Логотип «Мәйдан» журналы

Габделбөке

 Чын исемем Габделбарый булса да, мине «Бөке» дип кенә йөртәләр. Өлкәнрәкләр зурлап «Бөке-Барый», дип тә атыйлар. Колхоз рәисе үзе дә берничә тапкыр «Габделбөке иптәш» дип җиффәргәч, үземнең законлы Б...


 Чын исемем Габделбарый булса да, мине «Бөке» дип кенә йөртәләр. Өлкәнрәкләр зурлап «Бөке-Барый», дип тә атыйлар. Колхоз рәисе үзе дә берничә тапкыр «Габделбөке иптәш» дип җиффәргәч, үземнең законлы Бөке икәнлегемә энә очы кадәр дә шигем калмады. Алай гына да түгел, бу кушаматка шулкадәр ияләндем ки, әгәр исемем белән генә дәшсәләр, ачуым килә, саруым кайный башлый, профессиональ атамамны юри төшереп калдыралар сыман тоела.



 Профессия дигәннән, дөрес, эш кенәгәмдә бары бер генә сүз – колхозчы! Ә чынында исә, ай-һай, минем белән кем генә тиңләшә алыр икән: спортсмен (спорт төрләрен санап та тормыйм әле), рационализатор, җырчы, биюче, табигатьне саклау оешмасы җитәкчесе, гражданнар оборонасы штабы нәчәлниге, китап сөючеләр оешмасы... Кыскасы, Бөке мин! Колхозга нинди генә күрсәтмә килсә дә, ул башта хуҗага, аннары аның резолюциясе белән миңа килеп керә. Резолюцияләр кыска һәм җитди: «Бу тишекне дә томаларга!»

Һәм томалыйм да...

Әле күптән түгел генә үзешчәннәрнең район смотрында катнаштым. Биюче булып. Кырыкка җитеп, аяк чалыштырганым да юк иде. Хәтта теге... ни... хәрәм суга туры караган елларда да...

– Булмый, булдыралмыйм, – дидем, хуҗа белән гомеремдә беренче тапкыр килешмичә.

– Була! Өйрән! – ди теге.

– Башка теләсә нинди эшкә риза, – мин әйтәм, – монысын булдыралмыйм.

– Бөкеме син, түгелме? – дип авырткан сөялгә басты бит, малакаем.

 Тәки ризалаштырды. Ике атна өйдә бикләнеп биергә өйрәндем. Имән төбе кебек нык бәдәнле гармун тартучы Гаптери түзми, әлсерәп төшә. Ә мин тегенең тамагын майлап алам да тагын тотынам биергә. Ат кебек ул Гаптери, авызыннан өзмәсәң, тәүлек буе тарта.

Ышанасызмы-юкмы, биш биюне бишлегә биеп, диплом алып кайтты бит абзагыз смотрдан.

Былтыр Казанга барып, гражданнар оборонасы курсларында укып кайттым. Авыл картларын жыеп (яшьләр бездә бармак белән генә санарлык, шәһәргә китәләр), бер лекция укыган идем, икенчесенә килүче дә булмады.

– Казыйлар! – диде клуб мөдире. – Бомбоубежище казыйлар, тәмам котын алдың халыкның. Туксан яше дә тулмаган Бибиҗамал карчык казып та бетерә алмаган, әнә, безгә казырга калдырган...

  Мондый хәлләр мине беркавым чыгырдан чыгарса да, озакка бармый, кабаттан тәнгә көч, җанга теләк кайта.

  Бу атнада рационализаторлар киңәшмәсендә булдым. Үземнең бер ай баш ватканнан соң уйлап тапкан куян куркыткыч җайланмам турында сөйләдем.

Урак өстендә комбайнга кысылып куян үлмәгән ел сирәк, мин әйтәм. Техникадан курыкмый башладылар, чукынмышлар. Бигрәк тә «Ну, погоди!»  мультфильмнарыннан соң аздылар. Ә җайланма бик гади. Комбайн саен тасмасына рок-музыка, поп-музыка һәм башка шуның ише шатыр-дөбер язылган магнитофон куеп чыгасың да, вәссәлам. Кнопкасына басуың була, озынколактан җилләр исә. Һич югында, чиләк, таз каккан тавышлар да ярап куярга мөмкин. Әмма бу очракта комбайнер битлек киеп эшләргә тиеш, югыйсә, корт күче саруы ихтимал...

Шаулатып кул чаптылар. Район вәкиле, әллә куяннарын жәлләп елап   утырган инде. Бичара, күзләрен   сөртә-сөртә:

– Атказанган артист... тфү! Атказанган рационализатор исеме бирергә кирәк моңа, – ди.

