Логотип «Мәйдан» журналы

Гармунчы мәхәббәте

Хикәя.

Мәхәббәт яшьләрдә, диләр,
Була ул һәркемдә дә.
Мәхәббәтсез яшәп булмый
Олыгайган көннәрдә дә.

Тышта яз. Шундый күңелле! Урамның нәкъ уртасыннан, асфальт юлга ике яктан агып төшкән кар сулары, гөрләвекләр хасил итеп, соңга калырга курыккандай, челтер-челтер килеп, ашыгып-кабаланып алга, җәйләргә таба йөгерә. Алар өчен юлдан тыз-быз чабучы машиналар әллә бар, әллә юк – яз җырын җырлап агалар да агалар...

Җылы нурларын юмарт сибүче Кояш апа гына түгел, кешеләр дә, хәтта эреле-ваклы йорт­лар, урам-тыкрыклар, кибет аллары да, гомумән, кышкы йокыдан уянган район үзәге, ниһаять яз килүенә шатланып, елмая-көлә кебек Гөлгенәгә. Ул үзе дә, үзалдына елмаеп, Фатих Кәримнең балалар өчен язган «Яз җитә» җырын эчтән генә көйләп, автобуста эштән кайтып бара:

Яз, яз, яз җитә,
Тәрәзәне ачтылар;
Тып-тып, тып итә
Эре-эре тамчылар.

