Логотип «Мәйдан» журналы

Гариф АХУНОВ

Гарифҗан Ахунҗан улы Ахунов 1925 елның 18 сентябрендә Арча районы Өчиле авылында туа.Әтисе Ахунҗан абзый, авылның беренче совет активистларыннан булып, күмәкләшү чорында ярлы крестияннар арасында зур...

Гарифҗан Ахунҗан улы Ахунов 1925 елның 18 сентябрендә Арча районы Өчиле авылында туа.



Әтисе Ахунҗан абзый, авылның беренче совет активистларыннан булып, күмәкләшү чорында ярлы крестияннар phg6PPjm5Joарасында зур оештыру эшләре алып бара һәм шул эшләре өчен 1931 елда кулаклар тарафыннан үтерелә. Әтисез калган дүрт баланы әниләре карап үстерә. Күрше Казанбаш авылы мәктәбендә җиде сыйныф белем алганнан соң, Гариф 1940 елда, Арча педагогия училищесын тәмамлап, Казан дәүләт университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә.

  Г.Ахуновның язучы буларак беренче иҗат тәҗрибәләре студентлык елларына туры килә. 1951 елда «Үсү юлы» альманахында яшь авторның «Галләм сорау бирә» исемле тәүге хикәясе басыла. Ул шулай ук газета-журналларда очерклары, рецензия һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре белән күренә башлый. Шул ук 1951 елда, университетның соңгы курсында укыган чагында, аны «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясенә әдәби хезмәткәр итеп эшкә алалар. Мондагы хезмәтен ул университетны тәмамлап чыкканнан соң да дәвам иттерә – алты ел буе анда әдәби хезмәткәр, проза бүлеге мөдире һәм журналның җаваплы сәркатибе вазифаларын башкара. Бу елларда ул күп кенә хикәяләрен, беренче күләмле әсәре булган «Яшьлек яме» (1955) повестен иҗат итә. Танылган язучылар турында әдәби-тәнкыйть мәкаләләрен һәм иҗат портретларын бастыра.

  1956 елда Гариф Ахунов республиканың нефть үзәге Әлмәт шәһәренә берьеллык иҗади командировкага җибәрелә, ә 1957 елдан гаиләсе белән шунда күчеп китеп, ун елдан артык нефтьчеләр арасында яши, аларның хезмәт казанышларын һәм көндәлек тормышларын өйрәнә. Күпсанлы очерклар, публицистик мәкаләләр, хикәяләр, кечкенә повестьлар яза (җыентыклар: «Еллар чатында», 1959; «Хыялый Хәйрүш егетләре», 1965; повестьлар: «Артышлы тау буенда», 1960; «Канатлар кая илтә?», 1967), аннары зур күләмле әдәби әсәрләреннән «Хәзинә» (1963) һәм «Хуҗалар» (1968) исемле романнарын иҗат итә.

  1963 елның мартында Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге рәсмиләштерелеп, ул оешманың беренче җаваплы җитәкчесе буларак (1963–1965 һәм 1967–1968), Г.Ахунов нефть төбәгендә яшәүче язучыларны иҗади коллективка туплау, яшь әдәби көчләрне эзләп табу һәм тәрбияләп үстерү юнәлешендә мөһим эшләр башкара, ике тапкыр Әлмәт шәһәр советына депутат итеп сайлана.

  Язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе итеп сайлануы сәбәпле, Г.Ахунов 1968 елда Казанга кайта. 1972–1974 елларда «Казан утлары»ның баш мөхәррире булып эшли. 1974 елда Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе итеп сайлана. 1974–1984 елларда ул шулай ук СССР Югары Советында Татарстаннан сайланган депутат вазифаларын башкара.

  Җитмешенче еллар дәвамында аның бер-бер артлы «И кадерле туган як» (1968–1970), «Чикләвек төше» (1971), «Олы юлга сәяхәт» (1974), «Ардуан батыр» (1975), «Без бит Арча яклары» (1978), «Йолдызлар калка» (1979) кебек тарихи-публицистик, әдәби, документаль һәм автобиографик китаплары нәшер ителә. «Чикләвек төше» повесте һәм элегрәк язылган «Хәзинә» романы өчен Г.Ахунов 1973 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1978, 1986 елларда әдипнең өч кисәкле роман итеп уйланылган «Идел кызы» исемле трилогиясенең беренче ике китабы басылып чыга. Кызганычка каршы, бу трилогиянең өченче кисәге язылмыйча кала.

  Сиксәненче елларның икенче яртысында һәм туксанынчы еллар дәвамында әдип «Гомер юлы» романын, «Эт патша», «Соңарган мәхәббәт» исемле кече күләмле ике повестен һәм өч кисәктән торган «Тимерханның күргән-кичергәннәре» дигән документаль әсәрен иҗат итә.

  Г.Ахуновның театр сәхнәләрендә кат-кат куелган берничә пьесасы да бар: «Чулпы җыры», «Утлар яна учакта», «Тынгысыз йөрәк», «Чикләвек төше», «Ардуан батыр» (шул исемнәрдәге повестьлар буенча инсценировкалар), «Акчарлаклар» (Ш.Камалның шул исемдәге повесте буенча инсценировка) һ.б. Әдип шулай ук күпсанлы әдәби һәм истәлек язмалары, әдәби тәнкыйть һәм әдәби тәрҗемә китаплары белән дә укучылар арасында киң таныла.

  Г.Ахуновның проза әсәрләреннән күбесе русчага тәрҗемә ителә, хикәя һәм повестьлары украин, үзбәк, кыргыз, мари, чуаш, якут һ.б. телләрдә басыла, «Хәзинә» романы казакъча һәм төрекмәнчә тәрҗемәдә нәшер ителә.

  Әдәбият өлкәсендәге казанышлары һәм иҗтимагый тормыштагы актив эшчәнлеге өчен Г.Ахунов 1975 елда Хезмәт Кызыл Байрагы, 1981 елда Халыклар Дуслыгы орденнары белән бүләкләнә, 1972 елда аңа «Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә, ә 1993 елда «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән мәртәбәле исемгә лаек була. Әдип шулай ук 1998 елдан Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы дигән мактаулы исем йөртә.

Гариф Ахунов 2000 елның 4 июнендә Казанда вафат була һәм туган ягы Арча зиратына җирләнә.

  Г.Ахунов – 1957 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Комментарийлар