Шулай итеп, кушаматыма тамчы да хыянәт итмичә эшләп йөри идем, колхоз рәисе тагын пошаманга салды:

– Гәҗитәгә материал сораганнар, – ди.

– Получка алган вакыттан гайре кулга каләм тотканым юк шул...

Тыңлап та бетермичә:

– Тотарсың, Бөке иптәш, тотарсың! – дигәч, башка әмәл калмады.

Әле менә гәҗиткә материал өстендә эшләп утыру...


Авария


– Уф-ф! Бетердем! Хараплар иттем!

– Нәрсә булды, Шәмсетдин, ниләр   булды?

– Йөрәк даруы бир, күрше, йөрәк даруы. Әрәмнәр иттем бит. Бәрдердем. Күрәсең ич. Фара тирәләре кан гына. Их-х! Әйткән иде аны хатын: кич-кырын йөрисе булма, аң бул, дип. Уф-фа! Нишләргә инде хәзер? Күзе чыккандай машина алдына сикерде бит, бала тәре! Борылыштан сиксән белән килеп чыгуым булды...

– Ай Алла! Әрәмнәр иткәнсең икән шул. Үз башыңа ашкынуың булган икән, Шәмсетдин! Инде минем хатын да тынычланыр. Әҗәткә булса да бер «Мәскәвич» алыйк дип, бәгырьгә таш булып утырмыйча калган көне юк иде, валлаһи.

– И күршекәем, инде ничекләр итеп җавап бирермен? Ярый әле фара пыяласы ватылмаган, яман да дефицит нәрсә диләр бит шуны. Ул чагында упшым өйгә кайтып күренер чут та булмас иде. Ходай саклаган инде, Ходай саклаган.

– К-әһ-ем! Әйе! Начарланган синең, эшләр, яшьти. Башыңа да бераз суккан димме: пыяла дип, ни... Быел юбилейлар елы, язган булса, мужыт амнистия-мазарга эләгеп куюың бар, дим.

– Языласы язылган, буяласы буялган – буявы уңган инде, күрше. Минем хатынмы соң ул амнистия белән чуала торган кеше. Мәче җанлы бит ул, мәче җанлы: канны исеннән дә, төсеннән дә таный. Бер-ике ай гараж ачкычы кулга тими дә тими инде. Йөрергә өйрәнеп кенә килгәндә бит, ә?

– Анысы алай инде, ярар. Теге баланы, дим, Шәмсетдин, бүлнискә илттеңме соң, бичаракайны?

– Нинди бүлнис ди тагын? Шунда ук башы муены астына килгәндер ул мур кыргырының. Бака баласы иде бит ул...



Карак


 Кайтып ишек тоткасына орынуы булды, Хәнәфинең йөрәге жу итеп китте: кергәннәр... өй караклары... быдыр-быдыр сөйләшәләр... Ачкыч яратып кергәннәр, каһәр суккырлары. Эчтән бикләнеп иркенләп чистартмакчылар. Нишләргә?

  Хәнәфи уч төбе белән маңгай сырлары арасыннан сытылып чыккан борчак-борчак тирен сөртеп алды да песи мыегы кебек тырпаеп торучы өч бөртек чәчен сыпырып куйды: уйла баш, уйла! Тә-әк. Иң башта шуны ачыклау мөһим: фараздан, ул мөртәтләр урынында булса, нәрсәгә күзе кызар иде икән аның? Нәрсәләр бар соң әле өйләрендә? Алтын-көмеш дияр идең, төшкә дә кергәне юк андый малның. Хатынының паригы? Ни хаҗәтемә кирәк аларга йон тубалы? Мебель? Кырыкка җитеп өй карагының урындык урлаганын ишеткәне юк әле. Акча? Юк дәрәҗәсендә...

  Хәнәфи байлыгын барлап бетерергә өлгермәде, өй эче тегеләрнең шаркылдап көлгән тавышы белән тулды, бетерделәр... Пычаксыз суйдылар... Хатыннан яшереп шаравар бөрмәсенә шудырган соңгы унлыкны таптылар, бәдбәхетләр. Болай булгач, күрсәтәм мин боларга күрмәгәннәрен. Черетәм мин боларның башын зиндан ташында. Аллаһы боерса...

– Ка-ра-вы-ы-ыл! Кара-вы-ыл! Ярдәм и-те-ге-е-ез!

  Күз ачып йомганчы, Хәнәфине күрше-күлән сырып алды. Кулларында уклау, үтүк, балта...

– Каер, энем. Ишекне каер, дим. Ә? Бир әле алайса балтаны. Менә болай итәбез аны...

 Өерелеп ауган ишекне таптый-таптый өй эченә томырылган карак тотучылар онытылып сүндерелми калган телевизор экранында «Фильм бетте» дигән сүзләрне генә укырга өлгерделәр.



