Падишаһ син! Бик кирәксә, баш исен дөнья сиңа…

Г.Тукай, «…гә (Ядкяр)», 1909

Музейларда татар халык шагыйре Габдулла Тукай белән бәйле кыйммәтле ядкарьләрне туплау, өйрәнү һәм киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итүнең бай тарихы бар. Г.Тукайга мөнәсәбәтле материалларның мәдәниятебез, киләчәк буыннар өчен әһәмиятлелеген тоеп, аларны туплый башлауның һәм аның исемен мәңгеләштерүнең беренче адымнары, Г.Тукай үлеменнән соң ук башлана. Мәсәлән, «Мәгариф» нәшрияты Г.Тукайның мәҗмугаи әсәрләрен чыгаруга алына һәм шагыйрь Кыям Юлдашев «Матбугат вә әдәбият (Тукай мәҗмугасы)» мәкаләсендә билгеләп үткәнчә, «мәҗмуганы тулы нәшер итү, шагыйрьнең җан хәрәкәтләрен төшенү өчен төрле кешеләргә төрле мөнәсәбәт белән язылган мәктүбләрен, шигырь вә нәсерләрен сорап газеталарда игълан итә». Матбугат укучылары да бу уңайдан үз теләкләрен белдерәләр: «Мәрхүм Тукаевның язылачак тәрҗемәи хәленә, аның татарча вә русча кулъязмаларының фотографлары, туган йорты вә авылының, сабак башлаган Кырлай авылы мәктәбенең, Уральскида укыган мәдрәсә вә шкуланың, остазларының рәсемнәре вә үзенең төрле вакытта алдырган рәсемнәре дә дәреҗ ителсен иде».

Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты беренче тапкыр Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы Дәүләт музееның (хәзер Татарстан Республикасы Дәүләт музее) тарихи, соңрак махсус әдәби экспозициясендә чагылыш таба. Шагыйрьнең тормышы турындагы материаллар Казандагы М.Горький музееның «Горький һәм татар әдәбияты» бүлегендә, язучы Ш.Камалның музей-фатирында да урын алган була. Хәзерге вакытта шагыйрьгә багышланган музейлар Казан, Арча районының Кушлавыч һәм Кырлай авылларында һәм Казахстанның Җаек шәһәрендә урнашкан.

Габдулла Тукай әдәби музее

Бөек татар шагыйре, хәзерге татар әдәби теленә һәм милли әдәбиятка нигез салучыларның берсе Габдулла Тукайга багышланган әдәби музей Казандагы Иске Татар бистәсенең иң матур биналарының берсе – XIX гасыр ахырына караган, халык телендә «Шамил йорты» дип йөртелгән ике катлы йортта урнашкан. Музей Татарстанның һәм Казанның күренекле мәдәният үзәге булып санала. Биредә шагыйрьнең татар әдәбияты һәм мәдәниятенең тарихын өйрәнергә мөмкинлек бирә торган бәһасез ядкарьләре – үзенең, туганнары һәм фикердәшләренең мемориаль әйберләре урын алган.ivf02379

Г.Тукай әдәби музее 1986 елның 11 июнендә Татарстан Республикасының берләштерелгән Дәүләт музее (хәзер Татарстан Республикасы Милли музее) филиалы буларак ачыла.

Музей ТАССР Министрлар Советының 1984 елның 4 июле 375 номерлы «Казанда татар халык шагыйре Г.Тукай музеен төзү турында»гы карары нигезендә шагыйрьнең тууына 100 ел тулу уңаеннан оеша.

img_2608

Казандагы Г.Тукай әдәби музее Л.Г.Вәлиева җитәкчелегендә Берләштерелгән Дәүләт музее коллективы тарафыннан оештырыла. Музей экспозициясен төзү эшендә Д.Б.Баһаветдинова (концепция авторы), В.З.Дәүләтшина, Н.Х.Тур, Н.П.Нефедова, Э.П.Хәмидуллина, Г.А.Хәбибуллин, Ленинград музей һәм күргәзмә экспозицияләрен проектлау комбинатының рәссам В.М.Глазков җитәкчелегендәге Б.А.Робенко, Б.Г.Хорошайловтан торган рәссамнар төркеме катнаша.

Заманча экспозиция төзелә, сәнгати һәм фәнни эшләнеше 1980 еллар музей төзү технологияләренә җавап бирә. Соңрак (1996 һәм 2006 елларда) экспозиция өлешчә яңартыла.

