Логотип «Мәйдан» журналы

Гарасаттан соң (хикәя)

… Чыбыркы тавышы җәйге иртәнең чыклы-дымлы һавасын урталай ярды.

Авыл башындагы Гөлкәбирә карчыкның ятим калган агач өе ишелеп төшәрдәй калтыранып куйды. Урман куенына сыенып, үзалдына көн күреп яткан Абага авылы берьюлы уянып, җанланып китте. Бәләкәй генә бу авыл өчен дә яңа көн башланды.
Өстенә җиңелчә футболка, башына ак җептән челтәрләп бәйләнгән кәләпүш кигән какча гәүдәле үсмер, озын чыбыркысын әйләндереп селтәп тагын бер хәлле генә шартлатты да, җай гына атлап, урам буйлап китте. Сыерлар, урам тутырып ук бармасалар да, ярыйсы гына күмәк күренә. Барасы юлларын, көтүченең үзен белгән кебек яхшы белгән малкайлар, капкадан чыгып көтүгә кушылалар да, анда-монда карамый, этешми-төртешми, һәркайсы үз урынын белеп атлый бирә. Ара-тирә сузып кына кычкырып куючылар да бар. Болары инде әле генә бозаулаганнары. Әнә, Марта кушаматлы ала сыер атлаган саен артына борыла. Бозавын калдырып китәсе килми инде моның. Көтүдән качарга да күп сорамас!
Көтүче чыбыркысын җиңелчә чыртлатып ала. Моның нәрсә аңлатканын ала сыер да, башкалары да белеп торалар. Көтүлектә дә шулай бер-берсен «бер чыртлатуда» аңлашып күнеккәннәр.
Бу какча гәүдәле үсмер – Чыбыркы Газнавиның төпчек улы Нурлан. Газнави да, аның атасы Хөснетдин дә кулларына чыбыркы эзе уелып кергәнче көтү көткән кешеләр. «Чыбыркы» – нәселдән килгән кушаматлары. Көттереп кенә, апалары инде буй җиткергәч, әтисе иллегә якынлашып килгәндә дөньяга килгән малайга да, исем кушканчы ук, бу кушаматны ябыштырып куйдылар. Авыл фельдшерының:
– Тагын бер «Чыбыркы» сезгә, сөенегез, көтүчесез калмыйсыз болай булгач! – дип шаяртуы җитә калды.
Малай, чынлап та, кул арасына керә башлау белән чыбыркыга чат ябышты. Җиде яшьтән алып әтисе белән, бер көн калмый, җәй буе көтү көтте ул. Мәктәптә яхшы укыды, кулына аттестат алгач та, башка ВУЗларга керерлек мөмкинлеге булса да, авыл хуҗалыгы институтын сайлады. Иптәшләре дә, укытучылар да аның бу карарын бик аңлап бетермәделәр. Аңласа, аны бары тик Абага кебек бәләкәй авылда яшәгән, авылда яшәүнең тәмен, рәхәтен күңелендә йөрткән кеше генә аңлаячак!
И-и-и! Җәйге көннәрнең кабатланмас мизгелләрен бар матурлыгы белән күрер өчен көтүче булырга кирәк!
Һәр мизгелнең үз хушбуе. Яз көне, көтүлекләрдә яшел үлән калка гына башлаган вакытта, җир исе, яшь үлән исе җанны иркәли, яшәргә дәрт уята. Аннан, болын өсте төрле чәчкә белән чуарлана, аларның хуш исләренә исереп, хыялларга биреләсең. Болын берара өлгергән җиләк, бал исенә тула. Аңа урман ягыннан юкә чәчәге исе килеп кушыла. Чыклы-томанлы иртәләрдә бу хушбуйның эченә кереп чумасың, аның йомшак, дымлы, баллы булмышын тәнеңнең һәр күзәнәге тоя, кушучлап чумырып алып авыз итәргә дә була кебек! Әллә нинди яхшы ял йортларындагы махсус ванналарда да мондый ләззәтне алып булмыйдыр!
