Заманалар авыр, икътисади вазгыять шактый катлаулы булуга карамастан, соңгы елларда милли мәдәни мирасыбызны барлау, тарихи урыннарны, күренекле шәхесләребез тормышына кагылышлы ядкарьләрне торгызу юнәлешендә гаҗәеп гүзәл эшләр башкарылуын танырга кирәк.

IMG_0155

12 июльдә Мамадыш районы Кече Сон авылында көтеп алынган куанычлы вакыйга булды – борынгы мәдрәсә бинасында күренекле татар композиторы Фәрит Яруллин музее ачылды. Чарада Фәрит Яруллинның бертуганы, мәшһүр композитор Мирсәет Яруллин хезмәтләре дә зурланды һәм аларның әтисе, танылган музыкант Заһидулла Яруллин да искә алынды. Әлеге чарада мәркәзебез Казаннан, Чаллы һәм Зәй калаларыннан мәртәбәле кунаклар катнашты.

– Әле өч ел элек бу авылда мәдәният йорты ачкан идек. Менә тагын күңелле вакыйга – музей-мәдрәсә ачарга җыйналдык, – дип сәламләде Мамадыш муниципаль районы хакиме Анатолий Петрович Иванов чарада катнашучыларны. – Мәдрәсә тарихы бик бай, XVII гасырда эшли башлаган мәдрәсә бу. Узган гасырның унсигезенче елларына кадәр күп кенә шәкертләр әзерләгән, белем һәм мәдәният учагы булып торган. Бу бинага икенче сулыш бирүгә, аны торгызуга иң зур өлеш керткән авыл җирлеге башлыгы Мансур Фәрвазетдин улы Сәлаховка зур рәхмәт! Аның тырышлыгы, үҗәтлеге аркасында, шундый кризис чоры булуга карамастан, өлешчә район, өлешчә төбәктә яшәүчеләрнең булышлыгы һәм бер миллион күләмендә бирелгән грант ярдәмендә әлеге бинаны торгыза алдык. Бу зур эшне башкарып чыгуда ярдәм иткән барча халыкка зур рәхмәтемне җиткерәм.

Заһидулла, Фәрит, Мирсәет Яруллиннар – чын мәгънәсендә төбәгебезне данлаган шәхесләр. Без алар белән горурланып яшибез. Чараның Мирсәет Яруллинның туган көненә туры килүе дә куандыра. Мәдрәсәдә Заһидулла Яруллин сабак алган, бирегә бик ерак авыллардан да килеп укыганнар. Бу бина киләчәктә дә мәгърифәт нуры өләшсен иде. Балалар төбәк тарихын белеп, тарихи урыннарны күреп үсәргә тиеш.

Ел уңышлы булып, игеннәрне хәвеф-хәтәрсез җыеп алырга насыйп булсын. Районыбызның авыл хуҗалыгы тармагы үсештә. Бүгенге көндә өч мең башка исәпләнгән мөгезле эре терлек, утыз меңгә исәпләнгән ит эшкәртү комбинаты төзелә. Соңгысын киләсе елның март айларында сафка тапшырачакбыз. Тагын ун мең мөгезле эре терлеккә исәпләнгән комплекс төзү планлаштырыла. Быел, Алла бирса, сәнәгать мәйданчыгы сафка тапшырыла. Бу максатка үзәктән 350 миллион сум акча бүлеп бирелде. Анда 15-20 ләп завод-фабрика төзергә ниятлибез. Беренче итеп йөз тонна сөт эшкәртүгә исәпләнгән завод ачып җибәрәбез. Шуңа күрә күпләп ит һәм сөт җитештерегез. Шулай ук яшелчә, җиләк-җимештән продукцияләр җитештерү тармаклары булдырылачак. Авыл халкы тырыш, тәрбияле. Киләчәктә дә авылыгыз үссен, халкы матур тормышта яшәсен. Барыгызны да шушы бинаның икенче туган көне белән тәбрик итәм һәм аның халкыбызга озак еллар хезмәт итүен телим. Рәхмәт!