Г.Тукай әдәби музееның беренче директоры булып 1986 елдан 1992 елга кадәр Госман Әкрам улы Хәбибуллин эшли. Ул яңа экспонатлар эзләүгә, Г.Тукай иҗатын пропагандалауга күп көч куя. Аның тырышлыгы белән «Тукай көннәре», фәнни конференцияләр, түгәрәк өстәлләр оештырыла, татар вакытлы матбугатында мемориаль предметлар хакында мәкаләләр дөнья күрә.

Музейда Г.Тукай белән бәйле материалларны актив эзләү һәм җыю эшләре шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән бәйле төп нөсхә ядкарьләр –

шагыйрьнең шәхси әйберләре, үзе исән вакытта нәшер ителгән китаплар, фотосурәтләр һ.б. тупларга мөмкинлек бирә. Тупланган барлык предметлар беренче экспозициядә тәкъдим ителә.

Музей, үз ишекләрен ачкан көннән башлап, бөек шагыйрь Г.Тукай иҗатын сөючеләрне берләштерә, татар сәнгате һәм мәдәнияте вәкилләренең иҗатын тәкъдим итә торган мәдәни учак булып тора.

Музей тарихында республика һәм тулаем ил тарихы белән бәйле рәвештә берничә этапны билгеләргә мөмкин.

Совет заманында музей тамашачыларның яраткан урынына әверелә, фәнни коллектив яңа экспонатлар, Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты, чордашлары турындагы материаллар туплау белән шөгыльләнә. Үзгәртеп кору елларында шәһәр һәм республиканың мәдәни тормышында әйдәп баручы оешмаларның берсе булып тора, мәдәни-белем бирү программалары киңәйтелә, лекцияләр әзерләнә, әдәби-музыкаль кичәләр оештырыла.

Музей татар зыялыларын берләштерә, укытучылар, мәктәпләр өчен татар мәдәниятен өйрәтә торган мәйданнарның берсе буларак билгеле. 1993 елның 1 июлендә татар халкының күренекле вәкилләрен туплаган «Тукай җәмгыяте» оештырыла. 1994 елдан Г.Тукай әдәби музеенда фәнни-гамәли конференция – «Тукай укулары» уздырыла башлый. Анда Г. Тукай тормышы һәм иҗатының билгесез якларын өйрәнү мәсьәләләре күтәрелә, яңа табышлар яктыртыла, яңа юнәлешләр билгеләнә.

Хәзерге вакытта музей тамашачылар белән эшләүнең яңа ысулларын куллана, туристлар, мәктәп укучылары өчен яңа программалар тәкъдим итә. Биредә даими рәвештә Г.Тукай һәм аның чордашларының тормышына, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларына багышланган әдәби-музыкаль кичәләр, концертлар, лекцияләр, очрашулар уздырыла; татар әдәбияты, мәдәнияте һәм сәнгате күп төрле күргәзмәләр һәм яңа, заманча проектлар ярдәмендә тамашачыларга тәкъдим ителә.

dsc_1245

Күренекле замандашларыбыз, мәдәният һәм сәнгать әһелләре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, матбугат һәм төрле оешма вәкилләре, галимнәр һәм спортчылар уздырган «Йолдызлы экскурсия» циклы зур кызыксыну уята.

Татарстанның Тукай яшәгән урыннары буйлап «Шагыйрь бишеге» дигән бер көнлек автобус туры уздырыла. Балаларны «Мияубикә кунакка чакыра», «Шүрәледә кунакта» һәм «Әлифба бәйрәме» дигән интерактив музей бәйрәмнәре, Г.Тукайның «Исемдә калганнар» һ.б. әсәрләре буенча музей дәресләре көтә. Музей туган якны өйрәнүчеләрне Казан һәм Иске татар бистәсе буенча җәяүле экскурсияләргә чакыра.

Музей Г.Тукайның мемориаль ядкарьләре тупланмасы, аның үзе исән вакытта нәшер ителгән китаплары, 20 дән артык телгә тәрҗемәләре, шагыйрь чордашларының шәхси әйберләре, Татарстан рәссамнарының Г.Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган эшләре белән горурлана.

2016–2017 елларда Г.Тукай әдәби музей бинасында Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 2016 елның 22 ноябре №1550–р һәм 2016 елның 28 июле №2702–р карарлары буенча «Татарстан инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе заказы белән генераль подрядчы «Восток-С» оешмасы тарафыннан төзекләндерү-реставрация эшләре уздырылды.