Йөз берлек


  Гариф иң элек идән тутырып газеталар жәйде. Аннары чалбар кесәсеннән борып сыгарлык булып чыланган бер төргәк акча чыгарды да берәм-берәм тезә башлады. Менә бит ул ә, егылу бәласе! Җитмәсә, получка алган көн. Инеш аркылы салынган күперчек тактасы тәмам шомарып беткән иде шул.

  Нәрсәнеңдер гөрс итеп авуы, челтерәп ватылуы аның уйларын бер үк этажда яшәүче уң як күршеләренә юнәлтте. Димәк, Гайнинең самогон «самовары» тагын кайный башлаган. Болай булгач, күрше хатыны Гайшәнең атылып керәсен көт тә тор инде. Энем Гариф, ярдәм итә күр, дияр. Бөтен нәрсәне кырып эчә бит теге, ичмаса сине тыңламас микән, дияр.

  Нәкъ шулай, 99 нчы берлекне кибәргә җәеп салуы булды, ишектә сөйләнә-сөйләнә, Гайшәттәй күренде.

– Гариф эн-эне-ее...

  Хатын, күршесенең бер идән акча киптерүен күреп, кызып-кабаланып, сөйләнгән җиреннән, телен йоткандай, шым калды. Чәй тәлинкәседәй киереп ачылган күзләр генә бер идәндәге йөз берлекне, бер Гарифны капшыйлар иде.

– Менә, күрше, акча сугарга керештем әле. Теләгенә керсәң, пүчтәк эш икән...

  Гайшәттәй, авызын ябарга да онытып, әйтәсе сүзен дә әйтмичә, җәһәт кенә чыгып та китте.

  Ярты сәгать чамасы вакыт уздымы-юкмы, ишектә участковый милиционерның кызыл билле фуражкасы күренде:

– Тә-әк, ягъни, акча сугучы кеше шушы буламы инде? – диде ул керә-керешкә.

– Шул! Шул! Кайдан акча ала, ничек байый дип аптырый идек аны – машинасы бар, дача сатып алды. Менә бит ул ничек икән, ә. Кһ-ем, кһ-ем...

Күршеләр – ирле-хатынлы – бертавыштан, бик канәгатьләнеп, тамак кырып ишек төбендә басып торалар иде.

– Инде килеп, акча ясый торган станогыңны күрик, гражданин, – диде участковый, нидер төшенә башлап.

– Җинаять өстендә тотылганмын икән, яшереп торуның мәгънәсе юк, – диде Гариф, күзләрен елтыратып. – Уң як күршенең ванна бүлмәсенә рәхим итегез, иптәш милиционер, шунда ул.

– Нәрсә-ә-ә? – диде Гайни, корт чаккандай сикергәләп..

– Ә-ә-ә? – диде хатыны, күзләрен яңадан чынаяк тәлинкәседәй итеп.

  Участковый Гайшәттәйләрнең ванна бүлмәсенә күз салган минутта, «станок» астындагы өч литрлы банка шайтан суы белән мөлдерәмә тулып килә иде инде...


Охшашлык


– Бәрәкалла, бәрәкалла! Син түгелме соң, кем?..

– Мин!

– Күрше әйтмешли, ыскулке лит, ыскулке зим, брат. Гел үзгәреп беткәнсең бит син, ә? Кашларың карала, чәчләрең агара төшкән, димме? Үзләре бөдрә...

– Үземнең чәч, үземнең каш!

– Соң, мин дә күршенеке димим ласа. Әт-тәт-тә-тә... Борыныңны әйтәм, брат, борыныңны... Заманында шәм шикелле ие бит, ә! Килешкән сиңа Кавказ һавасы, нык килешкән, шайтан алгыры, шәп ял иткәнсең.

– Үземнең борын!

– Карале, яшьти, тешләреңне, дим, өр-яңадан кырдыргансың... тфү, черт! – куйдыргансың түгелме соң? Теге саргайган сөяк тешләрне чын сарыга алыштыргансың, димме. Бик хуп, бик мәслихәт!

– Үземнең теш!

– Синең авызда минем теш булмас инде – үзеңнеке, кәнишне. Ну шулай да нык үзгәргәнсең син, парин, өс-битләреңә кадәр кара тутлыланган...

– Үземнең төс!

– Шулаен шулай да. Шулаен... Туктале, кем, син теге Черек Күл авылының Ярмәй малае буласыңмы соң? Ә-ә? Нәрсә? Кавказның үзеннән? Вәт, малай, охшашлык бу, вәт охшашлык! Бу кадәр дә охшарсыз икән, билләһи! Ул да гел шулай, ике яртыны ике кесәсенә тыгып, галифе чалбар кигән кебек җил-җил йөрергә ярата иде...


Комментарийлар