Аннан печән вакыты житә. Печән пакуслары, кипкән җиләк, мәтрүшкә, мөтлек исләре таратып, күңелне юата. Бу хозурлыкның вакыты кыска. Көз җилләре җәйнең хуш исләрен болын буйлап, печән кибәннәре арасында уратып йөртә дә, әллә кая алып китеп югалта. Күңел бераз боегып кала, ләкин җитешкән иген, туралган кукуруз исләре, кышның бәрәкәтле буласына, киләсе язга өмет уята. Һәм ел саен шулай…
Боларны күрмәгән, үз күңеле аша үткәрмәгән кеше авылга ябышып ятучыларны аңламыйдыр ул!
Аннан соң, башына кигән кәләпүше дә юкка гына түгел Нурланның. Институтта укуы белән беррәттән, мәдрәсәнең кичке бүлегенә йөреп, дини гыйлем дә ала ул. Гөлкәбирә әбинең васыяты шундый булды.
…Барысы да үткән ел авыл өстенә ябырылган гарасаттан башланды.
Әтисе таза иде әле Нурланның. Тагын, ким дигәндә, бер биш-алты ел рәхәтләнеп көтү көтәрлек иде. Шул зилзилә аларның тормышында көтелмәгән хәлләр китереп чыгарды…
Табигать тә әллә нишләде бит хәзер. Кышы белән җәе буталып бетте. Җәйге челләдә кар явып китү дә, кыш уртасында күк күкрәп яңгыр яву да гадәти хәл. Ләкин мондый гарасатның булганы юк иде әле.
Нурланның мәктәпне тәмамлап, бердәм дәүләт имтиханнары биреп йөргән чагы иде. Имтиханнары бетмәсә дә, туры килгәндә, көтүгә чыгарга тырыша ул. Тимер эзләгеч җайланмалар аша үтә-үтә, берничә укытучының сынаулы карашы, күзәтү камерасының астыртын гына сагалавы астында имтихан бирүләре нервларны какшатмый калмый. Ә монда! Иркенлек! Җан тынычлыгы! Көннәр дә матур, ничек түзеп өйдә ятасың инде.
Ул көн дә гадәттәгечә башланды. Кояш ныклап кыздырырга керешкәнче, маллар ике тау арасындагы үзәнлектә ару гына ашап алдылар. Төшкелеккә туплауга килеп җиткәндә генә көннең кызулыгы мине кайнатырдай булып чамасызланды. Сыерлар, ябырылып су эчеп алганнан соң, күл буендагы урманга, агачлар күләгәсенә елыштылар. Шул вакыт, әллә нинди шомлы тынлык урнашты. Кошлар сайравы, чикерткәләр черләве, бакалар җыры – барысы берьюлы тынып калды. Бу озакка бармады. Көтмәгәндә җылы һаваны кысрыклап, сап-салкын җил исә башлады. Урман артыннан кинәт килеп чыккан мич корымыдай кап-кара болыт, бераз вакыт җилгә каршы килде дә, көтүлек өстенә җиткәч, корбанына ташланырга әзерләнгән карчыгадай туктап калды.Каршысына килгән, кар өеме кебек ак төстәгесе белән кушылып, билләреннән алышкан көрәшчеләрдәй, бер урында әйләнә башладылар. Шул әйләнгән хәлдә, искиткеч зур тизлек белән бу гарасат җиргә якынайды. Күз ачып йомганчы учак тимерләрен, асмалы чуен казанны, чәйнекне, ашамлык салынган биштәр, кием-салымнарны – барысын берьюлы кубарып, күүккә күтәрде. Ул да булмады, күк ишелеп төшкәндәй көчле яңгыр башланды. Берсе өстенә берсе дөбердәп торган күкрәү, бер-бер артлы туктаусыз чытырдаган яшен, эре тамчылары белән бар җирне камчылаган куе яңгыр – бигрәк куркыныч иде, ахырзаман диярсең! Сыерлар ямьсез кычкырышып, нишләргә белми үрсәләнде, кайсы-кая чабыштылар, абынып-сөрлегеп җиргә тәгәрәштеләр. Нурлан чытырдатып күзләрен йомды. Әтисенең «Чокырга ят!» – дип кычкырганын ишетеп калды. «Я, Раббым, я Раббым! Исән калдыр! Исән калдыр!» – дип бертуктаусыз кабатлады малай, калтырана-калтырана.
Эх, ник шунда «Бер зыян да салма!» – дип тә өстәмәде икән!

