Кайда калды яшь чакларым,

Кая китте гармуннар,

Киң урамнарга сыймыйча,

Күккә үрләгән моңнар,

Бакчаларны үтеп китеп,

Болын иңләгән көйләр,

Гармун тавышы ишеткәч,

Биеп китмәкче өйләр?!

 

Их, гармуннан түгелгән моң! –

Өзгәләнүе җанның.

Әйтергә кыймаган хисләр,

Кайнап ташуы канның.

Мизгел генә булган икән

Ул җәйге нурлы кичләр.

Кайда сез гармуннар уйнап

Урам әйләнгән ишләр?..

 

Өлкәннәр куып йөдәтте,

Аларга йокы тансык.

Без, җүләрләр, гармун тарттык,

Җир уртасына басып.

Таң атканчы чыңлы гармун

Куллардан төшмәде дә.

Җырлый-җырлый кереп киттек

Ак томан эчләренә.

 

…Инде гомер уртасыннан

Кара, дус, артка табан –

Безнең эздән тотам калмый

Яшьлек җырлары бара:

«Көзге ачы җилләрдә ләй,

Туган үскән илләргә…»

Яшь башларга щундый җырлар

Каян килгән телләргә…

 

Факил САФИН

В. Басов рәсеме

Комментарий язарга