Моннан ун еллап элек, җимерек булу сәбәпле, Кече Сон мәдрәсәсе бинасын тарихи һәйкәлләр исемлегеннән сызарга теләгәннәр иде. Бу хакта мин ул вакыттагы районыбыз башлыгы Рөстәм Кәлимуллинга җиткердем. Ул килеп карады, озак кына уйланып торды һәм: “Кагылмый әле, торсын”, – диде. Моннан өч ел элек аңа ремонт үткәрү мәсьәләсе белән йөри башладык. Районыбызның яңа башлыгы Анатолий Иванов теләгебезне хуплады. Мәдәният министрлыгына документлар әзерләп тапшырып, бер миллион сум грант оттык һәм эш башланып китте. Бу бинаны яңартуга бик күп кешеләр үз өлешләрен кертте. Мамадыштан килеп, стенаның ишелә башлаган урынын сүтеп, яңадан өйделәр. Урта Кирмән авылы осталары агач эшләрен эшләде. Авылдашларыбыз диварларын штукатурлады һәм коймасын тотуда ярдәм күрсәтте. Бик күпләр акчалата да ярдәм кулы сузды. Барысының да исемнәре музейның “Мактау китабы”на кертелгән, – диде Сон авыл җирлеге башлыгы Мансур Фәрвазетдин улы. 

Тантанага Мирсәет Яруллинның хатыны Луиза ханым да кайткан иде. Ул үзенең аеруча дулкынландыргыч хисләр кичерүе хакында әйтте:

– Мирсәет бу вакыйганы үз күзләре белән күрсә, искиткеч нык сөенер иде… Мәрхүмгә өч операция булды (әнисе дә шул авырудан киткән иде). Өч операция вакытында да янында тордым. Авылында шулай зурлап инде ничәнче тапкыр музей ачалар. Мәркәзебездәге мәдәният әһелләре дә һәрчак ярдәм итә, чөнки Мирсәетне бик нык хөрмәт итәләр. Мирсәет белән бергә авылга кайткан чакларда, хәрабә хәлендәге бу бинаны күреп, җан сыкрый иде. Хәзер, шундый күркәм бинага әверелгәнлеген күреп, һушларым китте. Монда һичшиксез Мансурның тырышлыгы зур. Мирсәеткә якты дөнья белән хушлашырга санаулы гына көннәр калган иде, ул аның янына килеп хәлен белде, икәүләп истәлекләрне барладылар, бер капчык китап сайлап тутырдылар. Мирсәетне, абыйсы Фәритне, әтиләре Заһидулланы шулай зурлаган өчен, район җитәкчеләренә, якташларына зур рәхмәтемне җиткерәм.

IMG_0073

Каллиграфия сәнгате остасы, хаттат, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Нәҗип Нәккаш исә әлеге мәдрәсәнең милли мәгарифебез тарихында тоткан урынын ассызыклады:

– Кадерле сәнгать сөючеләр, музыка сөючеләр, бәйрәм мөбарәк булсын! Кече Сон авылы минем өчен бик якын, бик кадерле авыл. Чөнки туган авылым Өчиледән биш кенә чакрымда ул. Һәм тагын да якынайтучы сәбәп – минем сеңлем бу авылга килен булып төшкәнгә инде утыз биш ел. Мин һәр елны җәй көне монда кайтам, ял итеп, күңелемә тынычлык табып, рәхәтләнеп китәм. Авыл искиткеч гүзәл җирдә – Сон елгасы буенда, ике инеш кушылган гаҗәеп урында утыра. Ә инде бүген музейның шушы изге урында ачылуы – үзе бер фал, үзенчәлекле вакыйга. Мәдрәсә гомер буе белем чишмәсе булган. Монда укыган күпме шәкертләр имамнар булып киткәннәр, халыкны агартуда зур хезмәт куйганнар. Монда минем әнием ягыннан бабамның энесе Хисаметдин дә укыган. Гәрчә ул елларда гади крестиянга имам булу, мулла булу бик кыен булса да, ул шул дәрәҗәгә ирешкән һәм Югары Кыерлы авылында имам вазифасын башкарган. 1929 елда репрессияләнеп, төрмәдә атылган. Бу мәдрәсә белән генә канәгатьләнмичә, ераграк китеп укыган шәкертләр дә булган. Кече Сонның шундый талантларны үстерә торган чишмәләре бар, ахры. Мәсәлән, мин бу авылда бер кулъязма китап табып алдым. Аны 1843 елда Казанда Сәгыйть бине Исхак мәдрәсәсендә укучы Шәрифулла бине Ярмөхәммәт язган. Китапта шактый гына хикәятләр, җырлар, бәетләр урын алган. Әлеге китапны авторның сиксән яшьләрдәге туганы Мөхәммәт абыйдан алган идем. Авылда ул нәсел вәкилләре Ярмөхәммәтовлар, Ярмиевләр бүген дә яши. Шушы авылдан өч бөек аһәңсазның чыгуы бу авыл, бу як өчен зур казаныш, мактаныч, горурлык. Мирсәет абый белән мин шактый якын таныш идем. Казанда төрле концертларда, чараларда очраша идек. Туган ягыбызда үткәрелгән бәйрәмнәргә бергәләп кайта идек. Гаҗәеп тыйнак, интеллектуаль, зыялы зат иде ул. Шушы урында шундый музей ачылганын күрсә, чиксез шат булыр иде. Мин аның алтмыш яшенә тугра бүләк иткән идем. Бүген дә музейга Яруллиннар туграсы ясап алып килдем. Анда менә шундый сүзләр язылган: «Яруллиннар: Заһидулла, Фәрит, Мирсәет. Гасырларда көе яңгырар моңлы җаннарның».

