Логотип «Мәйдан» журналы

Гашыйклар кавышкан көн

...Cу буе. Матур мәчетле авыл күренеше. Су буенда кызлар киндер тукмаклый. Алар янына егетләр җыела....Оркестр «Әпипә» көен уйный. Хор. Бию.Кызлар. Сук, сук, ныграк сук!Егетләр. Киявеңә киндерә.Кызлар...

...Cу буе. Матур мәчетле авыл күренеше. Су буенда кызлар киндер тукмаклый. Алар янына егетләр җыела.
large_9907ee87-8934-4ef2-b9f4-c9f4af0f1f00
...Оркестр «Әпипә» көен уйный. Хор. Бию.
Кызлар. Сук, сук, ныграк сук!
Егетләр. Киявеңә киндерә.
Кызлар. Сук, сук, ныграк сук!
Егетләр. Киявеңә киндерә.
Хор. Кызлар тукмаган киндерә
Яшь йөрәкне көйдерә.
Кызлар тукмаган киндерә
Яшь йөрәкне көйдерә.
Бәр, бәр, ныграк бәр,
Ефәк төсле йомшарсын!
Бәр, бәр, ныграк бәр,
Ефәк төсле йомшарсын!
Кызлар. Ефәк юрган итеп ябып,
Мине сагынып йокларсың.
Егетләр. Чуп, чуп, ныграк сук,
Көчең әрәм китмәсен.
Чуп, чуп, ныграк сук,
Көчең әрәм китмәсен.
Кызлар. Кызларда көч күп була ул,
Бер дә исең китмәсен.
Кызларда көч күп була ул,
Бер дә исең китмәсен.
Егетләр. Ныграк, ныграк, ныграк сук,
Беләкләрегез талмасын!
Ныграк, ныграк, ныграк сук,
Беләкләрегез талмасын!
Кызлар. Беләге талган кызларны
Хатын итеп алмассың.
Беләге талган кызларны
Хатын итеп алмассың.
Оркестр уйный. Бию дәвам итә. Шау-шулы уен вакытында бию көенә бөтерелеп Иблисә килеп керә. Аның күлмәге үтә күренмәле тукымадан. Чәчләре җилдә сибелеп тора. Чибәр. Аны күреп кызлар да, егетләрдә «аһ» итә. Иблисә үзенең нинди тәэсир калдырганын аңлап кыюлана. Ул егетләр янына якынлашканда болай да ярым ачык түшен тагын да ачыбрак җибәрә. Кызлар янына килгәндә итәген җилфердәтеп ала. Аның ботлары күренеп-күренеп китә. Гомуми җанлану. «Аһ, оятсыз!» – дигән сүзләр яңгырый.
Кызлар. Әй, кем син?
Иблисә. Минме? Мин дөньяның иң гүзәл заты. Матур бит мин, ә? (Боргаланып егетләр, кызлар яныннан үтә. Егетләрнең күзләрендә очкын кабына).
Мәйсәрә. Каян килеп чыктың син монда?
Иблисә. Кайда бәхетлеләр – шунда мин. Ә каян килеп чыктың, дисәгез, анысы да сер түгел: мине сез үзегез тудырдыгыз.
Сәрвәр. Әстәгъфирулла, әллә ни сөйли бу.
Мөршидә. Сине тудырырга?! Без бит әле кияүгә дә чыкмаган.
Иблисә. Тудырыр өчен кияүгә чыгасы юк, аңа бер гөнаһ җитә.
Зифабану. Әллә безне гөнаһ кылып йөри дип беләсеңме? Җирбит!
Иблисә. Мине тудыру өчен гөнаһ кылу да кирәкми, хәтта аны уйлау җитә. Мин сезнең күңелегездәге кешеләрдән яшереп йөрткән азгын уйларыгыздан тудым. ..
 
Тулысынча журналның июнь (№6, 2016) санында укый аласыз.

Комментарийлар