Иртәгә бу җырны бишенче сыйныф укучылары белән искә төшерәсе булыр әле, дип уйлап алды мөгаллимә. Ул почык борынлы кызлар һәм малайлар ана теле дәресендә укытучылары белән җырларга бик ярата.
Менә автобус чираттагы тукталышка килеп җитте дә шып туктады. Кемдер төшәргә кузгалды, кемдер шоферга акчасын сузды. Гөлгенә тыныч кына утыра бирде, аның әле тагын берничә тукталыш барасы бар. Урыны тәрәзә янына туры килгәнгә, «Магнит» кибете ягына күз салды. Кереп-чыгучы беркем күренми, бары тик күтәрмә төбендә, иске генә соры куртка кигән, күрер күзгә олы гына яшьләрдәге бер абзый… гармун уйнап утыра иде. Табигый, аның нинди көй уйнаганын ишетмәде Гөлгенә, шулай да, бик тиз кузгалып китсәләр дә, әлеге күренеш игътибарын биләп алды. Кыш буе икенче бер кибет төбендә, шулай озын буйлы, килбәтсез бер иркәй үз янына, кар өстенә кепка куеп, гитарада уйнап-җырлап, үткән-сүткәннәрдән хезмәте өчен акча җыйды. Инде менә гармунчы абзый… Ни гыйльлә соң инде бу? Берәүләр көненә миллионлап хезмәт хакы чумыра, икенче берәүләр тамак туйдыра алмый?.. Бу абзый да, гармун уйнап, сатып алучылардан хәер эстәнергә чыкканмы әллә? Йә инде, гарумунчының урыны шушы күтәрмә төбе, язмышы мескенлек булырга тиешме? Элек бит, авылларның гөрләп торган чакларында, гармунчы егетләрне уч төбендә генә йөрткәннәр, аларга гашыйк булмаган кыз калмаган. Әллә заман үзгәрде, әллә без үзебез туң бәрәңгегә әйләндек?.. Гашыйк дигәннән, Гөлгенәнең үзенә дә гармунчы мәхәббәтен татырга туры килде, юк, болай дип әйтү бигүк дөрес булмас. Карт көнендә үлә язып гашыйк булган бер гармунчы бабайның тәмам башы әйләнүенә сәбәпче булды ул.
Гөлгенә магазин күтәрмәсе төбендә гармун уйнап утырган абзыйны күргәннән соң туган сорауларына җавап тапмакчы булып, кылт итеп исенә килеп төшкән якты да, моңсу да бу мәхәббәт хатирәсен кузгатмаска, көчләп күңеленнән куарга теләде. Әмма ул бүгенгедәй күз алдына килеп басты да, гомер уртасына җитеп килгән ханымны, бөтереп, үткәннәргә алып китте.
* * *
Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләүче Гөлгенәгә ул чакта утыз яшьләр чамасы булгандыр. Ходай Тәгалә болай да матурлыкны, сөйкемлелекне кызганмаган яшь ханым декрет ялыннан соң тагын да чибәрләнеп китте: әни булу килеште үзенә – йөзендә ягымлы елмаю, күзләрендә якты нур. Әйтерең бармы, торганы бер сөйкемле сөяк инде. Бианасы әйткәндәй, күзләр генә тимәсен, бәхет диңгезендә йөзә ул: эшеннән ирен, тәпи атлап китеп сөендергән кызын сагынып кайта, таң атуга, юксынырга өлгергән укучылары янына, эшенә ашыга. Быел, Аллаһы боерса, яңа өйләренә күчмәкчеләр… Дөньясы түгәрәк, шуңа йөзеп, дәртләнеп эшләп йөри, бөтен тирә-юнь матурлыктан, татулыктан, мәхәббәттән генә тора, усал ниятле, начар уйлы кешеләр бөтенләй юк булып тоела, күбәләктәй очып әйләнәсе, «тормыш, мин сине яратам!» дип, барысы ишетерлек итеп кычкырасы килә. Бүген бигрәк тә… Бүген шатлыклы хис-тойгыларын тотып та тыярлык түгел. Нигәме? Чөнки мәктәптә – бәйрәм, «Уйнагыз, гармуннар!» бәйрәме!
Гөлгенә Зариф кызы башка укытучылар, укучылар белән бу чараны әзерләүгә күп көч салды: сәхнәне дә бизәделәр, урта звено кызлары һәм малайлары гармунга һәм гармунчыларга багышланган матур-матур шигырьләр ятладылар, булгач-булгач, бәйрәм берәгәйле булсын дип, район үзәгеннән башка, тирә-як авыллардан да гармунчыларны, баянчыларны кунакка чакырдылар. Чакырылганнарның кайберләре район күләмендәге төрле чараларда чыгыш ясаганга, шактый ук билгеле булып, арада таныш булмаганнар да бар иде.