Тантанага Зәй районыннан Таҗетдин Ялчогылның нәсел дәвамчысы Гамир ага Таҗетдинов та килгән иде. Ул Таҗетдин Ялчогылның да музыка коралларында уйнарга сәләтле булганлыгы турында сөйләде. Музыка белгече, Кече Сонда туып үскән Мулланур Габитов авылдашларының элекке заманнарда ук гармунда, тальянда уйнарга оста булганнары турында әйтте. Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе мөгаллиме Геннадий Макаров исә бу төбәктән талантлы шәхесләрнең күпләп чыгуына бу мәдрәсә янында Шәкертләр чишмәсе булуы этәргеч биргәнлеген фаразлады. Ул шулай ук Фәрит Яруллинның бертуганы Мирсәет Яруллинның Казан консерваториясендә татар музыка факультетын булдыруда зур тырышлыклар куюын искәртте, аның белән бергә эшләгән елларын искә алды. Борынгы уен коралында милли көйләр уйнап күрсәтте. Татарстан Мәдәният министрлыгы вәкиле Наилә Мөбарәкшина, Татарстан милли музее хезмәткәре Флера Хәмитова да, яңартылган бинаны күреп, ихлас сөенүләрен җиткерделәр.

Язучы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, «Мәдәни Җомга» газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов халкыбызның асыл затларын уртак ватанда танырга теләмәүләре, үз шәхесләребезнең кадерен фәкать үзебез белеп, үзебез олылап яшәгәндә генә яңа милли тәрәккыяткә ирешәчәгебез турында җиткерде:

– Мәскәү телевидениесенең бер композиторның 70 яшьлек юбилеен берничә тапкыр күрсәтүләрен хәтерлим. Бик зурлап күрсәттеләр. Бу кеше безнең Чистайда туып-үскән булып чыкты. Аның әтисе композитор була. Сугыш башлангач, әти-әнисен Мәскәүдән Чистайга җибәрәләр. Ә  «Шүрәле» балеты белән татарны бар дөньяга таныткан талантлы композиторыбыз Фәрит Яруллин, сугыш эченә кереп, фашистларга каршы көрәшеп йөри. Шул ук вакытта Мәскәү композиторы һәм аның баласы, татар икмәген ашап, татар сөтен эчеп, гомер кичерә. Шул баланы атасы, сугыш беткәч, Мәскәүгә алып китә. Репетиторлар яллап, баланы үстерәләр. Хәзерге музыка дөньясында әлеге кеше буш кеше. Ләкин бит үзәк телевидение сугышта һәлак булган композитор Фәрит Яруллинны ялгышып та искә алмый. Мәскәүдә хәрби парадлар вакытында Салих Сәйдәшевның «Совет Армиясе маршы» яңгырый. Салих Сәйдәшевныкы, татарныкы дип әйтүче юк. Бер нәселдән өч композитор биргән башка бер авыл да билгеле түгел.

Музей фондлары тантана вакытында кыйммәтле яңа экспонатлар белән дә тулыланды. Мәсәлән, композитор Фәрит Яруллинның Киев шәһәрендә гомер итүче кызы Наилә ханым бабасы Заһидулла Яруллин ясаган тальян гармунны авыл музеена бүләк итеп җибәргән. Аны музейга Киевка эшлекле сәфәр кылган журналист, “Мәйдан” журналы хезмәткәре Гафиулла Газизов алып кайтып тапшырды.

