Логотип «Мәйдан» журналы

Галимнәр начар йокының куркыныч булуын ачыклаган

Берклида Калифорния университеты тикшеренүчеләре тирән йокы булмау кешене стресска һәм борчылуны арттыруга дучар итә, дип билгеләгән. Галимнәр чыгарган нәтиҗәләр белән Nature Human Behabiour басмасынд...

Берклида Калифорния университеты тикшеренүчеләре тирән йокы булмау кешене стресска һәм борчылуны арттыруга дучар итә, дип билгеләгән. Галимнәр чыгарган нәтиҗәләр белән Nature Human Behabiour басмасында басылган мәкаләдә танышырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
son
Экспериментта 18 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге 330 кеше катнашкан. Галимнәр аларның тәүлегенә ничә сәгать йоклауларына карап, психик халәтләренең үзгәрүен күзәткән.
Моның өчен үз теләкләре белән катнашкан кешеләрдән лабораториядә ике төн — берсен йокысыз, ә икенчесен йокының нормаль дәвамлылыгы белән үткәрүләрен үтенгәннәр. Ике очракта да иртән аларга махсус сайлап алынган видеороликлар сериясен күрсәтәләр. Алар сыналучыларда курку яки күңел кайту уятырга тиеш була.
Эксперимент нәтиҗәсендә, төнлә йокысыз үткәрүченең борчылулар өчен җавап бирүче префронталь баш мие кабыгы өзеклекләр белән эшләве ачыклана. Моннан тыш, галимнәр начар йокының 30 процентка диярлек стрессларның артуына китерүен ачыклаган.
Элегрәк Стокгольмдагы Кароли институты галимнәре йокысызлыктан интеккән кешеләрдә йөрәкнең ишемик авыруы, йөрәкнең җитешсез эшләве һәм инсультның үсү куркынычы артуын ачыклаган.
 
Фото: https://pixabay.com/

https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/07/196586/

Комментарийлар