Яңа экспозициянең концепциясен Татарстан Республикасы Милли музее белән берлектә Г.Тукай әдәби музее фәнни хезмәткәрләре әзерләде. Экспозициягә материаллар туплау Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Казан (Идел буе) федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар Институты, Татарстан Республикасы Милли архивы, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, Казан (Идел буе) федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе хезмәткәрләре белән хезмәттәшлектә башкарылды.

ivf02206

Казан чоры Г.Тукайның таланты чәчәк ату вакыты, аның шәхес буларак өлгереп җитү, шөһрәт казану дәвере була. Музей экспозициясе Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштыра: аның балачагы, Казан һәм Җаектагы еллары, Сембер губернасы, Түбән Новгород, Әстерхан, Уфа, Санкт-Петербург һәм Троицкка сәяхәтләре яктыртыла. Биредә гасырлар чигендәге татар җәмгыятенең төрле катламнары тормышы, күренекле татар интеллигенциясе вәкилләренең омтылышлары һәм эзләнүләре, ХХ гасыр башында милли үзаң һәм мәдәният үсеше чагылыш таба.

Музей экспозициясендә Г.Тукайның үзе исән чагында дөнья күргән басмалары һәм фоторәсемнәре, шәхси әйберләре, шагыйрь хезмәттәшлек иткән газета-журналлар, Г.Тукай даирәсендәге шәхесләрнең документлары урын ала. Шагыйрьнең аз санда сакланып калган шәхси әйберләреннән торган мемориаль тупланмасы бәһасез мирас булып санала. Алар арасында кәрәч тартмачыгы, камыштан үрелгән юл кәрзине, сөлгесе, кара бәрхет түбәтәе, көмеш җиң каптырмалары, карандаш савыты, кара савыты бар.

Г.Тукай әдәби музее ел саен Казаннан, Татарстан Республикасыннан, БДБ һәм чит илләрдән килгән меңләгән тамашачыны кабул итә.

Габдулла Тукайның Дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы

Г.Тукайның Дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексына түбәндәгеләр керә: Г.Тукай музее (Яңа Кырлай авылы, әдәби-биографик экспозиция), Сәгъди йорты (Яңа Кырлай авылы), Бай йорты (Яңа Кырлай авылы), Тукаевлар музей-йорты (Кушлавыч авылы).

dom-usadba-semi-tukaevyx-v-s-koshlauch

Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылында Г.Тукайга багышланган беренче музей экспозициясе 1960 елларның икенче яртысында авыл китапханәсендә ачыла.

Кырлай шагыйрь тормышында аерым бер урын алып тора. Бирегә Тукай 1892 елның июнендә килә һәм ике елдан соң – 1894 елның ахырында аны Җаекка туганнарына алып китәләр. Кырлайда аз вакыт кына яшәп калуына карамастан, биредә аның дөньяга карашы ачылган: ул авыл хезмәтенең тәмен тойган, хәреф танырга өйрәнгән, ел фасыллары әйләнешен аңларга тырышкан, беренче тапкыр авыл бәйрәмнәрендә катнашкан, өлкәннәр сөйләвеннән Шүрәле һәм Су анасы турында риваятьләр ишеткән. Г.Тукай үзенең «Исемдә калганнар» автобиографик повестенда: «Кырлай авылы минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным», – дип яза.

1971 елның 30 мартында Г.Тукай музее М.Горький музее филиалы буларак Дәүләт музее статусын ала, ә 1976 елдан ТАССРның Дәүләт музее составына кертелә. ТАССР Министрлар Советының «Г.Тукай мемориаль үзәген торгызу һәм архитектура-сәнгати бизәлешен тәэмин итү, алга таба үстерү, шул уңайдан Кырлай авылын төзекләндерү» турындагы 1978 елның 7 декабре карары нигезендә, күренекле скульптор, Г.Тукайның замандашы Бакый Урманче (1897–1990) проекты буенча яңа музей комплексы (1976 елда ачыла) төзелә. Музей экспозициясе исә 1979 елның 25 апрелендә ачыла. 2007 елдан музей ТР Мәдәният министрлыгында аерым оешма буларак теркәлә.

2006 елда Кырлай музей комплексына реконструкция үткәрелеп, яңа әдәби-биографик экспозиция ачыла. Кырлай музее экспозициясе шагыйрьнең бөтен тормыш юлын гәүдәләндерә: экспонатлар арасында Тукайның үзе исән вакытта басылган китапларын, туганнары һәм дусларының шәхси әйберләрен, Казанның «Болгар» кунакханәсендәге җиһазларны күрергә мөмкин. «Шүрәле» темасы музейга тирән бер үзенчәлек биреп тора. Ул шагыйрьнең үз тормышы һәм иҗаты материалларында да, аның мирасының бүгенге язмышы аша да яктыртыла. Музейда шулай ук Б.Урманче, А.Абзгильдин, Р.Заһидуллин, Ф.Әминев һ.б. танылган рәссамнарның эшләре тәкъдим ителгән.