Гафи

Бина бусагасын беренче булып, “Фатыйха“ сүрәсен укып, авыл мәдрәсәсе шәкертләре атлап керде. Шушы дулкынландыргыч мизгелләрдә чарада катнашучыларның барысы да, һичшиксез: “Милли мәгарифебез торгызылсын, киләчәктә дә исемнәре гасырлар дәвамында яңгырар шәхесләребез үссен”, – дигән изге теләктә иде.

 

IMG_0119

 

IMG_0140

 

IMG_0152

 

 

Тарих битләреннән

 

*

Кече Сон авылы 1680 елдан Байгильдин Починок исеме белән мәгълүм. Революциягә кадәрге рус чыганакларында Кулущи, Покровский исемнәре белән дә билгеле. XVIII йөздә XIX йөзнең 1 нче яртысында халкы дәүләт крестияннары катлавына керә, игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә. ХХ йөз башында авылда мәчет һәм мәдрәсә, су тегермәне, ярма яргыч, биш кибет эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1375,9 дисәтинә тәшкил итә.

Түбән, Урта һәм Кече Сон авылларыннан 400 дән артык крестиян Пугачев фетнәсендә актив катнаша. Фетнәче гаскәрләрнең яртысыннан артыгын татарлардан торганлыгын белеп алган Әби патша Уфада Диния нәзарәте, авылларда исә мәчет һәм мәдрәсәләр төзергә рөхсәт бирергә мәҗбүр була. Кече Сон авылында да мәдрәсә Пугачев явыннан соң эшли башлый. 1785 елда нәкъ шушы авылда атаклы Таҗетдин Ялчыголның әтисе – Ялчыгол хаҗи вафат була. Аның әманәтен үтәү йөзеннән, Таҗетдин үзе дә, 1785 елдан соң Кече Сон мәдрәсәсенә килеп, өч ел чамасы укыта. Бераздан хәзерге Зәй районына кайтып китә һәм, вафатыннан соң, Имәнлебаш зиратына җирләнә.

1870 елда салынган агач мәдрәсә яна. Тәбәрде Чаллысы авылыннан килгән Шәйдулла оста аның урынына 1898 елда таш мәдрәсә төзи. Мәдрәсәнең дүрт бүлмәсе була. Башмак, кәвеш сала торган бүлмә “әчелек” дип атала. Ике зур бүлмә дәресханә буларак хезмәт итә. Урам яктагы бүлмәдә Данмулла хәзрәт, эчкесендә хәлфәләр шәкертләргә дәрес бирә. Шул ук эчке бүлмәдә шәкертләр өчен кечкенә генә ике бүлмә була. Уртадагы дүртенче бүлмәдә шәкертләр дәрескә әзерләнгәннәр, төннәрен шунда йоклаганнар. Мендәр, юрган кебек әйберләр дивардагы шүрлеккә куелган. Азык-төлек, кием-салымнарны саклау өчен, Кече Сонда һәр шәкертнең билгеләнгән аерым йорты булган.

Мәдрәсә белән янәшә урнашкан агач бина шәкертләргә ашханә буларак хезмәт иткән. Фәсхетдин карт шәкертләргә чәй кайнатып, ашарга пешереп торган, мәдрәсәнең мичләренә яккан.

Мәдрәсәдә белем бирү традицион (кадими) методикага нигезләнеп алып барылган. Кече Сон мәдрәсәсе абруйлы уку йортларыннан исәпләнгән. 1898-1908 еллар арасында мәдрәсә шәкертләренең саны 42 дән 110 балага кадәр арта. Укучылар саны күбәюнең сәбәбе – укуукытуның югары дәрәҗәдә булуы һәм яңа иркен бина төзелү дип уйлау урынлыдыр.

Мәдрәсәгә Мамадыш төбәгеннән, Лаеш, Чистай, Спас өязләреннән килеп укыйлар. Азатлык даулап 1905 елгы шәкертләр хәрәкәтендә катнашкан ике Казан шәкертенең полициядән качып Кече Сон мәдрәсәсендә белем алганлыгы билгеле. Мәдрәсә эшләгән дәвердә 300 дән артык шәкерт указ алып Казан губернасының төрле авылларында муллалык һәм мәзин вазифасын башкарган. Шиһабетдин Мәрҗани үзенең «Мөстафадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» әсәрендә Кече Сон мәдрәсәсендә Фәхретдин хәзрәттән дәресләр алган укымышлы Чистай мулласы Хәсән хәзрәт турында язган.

