Тукай бары язган гына

Тукай бары язган гына,
Бүләк өмет итмәгән.
Иҗат утында янарга
Ял йортына китмәгән.

Юбилей да үткәрмәгән,
Чит илләргә йөрмәгән.
Түрәләргә, чират торып,
Фатир сорап кермәгән.

Тукай бары язган гына,
Канәгать булган шуңа.
Тик битараф калалмаган
Милләте язмышына.

Ул язар өчен яшәгән,
Каләмен корал иткән.
Тел һәм милләт дошманнарын
Бүген дә кыра икән.

 

Лаеклы ялдагы хезмәткәргә

Эше төшемле булдымы,
Урынын бушатмады.
Өстәгеләр, кыенсынып,
Нигәдер кымшатмады.

Лаеклы ялда булса да,
Йөрде ул салмак кына.
Сүз әйтергә кирәк булса,
Кырды ул тамак кына.

Ярсыр чакта ярсымады,
Көләр чакта көлмәде.
Әзрәк шелтә эләккәндә,
Ни әйтергә белмәде.

Хәзер дә эшкә йөри ул,
Төп-төгәл итеп кенә.
Бик тә күңелсез хәбәрнең
Минутын көтеп кенә.

 

Кичерегез мине, туганнар!

Мин кемнәргә киртә булдым икән?
Бардыр инде андый кешеләр.
Бәлки, үзләре дә белмиләрдер,
Юк түгелдер миңа үчлеләр.

Бер Ходайга гына билгеледер
Минем кемгә таяк тыкканым.
Хәтта үзем белмим төгәл генә,
Җиңәм диеп, аны екканым.

Бардыр инде җәберләнгәннәр дә,
Салкыннарда калып туңганнар.
…Әгәр минем гаеп белән булса,
Кичерсәгез иде, туганнар!

 

Туган тел – иң газиз тел

Киләчәктә ни күрергә
Язгандыр бу башларга?
Татар теле мәсьәләсен,
Белмим, каян башларга?

Тел өлкәсендәге хәлләр
Күбесе тора бездән.
Кимчелекләрне иң тәүдә
Эзлик без үзебездән.

Авылдагы урамнарның
Исемнәрен карагыз:
Йә «Лесная», «Центральная» –
Без соң кая барабыз?!

Белдерүләр, лозунглар да
Татарчага килмиме?
Әллә инде безнекеләр
Тәрҗемәсен белмиме?

Колакларда – урыс теле,
Яңгырый иртә-кичен.
Мүлтиләр бара көн буе
Оныкларыбыз өчен.

Кибетләрнең исемнәре
Бик катлаулы булганга,
Аңлашылып та бетмидер
Хәтта өлкән туганга.

«Туган тел»не җырласа да,
Мәктәпләрдә балалар,
Белем белән тәрбияне
Чит телләрдә алалар.

Диварларга язуларны
Тик урысча эләләр.
Күрми түгел бит, күрәләр
Хәтта олы түрәләр.

Күрмәмешкә салышалар,
Йә «әйбәт» дип китәләр.
Башка кимчелек булганда,
Алар шәп «биетәләр»…

Туган телдә чаралар да
Үткәрү ай-һай авыр.
Татар авылларына да
Килде бит шундый дәвер.

Вата-җимерә булса да,
Теге телдә сөйлиләр.
«Безне тыңлап торучылар –
Татарлар бит…» – димиләр.

Чыгыш ясауга килгәндә,
Ансын да булдырабыз:
Урысчалы-татарчалы
Катнаш тел тудырабыз.

Рәхәтләнә безне тыңлап
Зурлар, бала-чагалар.
«Телне бутадың…» – димиләр,
Бары тик кул чабалар.

Күңелебез түрендә дә
(Һич тә түгел бу ялган!)
Туган тел белән гарәпчә
Догалар урын алган.

Ансын инде күпсенмибез,
Туган телгә тиңлибез.
Әби-бабайлар ядкаре,
«Чит тел бит ул», – димибез.

Туган тел – иң газиз тел ул,
Саклыйк күз карасыдай.
Аны зурлап һәм кадерләп
Яшәргә язсын Ходай!

 

 

 

chistota

Фото: astrakhanfm.ru

 

Гадилеккә ни җитә

Әгәр дә мин бөек булсам,
Әй кыен булыр иде.
Кемнәрдер минем тирәмдә
Гел биеп торыр иде.

Борчымаска тырышырлар,
Күп сүз катмаслар иде.
Вак-төяк мәсьәлә белән
Ишек какмаслар иде.

Мин чыгуга, машинам да
Кабынган булыр иде.
Бүләккә дигән чәчкәләр
Алынган булыр иде.

Каршыларлар иде мине
Сәгатен белеп кенә.
Кулларына чәкчәк тотып,
Елмаеп-көлеп кенә.

Мактап та алырлар иде,
Үзләрен мәҗбүр иткәч.
Әй соң куанырлар иде,
Мин кайтыр юлга киткәч.

Алай да мин бөек түгел –
Шатланып туя алмыйм.
Гадилеккә берни җитми –
Түрәләр хәлен аңлыйм…


Комментарий язарга