Музейда Г.Тукайга, аның даирәсенә һәм Арча районына багышланган лекцияләр, экскурсияләр, әдәби-музыкаль кичәләр еш уздырыла.

Яңа Кырлай авылында Сәгъди йорты

Сәгъди йорты Г.Тукайның Яңа Кырлайдагы әдәби-мемориаль музей комплексы составына керә. 1986 елда ул махсус реставрацияләнеп яңадан корыла. Сәгъди утары комплексында түбәндәге объектлар бар: йорт, келәт, абзар, кое, сарай, лапас.

dom-sagdi

Сәгъди йорты экспозициясенә куелган тормыш-көнкүреш предметлары, казан татарларының декоратив-гамәли сәнгате үрнәкләре, кием-салым (ир-ат, хатын-кыз, балалар) элементлары, эш кораллары, савыт-саба Казан арты татарларының өй интерьеры белән таныштыра. Йорт җиһазлары, уенчыклар, китаплар авыл тормышын, Тукай тәрбияләнгән балачак мохитен күзалларга ярдәм итә.

 

Тукаевлар гаиләсенең Кушлавычтагы музей-йорты

Кушлавычта Г.Тукайның исемен мәңгеләштерү эшләре 1956 елда шагыйрьнең тууына 70 ел тулу уңае белән башланып китә, Г.Тукайга һәйкәл ачыла. Сынчы И.Новоселов ясаган һәйкәл янында ук китапханә төзелә һәм аның бер бүлмәсендә 1959 елда Г.Тукайга багышланган музей ачыла. 1986 елда, Г.Тукайның тууына 100 ел тулу уңаеннан, экспозиция яңартыла.

p1010697

1996 елда Тукаевлар гаиләсенең Кушлавычтагы музей-йорты Мөхәммәтгариф мулла (1843–1886) утарында яңадан торгызыла. Тукаевлар музей-йортына түбәндәге объектлар керә:

  • Алты почмаклы йорт (1996 елда төзелгән, өч залны берләштерүче төп музей экспозициясе);
  • Дүрт почмаклы йорт (Казан арты татарларының көнкүрешен сурәтли);
  • Мунча (2011 елда төзелгән);
  • Келәт (2011 елда төзелгән).

Алты почмаклы йортта урнашкан экспозиция Г.Тукайның әти-әнисенең йорты белән таныштыра. Биредә шагыйрьнең балачагы, аның балалар өчен язылган әсәрләре һәм аларга иллюстрацияләр мөһим урынны алып тора. Китап образы бөтен залларда да үзәккә куела.

Экспозициядә ике төп тема: «ана дөньясы» һәм мөселман руханилары эшчәнлегенең халыкка мәгърифәт иңдерүдәге әһәмиятен аңлаткан «ирләр дөньясы». Биредә Арча районы авылларыннан тупланган ХIХ–ХХ гасыр тормыш-көнкүреш предметлары, авыл тарихын чагылдырган һәм Тукайның ата-анасы, башка туганнары турындагы фоторәсемнәр, архив материаллары тәкъдим ителә. Уникаль мемориаль экспонатлар арасында Тукайның әнисе Бибимәмдүдәнеке дип фараз ителгән өч тәлинкә дә урын алган.

Шагыйрь иҗатында, аеруча балалар өчен язылган әсәрләрендә, ана темасы, гаилә, балачак күренешләре киң яктыртыла. Еш кына аның әсәрләрендә (мәсәлән, «Безнең гаилә») бәхетле гаилә образы тудыру омтылышын күрергә мөмкин. Бу, бәлки, аның балачак рәхәтлегеннән, ана назыннан мәхрүм булуының чагылышыдыр.

Кушлавыч – Габдулла Тукайның туган авылы. Ул 1886 елның 26 апрелендә Мөхәммәтгариф мулла белән Бибимәмдүдә гаиләсендә дөньяга килә. Кечкенә Габдуллага 4 ай ярым булганда әтисе үлеп китә. Балага 2 яшь тә 8 ай тулганда әнисе күрше Сасна авылы (хәзерге ТРның Балтач районы) мулласына кияүгә чыга. Әнисе кечкенә Габдулланы Кушлавычта Шәрифә исемле ялгыз карчыкта тәрбиягә калдыра. Тиздән әнисе улын үз янына алдыра. Ләкин баланың бәхете озакка бармый: 3 яшь тә 9 айлык сабыйны ятим калдырып, Бибимәмдүдә үлеп китә. Габдулланың гаиләдән-гаиләгә, өйдән-өйгә күчеп йөрүе башлана. Шагыйрь тормышының Кушлавыч чоры экспозициядә аның «Исемдә калганнар» автобиографик повестена иллюстрацияләр ярдәмендә күрсәтелә.