Авылга да нык зыян салды бу өермә. Өй түбәләре, капка-коймалар, абзар такталары, парниклар йомычка кебек күтәрелеп очты, әле генә өеп куйган буралар җимерелде, электр баганалары ауды, бакчадагы агачлар тамырлары белән кубарылды.
Кырасы нәрсәләрне кырып, җимерәсен җимереп бетергәч, ничек кинәт башланган, шулай кинәт туктап та куйды гарасат. Төрле төстәге, әллә каян куып китерелгән ят болытлар каядыр юкка чыкты, җир өстенә янә кояш нуры бөркелде. Авыл, исән калганына ышанмагандай, ару гына вакыт тып-тын булып торды.
Бераз һушларын җыйгач, зыян-зәүрәтне барлау башланды. Аннан башкаларның хәлләрен белешергә чират җитте. Моның өчен өйдән дә чыгып торасы юк. Замананың җиңеллекләреннән авыл халкы да баш тартмый бит хәзер. Кайчандыр акча түгеп алып, ел саен налог түләп арыганнан соң, пай җирләрен авылдашлары Вахитның фермер хуҗалыгына тапшырып йөргәндә, ватсапта «Абагам» группасы туплап куйганнар иде. Авылда бер Гөлкәбирә карчык кына калды бу группага кермичә. Бердән, авылның, үзе әйтмешли, кай төше белән тын алганын телефонсыз да бик яхшы белеп тора ул. Икенчедән, телефон белән куллана алмый. Белмәгәннән түгел. Гомер буе савымчы булып эшләп, үз көченә генә ышанып, ялгыз дөнья көткән карчыкның наждак кебек кытыршыланып беткән бармаклары сенсорлы телефонны «тыңлата» алмый. «Кнүпкеле» се белән дә шул ук хәл. Күгәрчен күзе кадәрле генә төймәләре, бер басканда, бишесе берьюлы басыла.
Бик рәхәт нәрсә булып чыкты менә шул «вәт шәп!». Юлда батып, яки ватылып каласыңмы, башка бер ярдәм кирәкме, һә дигәнче сөйләшеп эш итеп куялар. «Атас! Операция “Кәҗә матай!”, “Кемнәр “каты чәй” эчкән, өегездән чыкмаска – ДПС!», «Минем үгез кайтмады, күрүчеләр, хәбәр итүегез сорала!», «Иртәгә зират читстартырга барабыз. Сәгать тугызда күпер төбендә җыелырга!», «Кайсыгызда эп-эсвижий сөтөсте бар, кулалмашка биреп торыгыз, көтелмәгән кунакларым килеп чыкты», «Шомыртка корт күче сарды, кайсыгызныкы?» – дигән кебегрәк хәбәрләр йөреп кенә торды араларында.
Хәл белешү бу юлы да ватсапта башланды.
– Исәнсезме? Кемнәр исән, смайлик булса да куегыз!
– Исән булмаганнарга нишләргә?
– Смайлик куймаска.
– Ишекләрегез ачыламы? Минекен терәтеп куйган, ачылмый!
– Җәләй бабай, капкаң минем бәрәңге бакчасында, югалтып йөрмә.
– Кайсыгыз миңа кыяр-помидорлар асып парник очырды, күчтәнәчкә зу-у-у-р рәхмәт! Барысы да бик тәмле!
– Минем мунча түбәсе кемгә кунакка киткән ул, кайтарып җибәрегез, пыжалыста!
– Баудагы керләрем юк!
– Барыгызның да түбәләре урынындамы?
– Өй түбәсе урынында, үземнең «крыша китә язды».
Шулай шаяру катыш хәл белешеп ятканда, авыл башында яшәгән Нәсимнең хәбәре барысын да сагайтты:
– Шаярып туйдыгызмы? Җәмәгать, сыер тавышлары килә, көтү таралган булса кирәк. «Чыбыркы» лар ни хәлдә икән!
Берничә ир җыелышып, көтүлеккә ашыктылар.