Мәдрәсәдә укулар сентябрьдә башланып, апрель аенда тәмамланган. Мәдрәсә каршындагы Чүче тавы кардан ачыла башлагач, шәкертләр авылларына ялга киткәннәр.

Татар галиме Риза Фәхретдинов үзенең «Асар» дигән хезмәтендә Кече Сон мәдрәсәсенең мөдәррисләрен санап китә. Фәхретдин бине Мөхәммәтсадыйк бине Габдерәфикъ әс Суни 1803 елда туа. Ул Кече Сонда имамлык һәм мөдәррислек итә. 1868 елда 65 яшендә вафат була. Фәхретдин урынына имам һәм мөдәррис булып улы Юныс кала. 1900 елның 25 маенда, 58 яшендә дөньядан китә. Юныс урынына улы Госаметдин (1870-1920) имамлык һәм мөдәррислек итә. Госаметдин хәзрәтнең Мәүләххан һәм Габдрахман исемле уллары кала.

1917 елгы Октябрь борылышыннан соң, Госаметдин хәзрәт гаиләсен гомер иткән йортыннан куып чыгаралар. Мәүләххан, Алматыга качып, 1984 елга кадәр гомер итә. Мәдрәсә белән янәшә урнашкан йортта колхоз идарәсе, авыл Советы һәм почта урнаша. (Йорт соңгы елларда гына сүтелгән.) 1918 елда мәдрәсә биналары Совет мәктәбенә бирелә.

1917 елның 15 сентябрендә Кече Сонда I баскыч татар бердәм хезмәт совет мәктәбе ачыла.

 

 

*

Таш мәдрәсә бинасында ун яшьлек Заһидулла Яруллин да белем ала. Алар нәселеннән Кәләй атлы бер карт мәшһүр скрипкачы булып танылган була. Заһидуллага да музыкага сәләт тумыштан бирелгәндер. Биш яшендә тома ятим калып, 12 яше тулгач, үз тамагын үзе туйдыру өчен, Чистай каласына күчкән яшүсмердәге талантны уен коралларын төзәтү остасы булган Шнейдер атлы немец күреп ала. Заһидулла шуның ярдәмендә пианино һәм башка уен коралларында уйнарга өйрәнә. Егет булып җитеп, 1908 елда Казанга күчкәч, Заһидулла-музыкант инде башкалада мәйдан тота башлый. Кече Соннан чыккан гап-гади авыл егете Габдулла Тукай белән дуслаша, Казан каласында кыллы уен коралларында уйнаучылардан беренче милли оркестр төзи, милләтнең йөзек кашына әвереләчәк Салих Сәйдәшевка тәүге дәресләр бирә, бөек шагыйрь вафатыннан соң “Тукай маршы”н язып дан казана.

1914 елда туган Фәрит Яруллин тугыз яшенә җиткәнче Казанда яши. Әтисе 1923 елда Уфа каласына күченгәч, Нәкый Исәнбәтнең шәхсән үзеннән туган тел буенча тәүге сабаклар ала. Казанга кабат әйләнеп кайтканнан соң, 1930 елда сәнгать техникумына укырга керә. 1934–1939 елларда Мәскәү консерваториясендә белем ала. Шагыйрь Әхмәт Фәйзи белән танышканнан соң, Фәрит Яруллинда инде Г.Тукайның “Шүрәле” шигыренә нигезләнгән милли балет тудыру хыялы яши башлый. 1941 ел язында ике талант иясе балетны тулысынча язып тәмамлыйлар. Балетмейстер Л.Якобсон аны сәхнәгә әзерли башлый һәм август аенда Мәскәү каласында аның премьерасы куелырга тиеш була.

Әмма 22 июньдә канлы сугыш башлана. 24 июльдә үк инде Фәрит Яруллинны фронтка озаталар. Гаҗәеп музыкаль талантка ия булган Фәрит взвод командиры дәрәҗәсендә хезмәт итә. Бер мәртәбә авыр яраланганнан соң, Казанга, савыктыру ялларына кайту бәхетенә дә ирешә. Әмма 1943 елның 17 октябрендә, Белоруссия фронтындагы Яңа Тухиня авылы өчен барган аяусыз сугышлар вакытында батырларча һәлак була.

Фәрит Яруллин һәлак булган урынны һәм ул җирләнгән туганнар каберлеген аның бертуган энесе Мирсәет Яруллин 1985 елда, сугыш тәмамлануга 40 ел узганнан соң гына эзләп таба.

 

 

 

 


Комментарий язарга