Гөлгенәгә чараның сценариен да төзергә туры килде, әмма ул бер дә авырсынмады, киресенчә, башы-аягы белән иҗат эшенә чумып, яратып эшләде. Соң, бәйрәме бит нинди – еллар узган саен сирәгәя барган гармунчыларны бер сәхнәгә җыеп, балаларны алар белән таныштыр әле, гармун моңын ишеттер әле! Бу сиңа тегенди-мондый гына түгел, күңел сусаган ихласлык, талант бәйрәме! Кем белә, бәлки, кызыгып китеп, балаларның да кайберләрендә гармунда уйнарга өйрәнү теләге туар?..
Аннары, яшерен-батырын түгел, яшь ханым үзе гармунчыларны үлеп ярата, ничек яратмыйсың ди инде, аларның бит җитез бармаклары төймәләргә тиюе була, тик торган бәләкәй генә, җыйнак кына гармун (бар моң сүзе нинди килешеп тора үзенә) дигән тартмага җан керә дә куя – берчә елаткан, кушылып җырларга мәҗбүр иткән, берчә төшеп биергә дәртләндергән көй агыла башлый да, син бөтенләй икенче, якты моң дөньясында яши башлыйсың.
– Программаны син төзегәч, бәйрәмне дә үзең алып бар инде, тавышың да матур, сүз байлыгыңны әйтеп торасы да түгел, – дип, хезмәттәшләре кичәне алып баруны да аңа йөкләделәр.
Кыскартылган дәресләрдән соң тамаша залын тутырып утырган укучылар – сәхнәгә чыгып баскан Гөлгенә апаларын, ата-аналар, өлкәннәр Гөлгенә Зариф кызын затлы ак калфактан, озын, яшел күлмәктән, нәфис ак шарфтан күреп, аһ иттеләр һәм кул чабарга тотындылар.
Алгы рәттәге кунак гармунчылар да аннан күзен алмады. Арада берсе… Гөлгенә бәйрәмне чын артистларча оста алып барды. Сәхнәдә гармунчылар алышынып кына торды. Җитмештән узган Гарифулла белән Салихҗан бабайларның бергә халык көйләрен яшьләргә биргесез дәрт белән, чәм белән сыздыруын аеруча яраттылар, алкышлаулар берничә минутка сузылды. Җыр-бию, нәфис сүз белән баетылып, ике сәгатькә сузылган бәйрәм сизелми дә үтеп китте.
* * *
– Гөлгенә, тукта әле, сине анда, мәктәп күтәрмәсе төбендә, бер бабай чакыра.
Ни йомыш икән, чыгып кер инде, олы кеше бит, яхшы түгел, – дип туктатты вахтада утыручы Галимә апа, икенче көнне дәрескә ашыгучы Гөлгенәне.
Гөлгенә журналын вахтерга сузды да, тиз үк әйләнеп керү нияте белән, тышка йөгереп чыкты. Анда ничектер уңайсызланган, тартынган бер кыяфәттә, кичә бәйрәмдә уйнаган гармунчыларның берсе – Салихҗан карт тора иде.
– Исәнмесез, Салихҗан бабай, керергә оялып торасызмы әллә, әйдәгез, рәхим итегез, – дип елмаеп, үз итеп эндәште аңа укытучы ханым. – Әллә берәр нәрсәгезне онытып калдырдыгызмы?
Өстенә яхшы куртка, башына кыйммәтле бүрек кигән, әле бик дастуин гармунчы бабай башта бер сүз әйтмичә Гөлгенәгә карап торды, аннары, кеше-фәлән күреп-тыңлап тормый микән дип, тирә-якка күз салды. Шуннан гына, җинаять өстендә тотылган гаепле кешедәй, әллә ничек уңайсызланып кына, тартынып кына сүз башлады:
– Гөлгенә, кызым, мин бүген төн буе керфек тә какмадым, ак калфагың, яшел күлмәгең, тал чыбыгыдай сылу гәүдәң, сөйкемле елмаюың күз алдымнан китмәде, ягымлы тавышың, йөрәккә җиткезеп сөйләгән сүзләрең колагым төбендә яңгырап тора. Мин, мин сиңа… гашыйк булдым. Сине күрәсем килде.
Гөлгенә берни аңламыйча, күзләрен зур итеп ачып, бабайга карап тора бирде. Нәрсә ди? Сиңа гашыйк булдым диме? Әллә акылыннан язган микән ул? Ничек инде?.. Нәрсә соң инде бу? Бабай башы белән… Китапта яисә кинода гына ул бабайлар – кызларга, яшь хатыннарга, кызлар, яшь хатыннар, киресенчә, бай бабайларга гашыйк була… «Пусть говорят»та гына, ярату дигән булып, яшь аермасына да, әхлакка да төкереп, әллә нинди азгын мәхәббәт тамашалары күрсәтеп, олыларны да, яшьләрне дә аздыралар, азындыралар. Ә монда?.. Юк, моның булуы мөмкин түгел! Юк, юк, болай ярамый, ярамый!…
