Логотип «Мәйдан» журналы

Газиз аналарга

Галәмгәчә, нурлар чәчә-чәчәСүзләр канатлансын!Әнкәйләрнең исемнәре – чәчәкМәңге кабатлансын!Күкрәк сөте аша безгә иңгәнТелебезнең назы....Ана булып коча балаларынСөю кайтавазы...Бар дөньяга терәк – ха...

Галәмгәчә, нурлар чәчә-чәчә
Сүзләр канатлансын!
Әнкәйләрнең исемнәре – чәчәк
Мәңге кабатлансын!

Күкрәк сөте аша безгә иңгән
Телебезнең назы.
...Ана булып коча балаларын
Сөю кайтавазы...
Бар дөньяга терәк – хатын-кызда –
Кеше затлылыгы!
...Бишек җырын хәтерендә саклый
Җанның ак тынлыгы...
Язмыштырмы, ялгыштырмы, безләр
Бактык далаларга?..
...Ак алтыннан һәйкәл кояр идем
Газиз аналарга!
Бу тормышта Кем бар кадерлерәк?!
Сорый күң(е)лем сазы*.
...Аналарны котлап, шатлык сулап
Килсен бәйрәм язы!
Айрат Суфиянов
Форсаттан файдаланып, ана булган, ана булачак
барча-барча хатын-кызларыбызны чын күңелдән олы
бәйрәм белән кайнар котлыйм!Сезгә корычтай сәламәтлек,
гаилә бәхете, иминлек, бәрәкәт, мәхәббәт, матурлык,
балаларыгызның игелеген күреп озак еллар шатлык-куанычта
яшәвегезне телим!Әмин

Комментарийлар