Үзем турында

Күзләремнең нурын,
Йөрәгемнең моңын
Кураема салып җыр итәм.
Йөзем аклыгы да,
Күңелем шатлыгы да
Минем өчен шаян җыр икән.

Бәхет балкыр заман,
Ә мин ятып язам…
Күпме сагыш килде өелеп!
Үзем сүнеп ятам,
Үзем көлеп ятам,
Кеше бәхете өчен сөенеп.

afzal-shayan

 

Әсмабикә җаным, ахирәт

Якшәмбе көн нурлы иртәдә
Койма буйларында күләгә.
Әсмабикә килә урамнан,
Уң кулына тоткан чемодан.

– Әсмабикә җаным, ахирәт,
Безнең очта сиңа ни кирәк,
Бу чемодан нигә кулыңда?
Кызыл гөлләр сибим юлыңа!

– Малайкаем, чыктым кияүгә,
Сезнең очта торган берәүгә.
– Якты булсын, Әсма, уйларың,
Котлы булсын, җаным, туйларың!

Дүшәмбе көн нурлы иртәдә
Койма буйларында күләгә.
Әсмабикә бара урамнан,
Сул кулына тоткан чемодан.

– Әсмабикә җаным, ахирәт,
Аргы очта сиңа ни кирәк?
Бу чемодан нигә кулыңда?
Алсу гөлләр сибим юлыңа!

– Сезнең очтан кайтам берәүдән,
Уңмадым мин, дустым, кияүдән.
Кияү түгел – җирән алаша,
Минем белән көн дә талаша.

Сишәмбе көн нурлы иртәдә
Койма буйларында күләгә.
Әсмабикә бара урамнан,
Уң кулына тоткан чемодан.

– Әсмабикә җаным, күз нурым,
Кайсы якка тоттың бу юлың?
– Малайкаем, уңыш бу җәйдә,
Күрше авылга чыктым кияүгә.

Кияү түгел, егет солтаны,
Кичә кичен күрдем мин аны.
Егет түгел, пешкән җир җиләк,
Ак бәхетләр телә, ахирәт!

– Якты булсын, Әсма, уйларың,
Котлы булсын, җаным, туйларың!
Берәр атна инде бу җирдә
Килен булып тордың һәр өйдә.

Пәнҗешәмбе нурлы иртәдә
Читән буйларында күләгә.
Әсмабикә ындыр ягыннан
Кайтып килә күрше авылдан.

– Әсмабикә җаным, ахирәт,
Бу авылда сиңа ни кирәк?
– Малайкаем, күңелем шатлыгы,
Кияү түгел – адәм актыгы…

Ә анасы убыр, аждаһа,
Минем белән көн дә талаша,
Кайтам әле, алма кисәгем,
Бәдри Сәйфиендә исәбем.

*
Безнең якта чыкмый берәү дә
Атнасына алты кияүгә.
Гомер дусты, даими яр кирәк,
Әсмабикә җаным, ахирәт!

 

Тәвәккәл әби

«…Кәҗәбезгә печән беткән,
Колхозныкы хәләл икән,
Тәвәккәлгә тугыз җирдән
Хак Тәгалә бирәм дигән.

Хәерле кыл үзең, Хода!..» –
Гайни әби чыкты юлга.
Аның белән бергә китте,
Чана тартып, Сәрвәретдин.

Бара болар, һаман бара,
Ак кар ява һәм төн кара…
Карлы дала уртасында
Гайни әби кибән таба.

– И Ходаем, үзең сакла,
Кяферләрнең күзен капла,
Сәрвәретдин, балакаем,
Син карап тор, мин йолкаем!

Печән төяп чана тарткан
Кара төндә нинди юлчы? –
Аркасына мылтык аскан,
Килде-чыкты каравылчы.

– Атам! – диде мәхәббәтсез… –
Әби калды тәһарәтсез,
Үкчәсенә китте җаны,
Басып калды хәрәкәтсез.

– Тфү, әстәгыфирулла!
Бәбекәем, Хәбибулла,
Эңгер-меңгер…
Син күр – мин күр,
Печән бирде Ходай юлда.

– Минемчә ялгышкан Алла,
Үз печәне булмаганга,
Колхозныкын җибәргән ул, –
Идарәгә җәвитсә бул!

Идарәгә әби барды,
Күзләреннән яшь чыгарды.
Ул намазчы, изге килеш…
Котыртучы шайтан, имеш.

 

Тотып җибәр, апаем…

Баш төзәтеп ара-тирә,
Баш авырткач, ава-түнә,
Бригадага эшкә әйтергә,
Урам буйлап Ахун килә.
Капка бикле, тәрәз ачык:
– Харис агай, басуга чык!
Тәрәзәдән кул күренә,
Стаканы мул күренә;
– Фани дөнья эше бетмәс,
Күңел ачар чаккаем, – ди, –
Тәнгә сихәт – тәңкә сыйфат,
Тотып җибәр, апаем, – ди.
Авыз итеп ара-тирә,
Ахун килә, ава-түнә.
Капка бикле, тәрәз ачык:
– Латыйп агай, басуга чык!
Тәрәзәдән кул күренә,
Стаканы мул күренә:
– Ахун, малай, сүгенмә, – ди, –
Чыгып булмый бүгенгә, – ди.
Авыз итеп ара-тирә,
Ахун китә, ава-түнә.
Капка бикле, тәрәз ачык:
– Шакир агай, басуга чык!
– Кунак җыйдым өем тулы.
Бүген бездә бәби туе, –
Чыгып булмый бүген генә.
Тотып җибәр берне генә!
Авыз итеп ара-тирә,
Ахун килә, ава-түнә.
Капка бикле, тәрәз ачык:
– Сара җиңги, басуга чык!
– Вакыт юк бит, апаем, – ди, –
Товарымны сатаем, – ди. –
Самогоным яхшы, диләр,
Бер стакан салып җибәр!
Миндә бетмәс, мичкә кипмәс,
Тагын берне кагып җибәр..
Авыз итеп ара-тирә,
Ахун китә, ава-түнә.
Җире белән – урыны белән,
Җиргә ятып борыны белән,
Ахун йоклый, төшләр күреп,
Төрле мәзәк эшләр күреп:
Аңа, имеш, сөенә-сөенә,
Мәскәү абзый медаль бирә.

