Логотип «Мәйдан» журналы

Галимнәр: Шоколад һәм какао бик файдалы

Составында какао булган ризыклар D2 витамины чыганагы булып тора, дип яза РИА Новости EurekAlert порталына сылтама белән.Галле-Виттенберг университеты һәм Макс Рубнер Институты галимнәре шундый нәтиҗә...

Составында какао булган ризыклар D2 витамины чыганагы булып тора, дип яза РИА Новости EurekAlert порталына сылтама белән.
Галле-Виттенберг университеты һәм Макс Рубнер Институты галимнәре шундый нәтиҗә ясаган. Тикшеренүлләр барышында яңа теория барлыкка килгән. Аның буенча какао кояшта киптерелгән вакытта D витамины D2 витаминына әверелә икәнлеге ачыкланган.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, төрле какао продуктларында витаминнар да төрлечә: иң күп витаминнар какао маенда һәм кара шоколадта, ә ак шоколадта ул күпкә ким.  D төркеменә караган витаминнар җитмәү организмда салкын тию, рахит һәм остеопороз авыруларына китерен беләбез.
Шунысы да билгеле, какао күп кушылган кара шоколад иммунитет һәм ми эшчәнлеген арттыра.
 
Фото: https://pixabay.com
 
Фото: Flickr / ma2tt.m
 

Комментарийлар