Логотип «Мәйдан» журналы

Гаилә учагының җылысы

Кешеләрне кеше итү өчен,Җирдә иң беренче сөю кирәк.Кешеләрне, җирне яратудаӘби-бабай – иң беренче үрнәк.Кеше бу җиһанга бәхетле булыр өчен туа, ә бәхетле булу өчен кешенең гаиләсе булырга тиеш. Юкка г...

Кешеләрне кеше итү өчен,
Җирдә иң беренче сөю кирәк.
Кешеләрне, җирне яратуда
Әби-бабай – иң беренче үрнәк.
gbrv7oksfzw
Кеше бу җиһанга бәхетле булыр өчен туа, ә бәхетле булу өчен кешенең гаиләсе булырга тиеш. Юкка гына, “Гаилә – бәхет ачкычы”, - дип әйтмәгән бит халкыбыз. Гаилә – кешелеклелек, әхлак, яшәеш нигезе. Динебез дә гаилә мәсьәләсен һәрчак күз уңында тоткан. Милләтебезнең киләчәге дә гаиләләрдәге рухи кыйммәтләр белән үлчәнә. Рухи һәм әхлакый яңарышның бетмәс – төкәнмәс чыганагы гаиләнең нәкъ менә тирәнгә киткән тамырларында, традицияләрендә. Шуңа күрә гаиләгә һәрвакыт зур игътибар бирелә. 1994 елдан бирле 15 май Халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә.
Гаилә... 5 хәрефтән генә торган шушы сүздә нинди тирән мәгънә ята. Гаилә ул - бабай, әби, әти, әни, балалар, баш өстендә бер түбә, бер үк фамилияләр, озын, буыннан-буынга өзелмичә дәвам итүче тирән тамырлы нәсел җебе.
Шәһәребез үзәк китапханәсе дә, бүген, әлеге бәйрәмне билгеләп үтәр өчен, гаиләләребезнең ныклы терәкләре булган иң күп китап укучы әбиләребезне үзләренең яраткан оныклары белән бәйрәмгә җыйды. Элек-электән үк бала тәрбияләүдә әбиләрнең өлеше чиксез зур. Өлкәннәргә булган хөрмәт – ихтирам тәрбияләүдә гаилә, балалар бакчасы, мәктәп бердәм эш алып барса, картайган көннәрендә караучысыз калган әби– бабайлар да булмас иде. Бәйрәмгә килгән әбиләребез дә үз үрнәкләрендә бала тәрбияләүдә актив катнашулары турында бәян иттеләр, нәсел дәвамчыларына үзләренең үгет-нәсыйхәтләрен бирделәр. Матур шигырьләр, дәртле җыр-биюләр, әбиләр белән үткәрелгән ярышлар белән үрелеп барган кичә сизелми дә үтеп китте. Әбиләребез үзләренең оныкларының осталыкларын күреп, сөенеп утырдылар. Үзләре дә ярышларда уңганлыкларын, булганлыкларын күрсәттеләр. Кичә тәмле ризыклар белән тулы чәй өстәле янында дәвам итте. Әбиләр бер-берсе белән аралашып, яшьлекләрен исләренә төшереп, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдылар. Ә без, китапханә хезмәткәрләре, үз чиратыбызда барлык гаиләләрне дә әлеге бәйрәм белән кайнар котлыйбыз, гаиләләрегезгә иминлек, татулык, ныклы сәламәтлек телибез, балалар куанычын, игелеген күреп яшәргә язсын, гаилә - китапханә арасында дуслык күпере мәңге өзелмәсен”, - дигән теләктә калабыз.
 
Резеда Гайнетдинова,
Чаллы шәһәр үзәк китапханәсе.

Автор фотосы

Комментарийлар