 

Өф-өф итеп…

Малай туды безнең. Нинди шатлык!
Икебезгә уртак бәхет таптык.
Сокланабыз аңа исебез китеп,
өф-өф итеп,
өф-өф итеп.

Егет үстерәбез туган илгә,
Мондый асыл малай бездә генә.
Тирбәтәбез йоклаганын көтеп,
өф-өф итеп,
өф-өф итеп.

Затлы кием, ефәк аңа гына,
Тәмле-татлы нәрсә тамагына.
Тәпи йөри башлый яңа гына,
тып-тып итеп,
тып-тып итеп.

Малай үсә. Буе, яше арта,
Бәби чагы инде калды артта.
Күн диванга ятып «Казбек» тарта,
пыф-пыф итеп,
пыф-пыф итеп.

«Әни, давай, миңа шиблет кидер,
Алыгыз миңа заграничный нидер!
Әти, давай, папироска йөгер,
лап-лап итеп,
лап-лап итеп!»

Йөгерәсең, кала тузан тузып,
Автомобильләрне юлда узып,
Магазинга, магазинга тизрәк,
«Казбек» кирәк,
«Казбек» кирәк!

Яңа мода костюм тапты уйлап,
Газиз парәң булгач, бостон юллап,
Йөгерәбез икәү урам буйлап,
анда лап-лап,
монда лап-лап.

Укырга җибәрдек, бармый анда,
Безнең сүзне алмый искә-санга,
Коньяк эчә хәзер ресторанда,
голт-голт итеп,
голт-голт итеп.

Матур кызлар белән прәннек ашый,
Акча сорап безгә допрос ясый,
Бирми торсаң, хәзер кыйнап ташлый,
дөп-дөп итеп,
дөп-дөп итеп.

 

Шәрифулла күршем белән

Әмма ансат һөнәр таптым,
Баеп ятам җайлап кына.
Бура чаптым, бура саттым –
Файда калды байтак кына.

Караңгы төн, кара урман,
Атым белән барам юлдан.
Бу урманда күпме агач
Китте инде минем кулдан…

Кисәм чыршы, кисәм нарат,
Үзем карыйм уңга-сулга.
Мылтык асып, усал карап,
Килеп чыкты Шәрифулла.

– Нигә боздың син законны!
Хәзер язам пыртакулны!
Рапорт бирәм начальникка,
Әзерләп куй биш йөз сумны!

– Абзыкаем, Шәрифулла,
Үзең күрше, үзең кода;
Каршы торма минем юлда,
Ярты литр менә кулда!

Үзең өчен караштыр җай,
Хөкүмәт ул болай да бай.
Адәм кулы кисә торыр,
Урман һаман үсә торыр.

Моның чаклы кем дә чиртә,
Харап икән ике киртә!
Татулыкка ниләр җитә,
Тотып җибәр исәнлеккә!

– Мөмкин түгел һич, знакум,
Каты, малай, монда закон;
Берне генә авыз итсәм…
Ачы да соң, нәләт төшкән!

Штубы син юлны кара,
Күренмиме кеше-кара,
Тагын берне авыз итсәм…
Ай-яй, ачы, нәләт төшкән.

Мин күрмәгән, син белмәгән –
Башың азат мең бәладән.
Ходай саклап эләкмәсәк,
Тыныч кына булыр яшәп…

– Ярый, сау бул, Шәрифулла,
Сагындырма, ялындырма;
Кагылгала иртә-кичен,
Сындырырбыз мөгәричен!

Караңгы төн, кара урман,
Шыпырт кына кайтам юлдан.
Йөри торгач, бәхетсезлек
Килде чыкты, Ходай орган.

Кем уйлаган, кемнәр белгән,
Бәла тактым бу башыма, –
Шәрифулла күршем белән
Килеп бастык суд каршына.

Тапсак – сигез, бүлсәк – тигез,
Белгән идек дөнья җаен;
Инде хәзер нәрсә дибез,
Шәрифулла абзыкаем?!

 

Автор киңәш итми…

Арып көндез эш белән,
Түшәк җәеп кич белән
Йоклый бирсен карт-коры.
Гыйшык-мыйшык уй белән,
Чыгып китте юл белән
Бу сүзләрнең авторы.

Ире эштә булсачы,
Үзе көтә булсачы,
Бакча туры, өй туры…
Озак шакып тормады,
Серенада җырлады
Бу юлларның авторы.

Берәү чыкты ишектән,
Танып булмый ничек тә,
Монда төшми ай нуры.
Кем икәнен күрмичә,
Чәчәк сузды белмичә
Бу юлларның авторы.

Яңак янды чалт итеп,
Ут күренде ялт итеп,
Әйтим инде туп-туры:
Мескенем, таеп һуштан,
Чәчрәп төште баскычтан
Бу юлларның авторы.

Имансыз Габделәхәт,
Тимер куллы кабахәт,
Мылтык белән аткыры…
Ирле хатын янына
Киңәш итми барырга
Бу юлларның авторы.

 


Комментарий язарга