Авылдагы ише генә түгел иде монда! Мәшхәрнең иң кызу урыны көтүлек өстенә туры килгәнлеге көн кебек ачык. Бу төшләрне танырлык түгел иде. Өстеңә авардай булып утырган урман урынына – куркыныч күренеш: әлегә кадәр бер-берсенә тотынып, гөрләп үсеп утырган төз наратлар, кайсы урталай сынып, кайсы тамырлары белән бергә кубарылып, аркылы-торкылы яталар. Алар арасындагы эреле-ваклы агачлар гына, нечкә башларын кояшка сузып, кинәт килгән иркенлеккә аптырап, җил кая исә, шунда бөгелеп чайкалышалар. Алары бер хәл, ике сыерны яшен суккан, башка сыерларны урманнан читкә куарга тырышып йөргән Газнавины агач баскан иде!  Бәрелмәгән-сугылмаган бер җире дә калмаган Газнавины, ай-ваена карамый, «Скорый» чакыртып, район үзәгенә озаттылар. Сыерларның берсен суеп кала алдылар, икенчесенә өлгермәделәр. Ичмасам, Мансураныкы булып чыкты ул сыер! Ярдәмгә килүчеләр бер-берсенә мәгънәле генә карашып, баш чайкады:
– Кешесе туры килгән, шайтан алгыры!
– Бише белән түләтә инде бу!
– Кысыр сыерыннан ничек котылырга белми йөргәнен «оныта» инде!
– Кит инде, яшен суккан сыеры өчен көтүчедән түләтеп буламыни! Күрәләтә!
– Мансураны белмисең икән әле син. «Чабып барган атны туктата», «Дөрләп янган йортка керә» торган хатын ул.
– Биленә граната бәйләп, танк астына ташланырга да мужыт… Әгәр моның өчен зур акча, алтын-көмеш бирсәләр. – Ирләр, шау-гөр килеп көлешеп алдылар.
– Яки, һич югында, бу эшләре белән берәр кешегә зыян сала алса!
– Алайса, түләтә тек түләтә инде бу! Газнавидан тем боллее!
Шулай булды да! Сыерын барып карап та тормады Мансура, урам буйлап аркылы-торкылы яткан калай, такта, агач кисәкләренә абына-сөртенә, ирләр авызыннан да бик сирәк чыга торган кабәхәт сүзләрне сүз аралаш кыстырып, кычкыра-кычкыра Газнавиларга чапты:
– Менә-менә бозауларга тора иде сыерым! Яшен сукмаган аны, хәсрәт «Чыбыркы» юри шулай иткән! Каныкканы мин булдым инде! Яшь чагында мин дип селәгәен агызып йөргәнен мир белә! Көтүчегә иш булганчы, ялгыз башым, тәмле ашым!
Шул ярсуы белән исәнлек-саулык та сорап тормый, барып кергән уңайга:
– Түләми генә карагыз, судка бирәм! Юри минекенә каныккан, минекен юри яшен яшенләп торган җиргә куган ул, әллә белми дисезме! – дип, такмаклавын дәвам итте ул. Өйдә Нурлан гына, ул әле генә кайтып кергән, юеш киемнәрен алыштырырга да өлгермәгән иде. Булып үткән хәлләрдән нык кына тәэсирләнгән малай, сабырланырга көч тапты, хатынның кычкырынганын дәшми генә тыңлап торды да, тыныч кына:
– Аңладым, Мансура апа, кайгырмагыз, түләрбез, – диде.
Мансура бер кызгач, тиз генә туктый торганнардан түгел, малайның бәхәсләшми, карулашмый риза булып торуы аны тагын да ныграк ярсытып җибәрде.
– Атаң мескен, анаңа охшаган, түләрбез дип тора бит әле! Нәрсәң белән түләмәкче буласың, хәер эстәп җыйган акчаң белән мени!
– Уйлашырбыз… Әти кайтсын инде.
– «Уйлашырбыз»! Әллә кайта, әллә юк, әллә шунда дөмегә, мин аны көтеп торырга уйламыйм да. Хәзер үк, бүген үк! Акча кирәкми миңа, әнә, бозавы белән сыерыгызны бирерсез! Башка – баш кына түли торган түгел, минем сыер особая порода иде! – Болай әйтүе үзенә дә әзрәк оят булып китте бугай, хатын бар артистлыгын эшкә җигеп, кычкырып елый башлады, – ятим хатын дигәчтән дә, мыскыл итәсез!
«Бозавы белән сыерыгызны бирегез»…