Ишеткәненнән оялып, колак очларына кадәр кызарган, йөрәге ярсып типкән Гөлгенә ни-нәрсә әйтергә, үзен ни рәвешле тотарга белмичә газапланды.
– Сез… сез олы башыгыз белән… Китегез, кит хәзер үк, миңа андый сүз сөйләмәгез, мин… мин укытучы, минем ирем бар…
Ул үзенең ни әйткәнен дә аңламыйча, абына-сөртенә ишеккә таба йөгерде.
* * *
И Ходай, нинди гөнаһлары өчен син Гөлгенәгә мондый сынаулар җибәрдең икән? Сынауларның төрлесе була, әмма мондыйны?!. Югыйсә, аның бит кеше түгел, бөҗәкне дә рәнҗеткәне юк. Үз башыңа төшмәсә, башкалар кичергән кайгы-хәсрәтне дә, менә мондый үтә четерекле сынауларны да бөтен тирәнлегендә белмисең, аңламыйсың икән шул. Ире Нәҗип алдында тырнак очы кадәр гаебе булмаса да, яшь хатынга уңайсыз, бик уңайсыз иде.
Укучылары, укытучылар алдында, бөтен дөнья алдында. Ул үзен ничек тотарга, бабайның тик үзенә генә булган мондый игътибарыннан ничек качарга җай тапмыйча, җан газаплары чигүен үзе генә белде.
Ә Салихҗан бабайның мәктәпкә аны – гыйшкын күрергә килүе ешайганнан-ешайды. Гөлгенәне уңайсыз хәлгә куймас өчен, бер бинадан икенче бинага кергән яки чыккан чакта күренмәсме дип, сәгатьләр буе койманың теге ягында тора бирде ул. Ә беркөнне эштән иртәрәк чыккан Гөлгенә гашыйкҗанның үзе белән мәктәп капкасы янында күзгәкүз очрашты һәм, бу һич тә уен булмаган хәлгә чик куярга теләп, бик кыю рәвештә сүз башлады.
– Салихҗан бабай, болай адәм көлдереп йөрүегезне туктатыгыз, зинһар. Кешедән, укучылардан яхшы түгел, әллә ни уйлаулары бар.
– Нишлим соң, кызым, карчыгымнан бер юньле сүз ишеткәнем юк, ә син, безгә матур бабайлар, оста гармунчылар килде, дип, зурлап сәхнәгә чакырдың да сихерләдең дә куйдың. Әллә нишләттең син мине.
– Соң бу сүзләр сезгә гармунчы буларак, сәхнәдән әйтелгән сүз бит. Башкача килмәгез, күренмәгез бу тирәдә!
Китәргә кузгалган Гөлгенәгә Салихҗан бабай газета сузды һәм ялварулы тавыш белән:
– Көчләп яр булып булмый, әмма мин сине яратам, Гөлгенә кызым. Их, нигә без икебез ике чорда тудык икән? Мин койманың бу ягында, ә син теге ягында, – дип, хатынны сүзсез-өнсез итте. Аның һәр сүзе әрнү, үкенү, сагыш, язмышына рәнҗү белән мөлдерәмә тулы иде. Ул, их, дип уфтанып куйды да, кулын селтәп, башына зур кайгы төшкән кеше төсле, бөкерәя биреп китеп барды.
Гөлгенә ачык дәрес бирүгә караганда да ныграк каушаткан, колак очларына кадәр кызарткан бу сөйләшүнең бетүенә сөенеп, ниһаять, җиңел сулыш алгандай итте. Нигә миңа гәзит бирде, әллә берәр кирәкле мәкалә бар микән дип, бөкләнгән басманы ачкан иде, аннан җиргә плиткалы шоколад килеп төште. Хатын, ярамаган, начар эш эшләгән шикелле алан-йолан каранып, оялуыннан ни эшләргә дә белмичә, аны алып, тиз генә сумкасына тыкты.
Бахыркаем, җә, миңа күчтәнәч алып килгән бит… Аның күңелендә бабайны чын-чынлап кызгану хисе яралды, тик нишләсен соң, кызганам дип, аның ярату уты дөрләгән йөрәгендә ниндидер өмет уты кабыза алмый бит инде ул. Хәлләрнең болай булачагын белсә, бәйрәмгә дә чакырмаган булырлар иде. Ярый, хушлашуы шушыдыр, инде башкача килмәс, дип, беркадәр тынычланып, автобус тукталышы ягына атлады...

Тулысынча журналның февраль (№2, 2019) саныннан укый аласыз.

 

Зәйфә САЛИХОВА

 

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

 

 

 

 

 

Комментарийлар