Логотип «Мәйдан» журналы

Газаплы сорау

Күп гасырлы бөек тарихындаКүп сыналды татар баласы...Сугыш елларынды әсирлектә –Төрмәләрдә фашист палачыБашын кискәндә дә, үзебезчәҖырлап үлде татар уллары;Җырлап үлгән татар улларыныңБүген яшәп яткан...

Күп гасырлы бөек тарихында
Күп сыналды татар баласы...
Сугыш елларынды әсирлектә –
Төрмәләрдә фашист палачы
Башын кискәндә дә, үзебезчә
Җырлап үлде татар уллары;
Җырлап үлгән татар улларының
Бүген яшәп яткан уллары,
Телегезне кемнәр алыштырды,
Җырыгызны кемнәр урлады?
Көчләп чукындырган заманда да
Чукынмаган иде телебез,
Хәзер нинди шайтан котырта соң? –
Теләп чукынабыз үзебез.
Күкрәк сөтедәй саф ана телен
Әйләндердек мама теленә.
Ни татарча,  ни урысча белмәс
Имгәтелгән буын тилерә.
Алар белми телнең матурлыгын,
Алар белми милләт кадерен,
Алар белми мирас-варислыкны,
Ата-бабаларның каберен.
Һәм алардан калган васыятьне
Укый белми бахыр балалар –
Тарихыннан язган чи наданнар
Һәм сукырлар... Кая баралар?
Һаман шулай дәвам итәр микән,
Әллә булыр микән азагы?
Йөрәгемне шундый сорау телә,
Тынгы бирми шуның газабы.
 

Әнгам АТНАБАЕВ


Фото: ачык чыганаклардан

 
«Мәйдан» №10, 2020 ел.

Комментарийлар