Кап-кара маңгаенда агы булган бу сыерга «Акбур» дип исем таккан иде Нурлан. Бозау чагыннан ук карап үстерде. «Мәктәптә тырышып укысаң, сыер үзеңә бозау бүләк итәчәк», – дигәнгә ихлас ышанып, башлангыч мәктәпне гел яхшы билгеләргә генә бетергән өчен көтеп алган «бүләк» иде ул. Кышкы салкыннар үткәнче өйдә, мич артында торган бозау аңа тәмам ияләште. Нурланның мәктәптән кайтуын көтеп кенә тора, ишектән күренү белән, сикереп-сикереп башын болгаган булып, аны үз янына аралыкка «чакыра» башлый. Малай, ашап торамы, юкмы, киемен алыштырып ала да, бозавының уенына кушылып та китә. Уйный-уйный аның астындагы саламын алыштыра, алдына хуш исле печән, юкә миллеге элеп куя. Әнисе күрмәгәндә, аралыктан чыгарып, иреккә дә җибәрә. Өй бетереп чабышалар. Аннан әнисеннән «эләгә» иде.
Көтүгә йөри башлагач та «Акбур» Нурлан белән дуслыгын онытмады. Инде менә, сигез-тугыз ел көтүне «өчәүләп көтәләр». Төшкелеккә сыерларны туплагач, учак тергезеп ашап-эчеп алганнан соң, көтүчеләргә ятып йоклап алырга да була. Моның өчен агачтан эшләнгән шалашлары да бар. Туплау урыны бик уңайлы аларның: урманга якын гына, ат дагасы фомасындагы Дагакүл куенында. Керү-чыгу урыны – артык киң булмаган, берьюлы өч-дүрт сыер гына сыешлы аралык. Кайчак, көтүчеләр күренмәгәч, сыерлар яткан җирләреннән кузгалыша башлый. Кайбер сыер, түзми, «дага»дан чыгып, үз көенә йөрмәкче була. Шулай итәр иде дә, әгәр «Акбур» булмаса! Ул теге аралыкка аркылы баса да, аякларын як-якка җәеп җибәрә. Мөгезе очлы. Ухылдап, «М-у-уаһ!» дип шул очлы мөгезен болгап та куйса, чыгарсың, чыкмый! Ә кайтканда ул һәрвакыт паровоз кебек көтү башында. Тиешле тизлекне саклап, мал каршыларга килүчеләр җыелып бетүгә генә алып кайтып җиткерә көтүне. Авылга якынлашкач, «Без кайтабыз, каршы алыгы-ы-ыз!» – дигән кебек, сузып-сузып кычкырып хәбәр дә бирә. Ул ачып керә алмый торган капка юк авылда. Авылдашлары «Ачкыч яратып өеңә дә керер бу Акбур, уйлаганын эшләми калмый!» – дип шаярталар аның хакында.
«Бозавы белән сыерыгызны бирегез»….
Хатын чыгып киткәч, битен куллары белән каплап, еламаска тырышып озак кына утырды Нурлан. Нигә кешеләр шулай усал була икән? Малай үз уйларын үзе үк төзәтеп куйды: усал түгел, аяусыз, явыз! Әнә, Гөлкәбирә әби дә усал. Кулында һәрвакыт үзеннән дә озын таяк булыр, шул таягын уйнатып, каты тавышы белән сөйләп җибәрсә, «беттең», ул кушканны үтәми калырмын димә!
Нурлан, бу ике кеше белән бәйле, биш-алты ел элек булган вакыйганы исенә төшереп, ирексездән, яшь аралаш елмаеп куйды. Мансураның, пенсиягә чыгып, авылга кире әйләнеп кайтып яши генә башлаган чагы иде. Мин кайсыгыздан ким дип, сыер да алып җибәрде. Көтүчене, чиратлап, кичкелеккә сый-хөрмәт белән, мунча ягып каршы алу гадәте бетмәгән иде әле авылда.
Чират беренче тапкыр Мансурага җиткәч, әлегә кадәр менә дигән һава торышы үзгәрде дә куйды. Иртәнге кояш җир өстен җылытырга да өлгермәде, каяндыр килеп чыккан әллә нинди бәйләнчек, болганчык су төсендәге болыт көтүлек өстенә килеп җәелде дә, көне буе шуннан кузгалмады. Җанны өшетеп пыскаклаган көзге яңгыр кебек, астыртын гына чылатты да чылатты. Җәйге көнне мондый яңгырга әзер булмыйсың бит ул. Өсләрендә чыланмаган бер бөртек җеп тә калмады. Кайтып, кием алыштырып килергә дә форсат булмады. Сыерлар да, тынгысызланып, гел авыл ягына карап, ашар-ашамас кына йөрде. Кичне чак көтеп алдылар.
