.

Уйлыйм, баш ватам. Көйгә килә шикелле.

– Бер көнгә машина Һәм фото­кор­респондент кирәк. Әйләнеп кайтасы җирләр бар, – дим Хамматовка.

Шул ук Токарев белән янә чыгып киттек. Казан тирәсендәге ял база­ларында төзелеп ята торган җәйге йортларны фотога төшереп кайттык.

Төн утырып СССР Журналистлар союзы рәисе Зимянинга хат яздым: «Татарстан журналистларына җәйге ял базасы кора башлаган идек. Акча булмау сәбәпле, эш ярты юлдан туктап калды. Төзелешне «тәмамлау өчен 40 мең сум акча кирәк…» Хатка Токарев төшергән йорт нигезләре, стеналары сурәтләнгән ун-унбиш фотоны теркәдем. Хамматовка күрсәтәм. Хуп күрде минем бу гамәлемне.

– Мәскәүгә барып акчаны үзең юллап кайтасың, – ди.

Хат белән Зимянин бүлмәсенә кердем. Игътибар белән укып чыкты, фотоларны карады… Баш бухгалтерны чакырта.

– Татарстан Журналистлар союзы акча сорый. Ял базасы төзиләр икән, – дип, бухгалтер хатынга күрсәтә документларны.

Ул караштыргалады да кырыс кына әйтеп салды:

– Ленин күргәзмәсеннән калган 20 меңнәре бар ич. Шуны тотсыннар…

Зимянин хат почмагына күргәзмә акчасын үзебездә калдырырга боерып резолюция салды Һәм кул куйды.

Миңа шул җитә, бик җиткән. Үзебез эшләгән акча өчен килдем бит Мәскәүгә. Бәхет кошы тоткан кеше шикелле очып кайттым Казаныма. Шәмси Хәбибулловичның шатлыгы эченә сыймый.

– Сиңа, Гәрәев, бу табышың, тапкыр гамәлең өчен 140 сум премия, – ди ул, кулымны кысып.

Күргәзмә акчасының бер өлешенә, елга портыннан зур теплоход сатып алып, журналистлар белән Ульяновскига Ленин мемориалына экскурсиягә барган идек.


Комментарий язарга