Г.Тукайга үз тормышында тагын ике тапкыр туган авылында булырга туры килә. 1894 елның көзендә, Җаекка китәр алдыннан, Габдулла бер ай чамасы Бәдретдин Хисаметдинов гаиләседә яши, авыл мәктәбенә укырга йөри. Соңгы тапкыр туган авылында 1907 елның көзендә була. Җаектан Казанга килгәч, шагыйрь Олы Әтнә авылына солдатка каралырга кайта. Шул вакытта ата-анасының сатылган йорты урнашкан урамда яшәүче Ситдыйк гаиләсендә туктала.

Элекке Казан губернасы Мәңгәр өязенә караган Кушлавыч авылы башка Казан арты авылларыннан әллә ни аерылып тормаган. Казаннан 60 чакрымда урнашкан бу авылда, 1885 елгы исәпкә алулар буенча, 120 хуҗалык, 794 кеше исәпләнгән. Халык фәкыйрь яшәгән, төп кәсепләре умартачылык саналган. Авылда бер сәүдә лавкасы, бер тимерче алачыгы булган. Авыл күрке булып мәчет торган.

Шулай да бу авылда үткән көннәр һәм аның гүзәл табигате бөек шагыйрь иҗатында чагылыш таба:

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.

(Г.Тукай «Туган авыл», 1909)

Булачак шагыйрьнең илһам чишмәсе, туган телгә мәхәббәт хисе, әйләнә-тирәне аңларга омтылышы нәкъ менә Казан артында формалаша.

Җаектагы Тукай музее (Казахстан)

Җаек – Казахстанның тарихи шәһәрләренең берсе. Биредә күп күренекле шәхесләр яшәгән һәм хезмәт куйган. Шундый шәхесләрнең берсе – Габдулла Тукай. Күп еллар дәвамында шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турындагы материаллар Җаек шәһәренең туган якны өйрәнү музеенда, соңрак «Иске Җаек» музеенда тәкъдим ителеп килә.

2006 елның 12 декабрендә Казахстан Республикасының Җаек шәһәрендә, Кызыл мәчет имамы, «Мотыйгыя» мәдрәсәсенең хуҗасы Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин (1840–1920) гаиләсе яшәгән ике катлы йортта Габдулла Тукай музее ачыла.

Музей ачылу урыны итеп Төхфәтуллиннарның элеккеге йортын сайлау юкка түгел. Шагыйрь биредә еш кунак була, аларның бай шәхси китапханәсеннән файдалана. Мотыйгулла Төхфәтуллинның улы Камил Төхфәтуллин (1883–1941) белән 1905 елда «Фикер» газетасы чыгара. Хәзерге вакытта бу бина ХIХ гасыр архитектура истәлеге булып санала.

М.Төхфәтуллин йорты Җаек шәһәренең тарихи урыннарының берсе булган Татар бистәсендә урнашкан. Үз вакытында ул шәһәрнең күп өлешен алып торган, әмма бүгенге көнгә кадәр бик аз биналар сакланып калган. Шуларның икесе – Төхфәтуллиннар йорты һәм Кызыл мәчет Габдулла Тукай исеме белән бәйләнгән.

Г.Тукай Җаек шәһәрендә мәдрәсәдә укый, беренче тапкыр А. Пушкин әсәрләре белән таныша, аның иҗаты тәэсирендә тирән мәгънәле әсәрләр иҗат итә. Аның шагыйрь булып җитешүендә, һичшиксез, Мотыйгулла Төхфәтуллин һәм аның гаиләсенең зур өлеше бар.

Танылган татар шагыйренең кайда һәм ничек яшәве турында Төхфәтуллиннар йортындагы бүлмә интерьеры сөйли. Биредә XIX гасыр мохите тудырылган, язу өстәле исә бүлмәдәге иң зур җиһазларның берсе. Бөтен тормыш-көнкүреш предметлары да казах гаиләләрендә сакланып калган һәм музей экспозициясендә урын алган.

 

Гүзәл ТӨХВӘТОВА,

филология фәннәре кандидаты,

 Г. Тукай әдәби музее мөдире

«Мәйдан» №4, 2021 ел.

 

 

 


Комментарий язарга