Мансураның капка төбенә җиткәч, әтисе, икеләнеп, керергә кыймый бераз тапанып торды да, «Кайтыйк кына, улым», – дип борылып китә генә башлаган иде, капка ачылып китеп, матур итеп киенгән, ару гына бизәнгән, кулчатыр тоткан хатын үзе күренде. Ул, мыскыллы елмаеп, өсләреннән су агып торган көтүчеләрне баштан-аяк күзе белән капшап чыкты да:
– Нәрсә, шушы көнгә калдыңмени? Танавың бик югары иде, чыбыркы эләргә генә яраган икән. Мескен. Бик ачсыңмы? Мә, кайткач, тоз сибеп ашарсың, – дип, бер телем икмәк сузды, – көн буе сыер койрыгына карап ял итеп яткан өчен,акчасын да түлә, ашат та имеш!
– Рәхмәт, икмәктән зур булып булмас, – дип, әтисе хатын биргән икмәкне алып, кесәсенә салды да, кайтыр якка борылды.
– Пастух несчастный! «Чыбыркы» кисәге! Көтүче дә булдымы һөнәр! Искелек калдыгы! На дворе двадцать первый век! Чират көтүе дә не в моде, электрокөтүлек заманы хәзер! – капканы шартлатып ябып кереп киткән хатын ихатада шулай кычкырынуын дәвам итте.
«Көтүче!»…Бу сүзне шулай ямьсез итеп әйткән кеше юк иде әле. Нурлан, елап җибәрүдән үзен тыярга тырышып, танавын еш тарткалап, әтисе артыннан иярде. Әнисе дә өйдә юк, ичмасам. Иртүк, боларны озаткач, район дәваханәсенә ятарга дип китте. Күптән чиратка язылып куйган иде, көнендә бармый калса, тагын шул кадәр гомер көтәсе була. Малайга нык кыен булып китте, күзенә яшь төелде. Тамак ачуы да үзен әйбәт кенә сиздерә.
Шул вакытта тыкырыктан, очына полиэтилен бәйләнгән колга тоткан Гөлкәбирә әби килеп чыкты. Ул, килә-килешкә, күшеккән чебеш хәлендә калган бу икәүне колгасы белән бүлеп алды да, каз куган кебек үзенең өенә таба «куалый» ук башлады:
– Әйдәң, әйдәң, күп юанып тормаң, ашым әзер, мунчам ягылган. Ул эссесе, ул суы пулнай калды, кая куям мин аны! Әрәм була барыбер. Давай, давай, олы кешенең сүзен тыңларга кирәк! Башыгыз яшь әле миңа каршы сөйләргә! Атлаң! Атлаң! Килендә бүген сезнең кайгы булмагандыр, юлга чыгып киткәнен күреп тордым. Чиратның да кемгә килеп төртелгәнен беләм. Өе биек, өйрәсе сыек кешедән нәрсә өмет итәсең! Атлаң! Атлаң!
Каты тавыш белән, колгасын колак тирәләрендә болгап-болгап сөйләнсә дә, көтүчеләр, әбигә буйсынып, күндәм генә ул юнәлткән якка атладылар. Колга аларны шулай мунчага кадәр куалап барды.
– Көтүче булса ни, пәйгамбәрләр арасында да көтүчеләр булган. Көтүче булу бөтен кешенең дә кулыннан килә торган эш түгел ул. Аның атвитствасы зур. – Табын янында шул каты тавышы белән сөйләнүен дәвам итте карчык. – Синең картатаң, Газнавикаем, «чыбыркы»ның да ниндие иде! Тирә-яктагы дүрт-биш авылга бер указлы мулла! Малларга гына түгел, җаннарга да көтүче иде! Без ул чакта сабыйлар, күбесен аңламаганбыз да. Инәкәй сөйли иде, бер-ике сатлык аркасында Хөснетдиннең атасының башы себер китә иде, чыбыркыга ябышып кына котылып калды, дип. – Тавышы йомшый башлаганын чамалап, яңадан фәрмән бирүгә күчеп, кыставын дәвам итте, – ашаң, ашаң, кая куям мин бу хәтле ризыкны! Өстәл тутырып утырган бала-чагам бармыни!..

 

 
Дәвамы: http://maydan.tatar/garasattan-son-axyry/

Фатыйма ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА

 

Фото: http://vishime.ru/



 

«Мәйдан» №11, 2020 ел.

 

Комментарийлар